16+

30 ел көткән ремонттан соң: пациентлар да, әти-әниләр дә канәгать

Татарстанда сырхауханәләрне төзекләндерү программасы дәвам итә. Күптән түгел сәламәтлек саклау министры Адел Вафин капиталь ремонттан соң ачылган Казан шәһәре 11нче балалар сырхауханәсенең филиалында булып кайткан.

30 ел көткән ремонттан соң: пациентлар да, әти-әниләр дә канәгать

Татарстанда сырхауханәләрне төзекләндерү программасы дәвам итә. Күптән түгел сәламәтлек саклау министры Адел Вафин капиталь ремонттан соң ачылган Казан шәһәре 11нче балалар сырхауханәсенең филиалында булып кайткан.

Идел буе районында урнашкан 11нче балалар сырхауханәсе 17 яшькә кадәрге балаларны кабул итә. Барлыгы 20 меңнән артык пациентка хезмәт күрсәтә.  Сырхауханәнең Павлюхин урамында урнашкан бинасы бик иске булган, 1980 елда ук төзелгән. Утыз елдан артык эшләгән медицина учреждениесендә моңа кадәр бары бер генә тапкыр ремонт ясалган. Сырхауханәләрне модернизацияләү программасы кысаларында быел бина яңартылды. Төзекләндерү өчен 15 миллион сумнан артыграк акча тотылган. Бинада регистратура, лаборатория, прививка ясау кабинетлары, бәдрәф, санитар бүлмәләр яңартылган. Шулай ук электр чыбыкларын, җилләтү системасын, тәрәзәләрне, ишекләрне алыштырганнар. “Уңайлы мохит” программасы буенча арбалы кешеләргә сырхауханәгә керү өчен шартлар тудырылган, җиһазлар яңартылган, бинаның тышкы ягын да буяганнар.

Яңа программаның төп максаты биналарны гына матурлау түгел, сырхауханәләрдәге эчке мохитне дә үзгәртү. 11нче сырхауханә филиалында да пациент белән табиб арасындагы мөнәсәбәтләргә зур игътибар биреләчәк. Хәзер анда балалар табиблары ике смена эшли. “Сәламәт бала” кабинеты, кичектергесез ярдәм хезмәте оештырылачак.  
Сәламәтлек саклау министры Адел Вафин исә ремонттан канәгать калган, сырхауханә коллективы, пациентларның ата-аналары белән очрашып фикерләрен уртаклашкан.

 – Сырхауханәнең нәтиҗәле эшләве, кайтавазлар, үзара элемтә урнаштыру мөһим. Без пациентларның мәнфәгатьләрен исәпкә алып, барлык таләпләрне канәгатьләндерергә тырыштык. Әйтик, халык соравы буенча балаларны имезү бүлмәсе ясадык. Барысы да киләчәк буынның сәламәтлеге һәм иминлеге өчен эшләнде”, –  диде ул очрашу вакытында.

Пациентлар, әти-әниләр үзләре дә яңартылган сырхауханәдән канәгать. “Хәзер регистратурага чират торасы да юк. Интернет аша да белгечләргә язылырга була, бу бик уңайлы”, – дип сөенә ата-аналар.
Сүз уңаеннан, Татарстанның Сәламәтлек саклау сайтында республика сырхауханәләрендә күрсәтелә торган медицина хезмәтләренең сыйфатына кагылышлы сораштыру бара. Һәр кеше сыхрхауханәләр эшчәнлеген яхшыртуга үз өлешен кертә ала. Шулай ук шикаять белдереп, теләк, фикерләрегезне дә сайтта язып калдыра аласыз.

Мария Лопес фотосы

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading