16+

Ана капиталы программасы турында 5 ЯҢАЛЫК

Ана капиталы программасына быел үзгәрешләр турында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында сөйләштеләр.

Ана капиталы программасы турында 5 ЯҢАЛЫК

Ана капиталы программасына быел үзгәрешләр турында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында сөйләштеләр.

Ана капиталы программасы моннан берничә ел элек, Россия Президенты Владимир Путин карары белән, демографик хәлне яхшыртуда яңа алым буларак тәкъдим ителгән иде. 2017 елда хөкүмәт, төбәк җитәкчеләренә бурычлар куйганда Президент, аз керемле гаиләләргә ана капиталын өлешләп алу мөмкинлеген булдырырга кирәк, дип белдерде. «Ана капиталы программасын 2021 елның 31 декабренә кадәр озайтырга, мохтаҗ гаиләләргә бу дәүләт ярдәменнән ай саен пособие түләргә кирәк», – дип тәкъдим иткән иде ул. Шулай ук быелдан гаиләдә туган беренче балага да, Владимир Путин карары белән, пособие түләнә башлады.

1. Ана капиталы программасы озайтылды. 2018 елда программа гамәлдән чыга дигән сүзләр еш ишетелсә дә, Россия Президенты карары белән, ул 2021 елга кадәр озайтылды. Дөрес, суммасы үзгәрмәде: 453 мең сум.

2. Ана капиталын мәктәпкәчә учреждениеләр өчен түләгәндә файдаланып була. Моңа кадәр ана капиталын торак шартларын яхшыртуга, баланың укуы өчен түләүгә һәм ананың булачак пенсиясенең тупланма өлешенә күчереп була иде. Хәзер ана капиталыннан балаларның мәктәпкәчә учреждениеләрдә шөгыльләнгәне өчен дә түләргә була.
 
3. Ана капиталын балага өч яшь тулганчы да файдаланырга була. Элек бу бары тик торак алганда гына рөхсәт ителә иде.

4. Ана капиталын өлешләп алып була. Бу яңалык 2018 елның 1 гыйнварыннан гаиләдә икенче, өченче булып туган балаларга яки уллыкка алынган сабыйлары булганнарга гына кагыла. Моннан тыш, гаиләнең аз керемле булуы да роль уйный. Гаиләнең уртача айлык кереме бер кеше башына 13713 сумнан артмаска тиеш. Моның өчен соңгы 12 ай эчендәге гаилә керемен кушып 12гә бүләсең, шул рәвешле айлык уртача керем килеп чыга. Шуннан килеп чыккан сумманы гаиләдәге кеше санына бүләргә кирәк (бу исәпкә яңа туган сабый да керә). Әгәр дә килеп чыккан сумма 13713 сумнан артмаса, айлык түләүләргә дәгъва кылырга була. Балага ай саен, яшь ярым тулганчы, ана капиталыннан 8490 сум акча бирелеп барачак. Һәр кеше аны үз кирәгенә файдалана ала. Пособиеләр елга бер генә тапкыр билгеләнә. Ел узгач, керемнәр турында документларны кабат җыеп тапшырасы булачак. Ана капиталын өлешләп алу өчен кирәкле документларны теркәлү урыны буенча Пенсия фонды бүлегенә, күп функцияле үзәкләргә тапшырырга мөмкин. Документлардан эш урыныннан керемнәр турында белешмә, паспорт, акчаны күчерү өчен исәп счеты турында мәгълүмат, банк реквизитлары кирәк.

5. Ташламалы торак. 2018 елда икенче, өченче балалары туган гаиләләргә дәүләт тарафыннан елына алты процент ставка белән ипотека каралган. Гаиләдә туган икенче балага ташламалы кредит өч елга бирелә. Аннары ипотека ставкасы ике процентка арта. Өченче бала өчен ташламалы кредит биш елга каралган. Бу программа буенча фатирларны бары тик беренчел торак базарыннан гына сайларга була.

Асия ВӘЛИУЛЛИНА, Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге идарәчесе урынбасары:
– Ана капиталы программасы 2007 елда, яшь гаиләләргә ярдәм итү максатыннан, тормышка ашырыла башлады. Шул вакыттан бирле республикада бу мөмкинлектән 248 мең гаилә файдаланды. Тиздән 250 меңенче анага сертификат тапшырачакбыз. 2018 елда ана капиталын өлешләп алу мөмкинлеге дә бирелде. Бу – яшь гаиләләргә өстәмә ярдәм. Пенсия фондына ана капиталы сертификатын алыр өчен гариза тапшырганда, берьюлы пособие билгеләүне сорап та мөрәҗәгать итәргә була. Быел яңа кагыйдәләр кертелгәннән соң, ана капиталын алу өчен өч кеше мөрәҗәгать итте. Әлегә аналарның чыгып йөрү мөмкинлекләре юк, бәбиләре кечкенә, тагын берничә айдан гариза тапшыручылар саны күбрәк булыр дип уйлыйбыз. Моннан тыш, документларны Пенсия фондының рәсми сайтындагы шәхси кабинет аша электрон формада бирергә була.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading