16+

80 елдан соң... милләттәшләремә хат

Ә бит сугыш барганда да, сугыштан соң да шикләнделәр бездән

80 елдан соң... милләттәшләремә хат

Ә бит сугыш барганда да, сугыштан соң да шикләнделәр бездән

Беләм, минем бу хатым күпләрегезне уйланырга мәҗбүр итәр. Сугыш тәмамлануга 80 ел вакыт узса да, кайбер сугышчыларның язмышы әле дә ачыкланмаган килеш. Безнең турында әле дә өйрәнәләр.

Беренчеләрдән булып сугышка чыгып киткән кеше мин. Бу хакта авылдашым Шәйдулла Фазлыев үзенең кулъязмасында язып калдырган. “Авылда беренчеләрдән булып фронтка китүче егетләрнең кайберләре – Гомәр Фатыйхов, Зиннәт Зарипов, Ярулла Нурмөхәммәтов, Ярулла Галимуллин, Кәбир Исрафилов, Кави Нәгыймов... Бөрбаш авылыннан барлыгы 215 кеше сугышка китте”, – дип яза фронтовик күршем. Илбасарларга каршы көрәшергә, илне саклар өчен яшь гомеребезне аямыйча киткән идек. Тик бер көнне фашистларга каршы тора алмадык, камалышта калып, әсирлеккә төшәргә мәҗбүр булдык. Ә алар рус булмаган совет солдатлары өчен мәкерле план корган булып чыкты. Безне үз Ватаныбызга каршы көрәшергә өндәп, тоткыннардан торган батальоннар әзерләделәр. Ләкин максат барыбызныкы да бер иде – илне сатмаска, ничек тә үз ягыбызга чыгып, немецларга каршы көрәшергә. Без, 500 дән артык сугышчы, өстебезгә фашист киемнәре киеп яу кырына киттек. Аларның киемнәре һәм кораллары белән, 1943 елның 24 февралендә Белоруссия партизаннары ягына кушылдык. Дөрес, безгә шикләнеп карадылар, ихлас хисләребезгә баштарак ышанмадылар. Киеренке яуда моның шулай буласын үзебез дә белә идек. Иптәшләребезнең күбесе 1943 елның 6 мартында көчле бәрелешләр вакытында хәбәрсез югалды. 19 майда барган җитди көрәштә Щелбов урманында вафат булды. Безнең 825 батальонның күтәрелеше, сугышка әзерләнгән 826-831 батальоннар язмышы халык белми дә калган булыр иде. Ватан алдындагы батырлыкларыбыз галимнәрнең эзләнүләре нәтиҗәсендә калкып чыкты. Исемнәре билгеле каһарманнар – Муса Җәлил, Гайнан Кормашев, Абдулла Алиш, Фуат Сәйфелмөлеков, Фуат Булатов, Гариф Шабаев, Әхмәт Сибаев, Абдулла Батталов, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Бохаров һәм минем кебек 40 меңнән артык Совет солдатының батырлыгы, яшерен эшчәнлеге турында, безнең ил азатлыгы өчен көрәшүебезне тарихчылар бар җәмәгатьчелеккә җиткерде. Ә бит сугыш барганда да, сугыштан соң да шикләнделәр бездән. Сугыштан исән кайтканнарыбызны бик озак тикшерделәр, безгә карата мөнәсәббәт яхшы булмады. Мине дә авылыма килеп, төн уртасында өйгә килеп алдылар. Суд булды, 15 елга хөкем иттеләр. 8 ел төрмәдә утырганнан соң, кире туган авылым Балтач районының Бөрбаш авылына кайттым. Ә аңарчы, төрмәгә киткәнче, авылдашым Шәрифулла абзыйга улы Шәһимөхәммәт белән бергә тоткында булуыбыз, бергәләп үз ягыбызга күчүебезне, соңыннан бер-беребезне югалтуыбызны әйтеп өлгергән идем. Шәрифулла абый сүзләремә ышанмыйча район хәрби комиссариатына барып, улының язмышы белән кызыксына. “Бабай, улың безнең якка каршы сугышкан, гаиләңә зыян килмәсен дисәң, исемен оныт”, – диләр. Шәрифулла карт куркуыннан улыннан килгән шигъри юллар белән язылган барлык фронт хатларын мичкә яга. Фотоларын ягарга гына кулы күтәрелми. Шәһинең минем белән яу кырында булуын әтисеннән һәм туганнарыннан кала авылда беркем белмәде.  

1976 елда мәңгелеккә күчтем. Үзем белән бик күп серләр алып киттем. Авылда исемем дә онытылды. Ләкин “Палач Ярулла” кушаматымны ара-тирә кабатлаучылар булды әле. Авылдашларым легионер булуымны 2016 елда гына белде. Галимнәр Шаһинең һәм тагын берничә фронтовикның легионер булуларын әйтеп, журналда исемлек бастырды. Авылыбызның журналист кызы Мәскәүдәге аның язмышын өйрәнүче галимнәр белән таныша. Алар Шаһинең исеме кергән, безнең фронт юллары турында язылган китап бирә. Ә анда минем исем-фамилиям дә, кайсы батальонда хезмәт итеп, үзебезнең якка чыгуым да язылган. Моны белеп алган авылдашым минем хакта мәгълүматлар туплый. 1993 елда исемем аклануын ачыклый. Бу хакта махсус язма әзерли. Легионер булуымны белеп алган авылдашларым үзләрен гаепле санап, каберем каршына килеп исән чагыңда олылый белмәдек дип гафу сораучылар да, батырлыгыма рәхмәт әйтүчеләр дә булды. Хәзер мин авылда “Палач Ярулла” түгел, “Легионер Ярулла”. Хәтер дәвам итә, мәрҗән бөртегедәй исемнәребез мәңгелектә тарих битләренә языла. Әле дә ил өчен башларын салган, хәбәрсез югалган Совет солдатларының исемнәре табылып тора. Легионерлар республикабызның һәр районында бар. Арабызда сезнең дә туганнарыгыз булгандыр. Безнең сафлар зур һәм туган илне яратучы егет солтаннары белән тупланган иде. Җиңү өчен көрәштек без, һәм максатыбызга ирештек. Безнең батырлык җырларга салынды, исемнәребез тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылды...

Ярулла Галимулла улы Галимуллин хикәятен Лилия Нурмөхәммәтова бәян итте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading