16+

«30дан соң «флирт» төшенчәсе «фильтр»га әйләнә»

Буш вакытыңны ничек уздыру турындагы уйдан бушансаң, буш вакытта әйбәт кенә эшләп алырга була.

«30дан соң «флирт» төшенчәсе «фильтр»га әйләнә»

Буш вакытыңны ничек уздыру турындагы уйдан бушансаң, буш вакытта әйбәт кенә эшләп алырга була.

Һәрбер ахмак үзенең ахмак түгеллеген төгәл белә, акыллылар – белми.

Җиңелсәң – кем җиңгәнен оныттырырлык итеп җиңелергә кирәк.
 
Мәңгелек конфликт: көзге матур күрсәтә, фотоаппарат ямьсез төшерә.

Җиңел холыклы булу да авыр, авыр холыклы булу да җиңел түгел.

Сәламәт тормыш рәвеше аңа сәлам дә бирми иде.

Утыздан соң «флирт» төшенчәсе «фильтр»га әйләнә.
 
Теләсә нинди пешка королева була ала. Яки ат.

Бай булу өчен өч нәрсә кирәк: акыл, талант һәм күп акча.

Кызларга ошау өчен акыллы, чибәр, бай яки песи булырга кирәк.

Әгәр эшегез начар бара икән, аның белән бергә атламагыз.

Фото: likeni.me

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading