16+

«Аксенов-фест» тәмам: «Мөхәммәт-фест» белән «Гыйләҗев-фест»ларда катнашасы килә...

Шушы көннәрдә Казанда әдәби-музыкаль фестиваль «Аксенов-фест 2018» узды. Ул 2007 елдан башлап 12нче тапкыр үтте. Быелгысы, танылган язучы Василий Аксенов тууының 85 еллыгына багышланып, «Мосафир. Яки Казанга мәңгелек кайту» дип аталды.

«Аксенов-фест» тәмам: «Мөхәммәт-фест» белән «Гыйләҗев-фест»ларда катнашасы килә...

Шушы көннәрдә Казанда әдәби-музыкаль фестиваль «Аксенов-фест 2018» узды. Ул 2007 елдан башлап 12нче тапкыр үтте. Быелгысы, танылган язучы Василий Аксенов тууының 85 еллыгына багышланып, «Мосафир. Яки Казанга мәңгелек кайту» дип аталды.

Бер язучы исеме белән генә аталса да, сәнгатьнең барлык төрләрен дә үз эченә алганга, аны, чын мәгънәсендә, тулаем сәнгать фестивале дияргә була.
Быелгы фестиваль башкалабызда Аксеновның музей фатирында (Карл Маркс урамы, 55) башланып китте. Килгән кунакларның шактый күп һәм танылган булулары фестивальнең дәрәҗәсен билгели торган факт. Язучы-шагыйрьләр Александр Кабаков, Евгений Попов, Гүзәл Яхина, Мария Голованивская, Россия сәнгать академиясе академигы, рәссам Нателла Тоидзе, кинорежиссерлар Вадим Әбдрәшитов, Рәшит Ногманов һәм танылган музыкант, композитор Андрей Макаревич. Соңгысы бу юлы яңа талантын күрсәтте. Музей-фатирда аның ак-кара белән ясалган рәсемнәреннән күргәзмә оештырылган иде.

Фестивальнең максаты – сәнгатьтәге барлык яңалыклар өчен ачык мәйдан булдыру, талантлы, үзенчәлекле яшьләр иҗатына хәер-фатиха бирү. Әлеге фестивальне Аксенов үзе дә шулай күз алдына китереп хыялланган булган. Ә бүген аның дуслары попечительләр советына берләшеп, ел саен бу фестивальне уздырып, язучының хыялын тормышка ашыралар. Быел әлеге советка узган ел иҗатлары Халыкара «Йолдызлы билет» (язучының шундый исемле әсәре бар) алган Гүзәл Яхина һәм Денис Осокин да кергән. Быелгы фестивальнең тагын бер яңалыгы – «Йолдызлы билет» ияләре үз клубларын оештырганнар.

Талантлы яшьләр иҗатын югары бәяләп, аларга «Йолдызлы билет» премиясе тапшыру – бу фестивальнең кульминацион ноктасы. Ул «Пирамида» сәхнәсендә зур тантана итеп оештырылды. «Сдвиг» Казан яшьләр камера театры артистларының талантлы уены Василий Аксенов чорын, аның тормыш һәм иҗат юлын күз алдына китереп бастырырга булышты. Аннары сәхнәгә «Йолдызлы билет»ның быелгы лауреатлары Булат Ханов (проза) һәм Воронеждан Василий Нацентов (поэзия) күтәрелде (рәсемдә). Алар тамашачы алкышына күмелде. «Йолдызлы билет»ның Швециядәге иясе Элиас Файнгершның тромбонда виртуаль уйнавы да тамашачыны сокландырды. Тантананың икенче өлешендә Андрей Макаревич иҗаты белән ныклап танышырга мөмкин булды.
«Аксенов-фест 2018», төрле биналарга, мәдәният йортларына гына сыешмыйча, урамнарга, паркларга да чыкты. «Мир» кинотеатры артында Аксенов бакчасында «Бакчада укы» чарасында язучылар, шагыйрьләр, музыкантлар катнашты. Бауманда Шаляпин һәйкәле янында Василий Аксеновның дусты Владимир Высоцкийның 80 еллыгына багышланган бәйрәм булды. Кинозаллар «Язучы һәм кино» юнәлешендә эшләделәр. Анда танылган режиссерлар Вадим Әбдрәшитов һәм Рәшит Ногмановның «Игла» һәм «Слуга» дигән, моннан 30 ел элек төшерелгән фильмнарын карарга мөмкин иде.

Фестиваль кысаларында төрле әдәби чыгышлар, түгәрәк өстәлләр шактый узды. Ике: рус һәм татар Пен үзәкләре вәкилләре катнашкан түгәрәк өстәл аеруча җанлы булды. Анда татар Пен үзәге президенты, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев һәм татар Пен үзәге директоры Әхәт Мушинский, Рус Пен үзәге президенты язучы Евгений Попов катнашты. Каләм ияләре әдипләрнең максаты бер – ил халыкларының мәдәниятен күтәрү, әхлак кануннарына туры килә торган талантлы әсәрләр иҗат итү. Телләргә һәм диннәргә, милләтләргә бүлмичә, шушы уртак максатка ирешү. Бу турыда әдәбият мэтрлары авызыннан ишетү күңелләргә сары май булып ятты. Сүздә генә калмыйча, бергәләп тормышка да ашырсалар, әйбәт булыр иде.
«Аксенов-фест»ка чын мәгънәсендә чикләр юк. Быел да язучы, тәрҗемәче тикшеренүче француз Иван Готье Владимир Высоцкийга багышланган рус телендәге китабын тәкъдим итте.
«Аксенов-фест» программасында диктант язу да каралган. Әлеге традиция быел да бозылмады. Казан федераль университетының актлар залында йөзләгән I курс студентлары рус теле буенча мәктәптә алган белемнәрен тикшерде. «Яз, Казан» дигән әлеге чарада катнашу кичәге укучы, бүгенге студент яшьләрнең хәтерендә озак сакланыр. Чөнки бу диктантны текстның авторы, күп кенә дәрәҗәле әдәби премияләр лауреаты, «Зөләйха күзләрен ача» китабын язучы Гүзәл Яхина үзе әйтеп торды. Казаныбызның югалып бара торган агач йортлары, аларның кабатланмас матурлыгы турындагы ул текстны кызык өчен генә мин үзем дә яздым. Диктантны фестиваль кунаклары –язучылар, шагыйрьләр тикшерәчәк. Дөрес, хатасыз язучыларны аларның култамгасы куелган китаплар көтә. Тагын шунысын да әйтергә кирәк, Казанда бу көннәрдә Гүзәл Яхинаның дөньяны шаулаткан бу әсәре буенча фильм төшерелә башлады. Төп рольдә – Чулпан Хаматова. Булдыралар безнең татар кызлары!
Казаныбызны дүрт көн гөрләткән «Аксенов-фест»ның быелгысына да нокта куелды. Бәлки, өндәүдер дә. Ел елга башында ди, киләсесе дә озак көттерми, килеп җитәр. Исән булсак, анысында да катнашырбыз. Тик үзебезнең танылган татар язучыларының «Мөхәммәт-фест», «Гыйләҗев-фест»ларында да (һәм бу исемлекне бик озын дәвам итеп булыр иде) катнашасы килә. Һәм бу теләк бер миндә генә дә түгелдер...

Фото: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X