16+

31 декабрьдә эшкә баруның мәгънәсе бармы?

Елның соңгы көне эш көне саналса да, хезмәткәрләр күп дигәндә төшкә кадәр утыра да, “шыпырт” кына берәм-берәм өйләренә таралыша.

31 декабрьдә эшкә баруның мәгънәсе бармы?

Елның соңгы көне эш көне саналса да, хезмәткәрләр күп дигәндә төшкә кадәр утыра да, “шыпырт” кына берәм-берәм өйләренә таралыша.

Көннең берене яртысында да әллә ни зур эшләр башкарылмый анысы. Хезмәттәшләрне котлау, корпоративтан клаган ризыклар белән чәй эчү һәм башкалар белән мәшгуль ул көнне халык.
Хатын-кызларның исә башында мең дә бер төрле салат рецепты, ел буе эшләнеп бетмәгән эшләрне башкарып чыгу теләге...

Безнең теләкләрне истә тотып, Россиянең Иҗтимагый палата әгъзасы, “Аек Россия” җитәкчесе Солтан Хамзаев 31 декабрьне төбәкләрдә җитәкчеләргә ял дип игълан итүләрен сорап, хат язган! (Чиновниклар да халыкны “кайгырта” башлады, әй!)
Сораштырулар күрсәткәнчә, халыкның 85 проценттан артыгы 31 декабрьнең ял булуын тели икән. Тик... депутатлар әле ноябрь аенда ук моңа бәйле канун проектын кире какты. Янәсе, һәр җитәкче моны үзе хәл итәчәк!

Инде алты ел безне 31 декабрьдә ял иттерергә теләгән Хамзаев узган ел да шундый тәкъдим белән чыкты һәм Россиянең 15 төбәгендә яклау тапкан иде. Бу исемлектә Кырым, Ставрополь һәм Краснодар крайлары, Пенза, Орлов, Магадан өлкәләре бар.
– 31 декабрьдә Россия халкы өйдә, гаиләсе белән булырга, бергәләп бәйрәмгә әзерләнергә, якыннарын, дусларын котларга тиеш. Ул көнне рәсми рәвештә ял игълан итү бәйрәм көнен тагын да ямьләндерер, ә кешеләр тагын да тынычрак, бәхетлерәк булыр дип ышанам, – дип искәртә Хамзаев әфәнде.
Бер карасаң, дөрес әйтә инде. Ә икенче яктан... алда бит әле безне тагын 10 көн яллар көтә! Котлашырга да, талашырга да, дуслашырга да өлгерербез, дигәндәй...

P.S. Киләсе елга менә бу уңайдан баш ватасы булмый. Анда инде тәгаен ял итәчәкбез, Алла боерса!

Лилия ЛОКМАНОВА.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading