16+

Алгы сызыктагы хәрби: «Ватаныма кирәк булуыма шатмын»

Операцияне уңышлы башкарган өчен өлкән лейтенант II дәрәҗәдәге «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде.

Алгы сызыктагы хәрби: «Ватаныма кирәк булуыма шатмын»

Операцияне уңышлы башкарган өчен өлкән лейтенант II дәрәҗәдәге «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде.

Махсус операция зонасында Казаннан «Сава» кушаматлы хәрби бер елга якын хезмәт итә. Казан танк училищесын тәмамлаган егет хезмәтенең беренче көненнән үк элемтә сызыгында. Өлкән лейтенант, танк ротасы командиры ротаның даими әзерлеге һәм хәрби бурычларны уңышлы үтәве, шәхси состав белән эшләү һәм хәрби дисциплина өчен җаваплы. Ул шулай ук һөҗүм итү барышында бүлекчәләрне оештыра һәм алар белән идарә итә.

Мәсәлән, быел кыш көне батальонга дошман техникасын ачыклау һәм азат ителгән зоналарның берсеннән эвакуацияләү бурычы йөкләнгән. Җитмәсә, каршы як гел утка тота. 

«Операция вакытында каршы як безне күреп алды һәм ут ачты. Ул вакытта барысы да уңышлы тәмамланды, беркем дә зыян күрмәде, без заданиедән исән-имин чыктык», — дип искә ала ул киеренке вакытны.

Операцияне уңышлы үтәгәне өчен өлкән лейтенант II дәрәҗәдәге «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән. Аның сүзләренә караганда, хәрбиләр бер-берсенә төрле мәсьәләләрдә даими ярдәм итәләр, үз бурычларын төгәл беләләр.

Быелгы яз аенда гына алгы сызыктан кайткач, машинага дрон очып килгән һәм рота командиры яраланган. «Миңа бәхет елмайды, дрон машинага түгел, ә янәшәдә генә шартлады. Уң кулыма ике кыйпылчык эләкте. Аларны алдылар, медиклар һәм батальон санитария инструкторлары ярдәмендә мин бик тиз терелдем һәм сафка бастым», – дип искә ала рота командиры.

Махсус операция зонасында хәрби бурычларны үтәү өчен заманча пилотсыз очу аппараты һәм аларга комплект детальләре кирәк, ди хәрби:

Казанда сугышчының ике баласы һәм хатыны яши. Тормыш иптәше берничә тапкыр аның янына хәрби операция зонасына барган. 

«Хәрби училищены тәмамлап, еллар узгач та, мин Ватаныма кирәк булуыма шатмын. Укудан соң хәрби карьера барып чыкмады, әмма берничә елдан соң мин сафка кайттым һәм Ватаныма файдалы булып чыктым. Башланган эшне тәмамларга кирәк һәм бары тик безнең дәүләт файдасына гына, җиңү безнең кулда булачак», — ди рота командиры.

«Сава» кушаматы астындагы сугышчы узган елның ноябрендә шәһәрнең хәрби комиссариатларының берсендә хезмәт узуга контрактка кул куйган.

Чыганак: kzn.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading