16+

Ач студент берчак тук булырмы?

Дәүләт Думасы депутатлары студентларның стипендияләрен яшәү минимумына тигезләргә ниятли. Инде канун проектын да әзерләп куйганнар, аны депутатлар язгы сессия вакытында караячак

Ач студент берчак тук булырмы?

Дәүләт Думасы депутатлары студентларның стипендияләрен яшәү минимумына тигезләргә ниятли. Инде канун проектын да әзерләп куйганнар, аны депутатлар язгы сессия вакытында караячак

Гомер-гомергә очын-очка ялгап яшәгән студент өчен мондый акчаны кулга алу аларны кимсетү, дип саный икән депутатларыбыз! (Пенсияләр, хезмәт хаклары хакында да шулай уйлый башларлар, дип өметләнәбез!)

Канун проектының аңлатма язуында күрсәтелгәнчә, стипендиянең хәзерге күләме искиткеч түбән һәм кешенең яшәү өчен бер генә ихтыяҗын да канәгатьләндерерлек түгел.

Нәтиҗәдә, студентка эш эзләргә туры килә. Ә бу исә аның укуында тискәре чагылыш таба, дип саный депутат ханымнар һәм әфәнделәр. Шуңа да алар, стипендия ким дигәндә яшәү минимумы күләмендә булырга тиеш, дигән фикергә килгән һәм канун проектына кагылышлы теләк-тәкъдимнәрне 1 апрельгә кадәр кабул итәчәкләр.

Статистик мәгълүматларга караганда, илдәге студентларның 65 проценты уку белән бергә эшне дә алып бара. Бу, үзенә күрә, тәҗрибә туплау һәм киләчәктә эш урынлы булу мөмкинлеге дә. Билгеле инде, акча җитмәү дә студентны эшкә урнашырга этәрә.

КФУ


Без Казандагы иң эре югары уку йортларындагы стипендияләр белән кызыксындык. Традицион стипендияләрдән тыш, аларның һәркайсында да ректор стипендиясе, исемле стипендияләр һәм социаль ярдәм күрсәтелә. Һәр уку йортында аларның күләме төрлечә.

Мисал өчен, федераль дәрәҗәдә булган Казан (Идел буе) федераль университетында белем алучыларның академик стипендиясе – 2630 сум. «5»кә генә укучыларның академик стипендиясе 3945 сумны тәшкил итә.

Укырга кергәндә өч яисә дүрт имтиханның барысын да 100 баллга тапшыручыларга I курсның беренче семестрында 15 мең сум күләмендә стипендия каралган. Әгәр дә ул студент уку дәверендә гел «яхшы» билгесенә укый икән, әлеге стипендия уку дәверендә түләнелә. Моннан тыш, әлеге студент КФУ ректорының бер тапкыр бирелә торган 80 мең сум стипендиясенә дә ия була ала.

Төрле бәйге, конкурс, олимпиадаларда җиңгән, призлы урыннар яулаган студентларга 4-15 мең сум күләмендә стипендия каралган.

КАИ


Казан авиация институтында бакалавриат һәм белгеч программасы буенча белем алучы студентларның стипендиясе – 2200 сум. Бу хакта югары уку йортының сайтында урнаштырылган приказда хәбәр ителә. Югары социаль стипендия күләме – 10 мең сум; олимпиада, бәйгеләрдә җиңүчеләргә 15 мең сум күләмендә стипендия каралган.

Укырга кабул иткәндә БДИ баллары да стипендиягә зур йогынты ясый. Әгәр дә баллар күләме 199га кадәр икән, I курс студентына – 2100 сум; 240-259 балл булса – 8400; 260 баллдан артса, 12 мең сум күләмендә стипендия өстәлә.

Магистратурада укучылар өчен дә стипендия каралган. Аның күләме 3750 сумны тәшкил итә. Аспирантларга исә 8 мең сум күләмендә матди ярдәм күрсәтелә.

КГЭУ
Казан дәүләт энергетика университеты студентлары иң «везучий»ларыдыр, мөгаен. Чөнки биредә Россия Президенты, Татарстан Президенты, Хөкүмәт стипендияләре генә түгел, ә республиканың энергетика өлкәсендә эшли торган оешма стипендияләре дә түләнә.

Мисал өчен, «Татэнерго» җәмгыяте, академик һәм социаль стипендиягә өстәп, тагын 1200-2000 сум түли. Мәгълүм бер сәүдә йорты исә 2 мең тәңкә өстәп бирә.

КГЭУда ректор стипендиясе – 3-6 мең сум. Аны семестр буе ай саен алырга мөмкин. Ә менә Казан шәһәре мэры стипендиясе исә бер тапкыр бирелә һәм ул 20 мең сумны тәшкил итә.

Моннан тыш, КГЭУда түләүле бүлектә укучылар да стипендиягә дәгъва кыла ала. Моның өчен БДИны яхшы баллга тапшыру гына кирәк. 190-199 баллга имтихан тапшыручылар  – 3 мең; 200-219 балл туплаучылар – 5 мең; 220 һәм аннан да югарырак баллга тапшырганнарга 7 мең сум күләмендә стипендия түләнелә. Югары балларга ия булган бюджет бүлегендә белем алучыларның стипендияләре исә 15 мең сумга кадәр җитә.

Сүз уңаеннан, Россиядә академик стипендия 1484 сумнан ким булырга тиеш түгел. Россия Фән һәм югары белем министрлыгы мәгълүматлары буенча, илдә уртача стипендия 3140 сумны тәшкил итә.

Лилия ЛОКМАНОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    КФУда иң соңгы академик стипендияне 1960 сум алдык, "5"кә укучылар да сез язган кадәрне алмый. Нигә шундый төгәлсезлек?

    • аватар Без имени

      0

      0

      КФУ студенты, димәк, сезгә нидер килеп җитми. Уку йорты сайтында стипендияләр бүлеген карасагыз, сез шактый бай яшисез)

      Мөһим

      loading