16+

10 сумга "КамАЗ" саткан, яки депутатлар нигә алдалый?

Һәр елның 9 декабрендә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Шушы уңайдан “Татар-информ” агентлыгында матбугат конференцияләре башланды. Татарстан Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенең баш киңәшчесе Салават Рәхимов әйткәнчә, бу – бәйрәм датасы түгел, ә хокук бозуларга каршы көрәшне активлаштыруны искәртүче көн.

10 сумга "КамАЗ" саткан, яки депутатлар нигә алдалый?

Һәр елның 9 декабрендә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Шушы уңайдан “Татар-информ” агентлыгында матбугат конференцияләре башланды. Татарстан Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенең баш киңәшчесе Салават Рәхимов әйткәнчә, бу – бәйрәм датасы түгел, ә хокук бозуларга каршы көрәшне активлаштыруны искәртүче көн.

- Быелның тугыз аенда муниципаль органнарда 281 тикшерү үткәрелде, 254 очракта коррупциягә каршы законнарның бозылуы ачыкланды, 242 кеше административ җавапка тартылды. Узган ел 172 тикшерүдән соң 156 хезмәткәргә административ чара күрелгән иде, - диде ул.

Казан хакимияте, Ютазы белән Мамадыш районнары ришвәтчелеккә каршы нәтиҗәле көрәшә икән. Арча, Актаныш, Түбән Кама, Чирмешән муниципаль районнарында коррупциягә каршы комиссияләрнең “тешләре” әле бик үк үткен түгел.
- Җирле органнарның 4 депутаты “ышаныч югалту” бәяләмәсе нигезендә вәкаләтләреннән азат ителде. Аларның кайсылары керемнәре турында декларация бирмәгән, кайсылары 7 гектар җир кишәрлегенә ия булганлыгын “оныткан”, ә берсе үзенең “КамАЗ” машинасын “10 сумга саттым”, дип күрсәткән. Чынлыкта ул йөк машинасын 250 мең сумга саткан, - диде Салават Рәхимов.

Теләче муниципаль районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов белән Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин үзләренең төбәкләрендә коррупциягә каршы эшчәнлекләрен программа нигезләрендә алып барулары турында сөйләделәр. Алар район халкының социаль челтәрләргә элгән “фаш итүле хәбәрләрен” дә күзәтеп баралар һәм ашыгыч чаралар күрәләр икән.

- Муниципаль берәмлекләрдәге үзидарә органнарына юридик белешмәләр җибәрдек, муниципаль хезмәткәрләрләр өчен укулар оештырыла. Җирле үзидарә башлыкларының эшләр башкаруны, әйтик, авыл урамы юлларын кардан арындыруны үз туганына тапшыруы кебек әшнәлек мисаллары бар әле, - диде “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы” Ассоциациясенең башкарма секретаре урынбасары Сергей Столяров.

Татарстан Иҗтимагый палатасының җәмәгать контроле буенча комиссиясе рәисе Артур Мустаев ришвәтчелек мисаллары турында Иҗтимагый палатага да хәбәр итәргә чакырды.
- Быел 150 кеше мөрәҗәгать итте, чаралар күрелде, - диде ул.

Матбугат конференциясендә Архангельск өлкәсе вәкилләре дә катнашты.
- Татарстан белән Архангельск өлкәсе – күптәнге хезмәттәшләр. Татарстанның төрле эшчәнлекләрдәге уңышлары башка төбәкләргә үрнәк булып тора. Коррупциягә каршы көрәш буенча Татарстанның яхшы тәҗрибәсен өйрәнергә килдек, - диде Архангельск өлкәсе губернаторы администрациясе җитәкчесе урынбасары Игорь Андрейчев.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading