16+

11 яшендә әни булып та бәхет тапмады балакай...

Дүрт бала әнисе Валя "Мөслимә"гә әверелгән. Сәбәбе - бәхетен табу... Ә Хәбибе кайда аның?

11 яшендә әни булып та бәхет тапмады балакай...

Дүрт бала әнисе Валя "Мөслимә"гә әверелгән. Сәбәбе - бәхетен табу... Ә Хәбибе кайда аның?

2005 елда бөтен илгә гастарбайтер Хәбиб Патахоновтан йөкле булган Мәскәү укучысы Валя Исаева турындагы хәбәр яңгырады. Ул вакытта Таҗикстаннан килгән "Ромео"га - 19, ә аның "Джульетта"сына 10 яшь иде. Егет башкалага эшләргә килгән, Антонина Зенкина исемле хатынга яшәргә кергән һәм аның кечкенә оныгын "бозган". Валя беренче баласын — кызы Әминәне 11 яшендә тудырды, Русиянең иң яшь анасы булды. Аның "Ромео"сына карата педофилия буенча эш ачканнар иде, әмма җәмәгатьчелек, яшь гашыйкларның гаилә тормышына хокукын яклап, Патахоновны коткарды. Нәтиҗәдә, Хәбибкә шартлы җәза бирелде. Аларның туйлары хәтта телевизордан күрсәтелде.

Ун елдан соң, инде Әмирне дә тудырырга өлгергән Валя өйдән кача: ире даими рәвештә аны кыйнаган. Тик соңыннан Хәбибкә кире кайта һәм Дамир белән Йосыфны тудыра. Хәзер Исаевага - 28 яшь, аның гаиләсендәге дәрт әлегәчә тынмаган: кыз исемен алыштырган һәм ире белән аерылышырга җыена. Июнь аенда Патахонов, хатынын, кызын һәм улларын калдырып, Донбасска китә.

Хәзер Мөслимә исеме алган Валя акчасыз калган. Берничә ай элек эштән киткән ул. "Ирем мине тәэмин итәргә вәгъдә бирде, балалар, хуҗалык белән шөгыльләнергә тәкъдим итте", - ди ул.

Махсус операциягә киткәндә, Хәбиб аңа карточкасын калдырган. Әмма, хатын әйтүенчә, ул картадан акча салдыра алмый. "Моның турында иремә әйткәч, ул махсус шулай эшләвен әйтте. Миңа эш табарга кушты", - ди Мөслимә.

Гаиләнең өлкән кызлары Әминәгә мәктәпне ташларга туры килгән: кыз 11нче сыйныфка барырга тиеш була, ләкин әнисенә энеләрен карашырга туры килә, дип яза kp.ru. Валя үзе хәзер актив рәвештә эш эзли, әңгәмәләргә йөри. Ә мәктәп кирәк-яраклары һәм балалар өчен кием-салымга акча бөтенләй юк. Хатын ирен кичерергә җыенмый: "Без моны уздык", - ди ул.

Ни өчен исемеңне үзгәртең, дигән сорауга Мөслимә "җанны тынычландыру өчен" дип җавап бирә. 28 ел йөрткән "Валя " исеме арыткан аны. Исаева исемен алыштыру тормышта да уңай үзгәрешләргә китерер, дип уйлый.

Чыганак: «Кызыл таң»

Фото: https://www.pexels.com/

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Улэм улэм ник укыдым мин моны😱

    • аватар Без имени

      0

      0

      Минем внучкага 10 яшь январьда 11 була,бу нинди акселератора булды икэн, эсьтэгефирулла,ярый кызы узе кебек бала табып куймаган,а Хабиб ны утырткан булсалар кутен басар иде бераз

      Мөһим

      loading