16+

АКШның Россиядәге илчесе Джон Хантсман: «Бергә эшләгәндә, без һәрчак отабыз»

Кичә Казанга, ике көнлек эшлекле сәфәр белән, Америка Кушма Штатларының Россиядәге илчесе Джон Хантсман килде. Ул Татарстанда беренче тапкыр.

АКШның Россиядәге илчесе Джон Хантсман: «Бергә эшләгәндә, без һәрчак отабыз»

Кичә Казанга, ике көнлек эшлекле сәфәр белән, Америка Кушма Штатларының Россиядәге илчесе Джон Хантсман килде. Ул Татарстанда беренче тапкыр.

Джон Хантсман, килү белән, Казанда күргәннәрен социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә урнаштырып барды. Фотолардан, язган постларыннан күренгәнчә, кунакка башкалада ошаган. Аэропортта үзен каршы алуны чагылдырган фото астына да: «Ничек кабул иттеләр! Казанга беренче килүемә шатмын! Татарстанда россиялеләрнең америкалылар белән бергә эшләүләрен һәм уңышка ирешүләрен тизрәк күрәсем килә», – дип язып куйган. Килгән көнне үк, Казанның бер кафесына кереп, пианинода уйнарга да өлгергән.

Сәфәре кысаларында Джон Хантсман Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашкан, Иннополис шәһәрен караган, Казанның өченче ТЭЦ эшчәнлеге белән танышкан, студентлар белән аралашкан, журналистлар сорауларына җавап биргән.
Казанның өченче ТЭЦында Джон Хантсманга General Electric компаниясе технологияләре белән яңартылган станция блогын күрсәткәннәр. Бу – Татарстанда иң зур оешмаларның берсе. Быел үзенең 50 еллыгын билгеләп узды. 2010 елдан ул «ТАИФ» компанияләр төркеме составына кертелгән.
Төзекләндерү эшләренә «ТАИФ» җәмгыяте зур өлеш керткән. Ул модернизациягә 14 миллиард сум акча инвестицияләгән. Хәзер станция блогының куәте ике тапкырга артырга тиеш, ди белгечләр. Нәтиҗәдә, электр энергиясе җитештерү дә сәгатенә 1322 миллион кВттан 4290 миллион кВтка җитәр дип ниятләнелә. «ТАИФ» җәмгыятенең энергетика буенча генераль директор урынбасары Руслан Гыйззәтуллин әйтүенчә, станцияне төзекләндергәннән соң, энергия җитештерү нәтиҗәлелеге дә 30 процентка яхшырган.

Казан ТЭЦындагы General Electric компаниясе ярдәме белән барлыкка килгән заманча машина коммерция максатларында файдаланыла, ул бүген Россиядә куәтле, нәтиҗәле эшли торган бердәнбер җайланма булып санала. Яңартылган станциянең эшчәнлеген АКШ илчесе дә уңай бәяләгән.

– Оешмаларның уртак эше уңышлы булсын өчен, бу уңышны дәлилләп күрсәтергә кирәк. General Electric компаниясе белән ТАИФ җәмгыятенең уртак эше моңа уңышлы мисал. Ул Казанның да, Америка Кушма Штатларының да икътисадын үстерергә ярдәм итә. Бергә эшләгәндә, без һәрчак отачакбыз, – дигән ул.
Джон Хантсман Казан (Идел буе) федераль университеты студентлары һәм укытучылары белән дә очрашкан. Ул КФУны иң бөек уку йортларының берсе дип атаган. «Татарстан һәм Америка Кушма Штатларының академик һәм мәдәни алмашу өлкәсендә зур тарихы бар. Яшьләрне күргәч, безне матур киләчәк көтәчәгенә тагын бер кат инанасың», – дигән Хантсман.

Уку йортында Америка галимнәрен Татарстан уздырган фәнни конференцияләрдә катнашырга чакырганнар. Америка визасын алуга кагылышлы мәсьәлә дә күтәрелгән.
Журналистлар белән очрашуда Джон Хантсман Америка Кушма Штатлары Россия белән мөнәсәбәтләрнең кадерен белүен искәрткән.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading