16+

2018 ел җәендә Татарстанда 58 кеше суга батып үлгән

Агымдагы елның коену сезонында республикада суга батып үлүчеләр саны 58 гә җиткән, шуларның күпчелеге – исерек хәлдә булучылар.

Агымдагы елның коену сезонында республикада суга батып үлүчеләр саны 58 гә җиткән, шуларның күпчелеге – исерек хәлдә булучылар.

Әлеге саннар һәм коену сезоны белән бәйле булган башка сораулар турында Татарстанның кече үлчәмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы, су объектларында кешеләрнең куркынычсызлыгы бүлеге башлыгының урынбасары Юрий Венедиктов матбугат конференциясендә сөйләде.

- Быелгы аномаль эсселек (+30...+38 градус) халыкның актив ял итүенә, күпләп су керүенә сәбәпче булды, коену сезоны хәзер югары ноктасына килеп җитте. Әмма куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү бәхетсезлекләргә китерүчән. Ел башыннан бирле 65 кеше суга батып үлде, шуларның бишесе – балалар. Узган елның бу вакыты белән чагыштырганда, быел 15 кешегә күбрәк. Коену сезонын алсак (ул 1 нче июньнән 31 нче августка хәтле дәвам итә), суга батучылар саны - 58 кеше, -  дип сөйләде баш инспектор. Узган ел суга батып үлүчеләрнең саны азрак булу һава торышына бәйле. Бәхетсезлеккә китергән төп сәбәп – исерек килеш су керү. Венедиктов искәрткәнчә, исеткеч эчемлек кулланганда кан тамырлары киңәя, кинәт кенә салкын суга кергәндә көзән җыера. Нәтиҗәдә йөрәк хәлсезләнеп, туктап калырга мөмкин.

Шулай ук коену өчен җиһазландырылмаган урыннарда су керү дә бәхетсезлек китереп чыгаруга сәбәпче булып тора, андый очраклар бу урыннарда ешрак була. Юрий Венедиктов әйтүенчә, республикада кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү йөзеннән, сулыклар тирәсендә яңа пляжлар булдыру максаты куелган.

- Әлегә татарстанлыларга 33 пляж тәкъдим ителгән. Без бу эшне җәмәгать урыннарын төзекләндерү белән берләштереп эшләячәкбез. Киләсе биш елда әлеге программа буенча тагын 18 пляж булдыру планлаштырыла, шуларның дүртесе – агымдагы елда, - дип хәбәр итте баш инспектор. Лаеш пляжы инде куллануга тапшырылган, Тиздән Түбән Кама һәм Кама Тамагында урнашкан комлыклар әзер булачак.

Ял итү өчен туры килерлек 48 урын сайланган, алар пляж буларак каралачак. Әлеге пляжларны күпчелек суда күп батып үлү очраклары теркәлә торган җирләрдә булдыру ниятләнә.

Шул ук вакытта коткаручылар саны да арттырыла, быел 195 кеше укытылган, сулыкларда 33 коткару посты булдырылган. Әлеге җәмгыять составындагы коткраучылар бушка эшли һәм аларны ничек җәлеп итәсез дигән сорауга баш инспектор аларга ташламалар каралуы, бу эшләрнең шундагы җирле үзидарәләр вазифасына керүе турында да аңлатып үтте. Коткаручыларның саны җитәрлек, әмма постларның күбрәк булырга тиешлеген дә атады Венедиктов. Бүген 33 коткару посты бар, ә аларның саны 250 дән артык булырга тиеш. Сәламәтләндерү лагерьларында 2015 елдан бирле балаларны суда йөзәргә өйрәтү акциясе эшләп килә. Быелгы сезонда шундый 38 акция уздырылган, акциядә 3 меңнән артык бала катнашкан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading