Ары авылы Әтнә районының иң биек урынында урнашкан. «Кояш чыкканын беренче булып без күрәбез, кыш көне дә безнең авылда 5 градуска җылырак була», – ди арылылар үзләре. Сүзгә оста, мәзәкчән халык яши биредә. Гади, ягымлы, кунакчыл булулары белән үзләренә тартып торалар. Күрәсең, шуңадыр да, авылга бер килеп киткән кешеләр, кабат әйләнеп кайта. Мич белән җылытыла торган агач клубтан да артистларның өзелгәне юк. Гади көнне дә бәйрәмгә әйләндерә, үз күңелләрен үзләре күреп, тормыштан тәм табып яши белә Ары халкы.
Гөрләтеп яшик әле!
Арыны навигатор белән дә тиз генә табып булмый. Мари чигендә урнашканга гына түгел, авылның русча атамасы – Ислейтар. Ни өчен шулай икәнен үзләре дә аңлатып бирә алмый. Без килгән көнне Арыда ак кар яуган иде. Кышын бездә җылырак дигән булсалар да, монда кар һәрчак иртәрәк ята икән. Авыл уртасындагы бер-берсенә тоташкан биш күлләрендә дә юка боз катламы хасил була башлаган. Халык каз өмәсенә әзерләнә, кышка мал симертә. Йорт мәшәкатьләре белән мәшгульләр.
Авылда хуҗалык саны йөздән артмый. Кечкенә булса да, Арының үз инкубаторы бар, анда үрдәк, каз, күркә, бройлерлар чыгаралар. Чебеш сорап, күрше районнардан да киләләр икән. Яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылган. Ике кибет эшләп тора. Үзара салым акчасына авыл эчендәге юлларны рәтләгәннәр. Фермада хәзер бозаулар гына асрыйлар. Сыер савучылар күрше Күлле Киме авылына барып эшләргә мәҗбүр. Арының клубы да, мәктәбе дә агачтан салынган. Дәүләт программасы буенча яңа мәдәният йорты төзелер дип хыяллансалар да, әлегә мичкә яга-яга концерт куярга мәҗбүрләр. Башлангыч мәктәптә өч бала белем ала. «Мәктәпләрне бетерергә ярамый – алар авыл учагын саклый», – ди 30 елга якын стажы булган укытучылары Миләүшә Вәлиева.
Авыл башында теплицага охшаган берничә корылма күзгә чалынды. Кайчандыр биредә «Алтын каз» җәмгыяте булдырырга уйлаганнар икән. Казаннан кайткан бер авылдашлары Арыда күлләр күп булгач, каз үстерүне җәелдермәкче булган. Сөт заводы төзетергә, яшелчәләр, җиләк-җимешләр үстереп сатарга хыялланган. «Алтын каз»ны хәтерләтеп, теплицалар гына утырып калган. Дөрес, завод ук булмаса да, авылның үз сөт җыючысы бар. Чәчтарашханә дә авылның үзендә. Гөлфия апа чәч кисәргә, прическалар ясарга оста. Белгечлеге буенча инглиз теле укытучысы Ирина татар, рус, француз, инглиз, мари телләрен белә. Һәр кеше үзенчәлекле монда, кайсы турында сорасаң да, очерк язарлык.
Клубка килеп керүгә, «Әби-бабаларыбызның күңел бизәкләре» дигән музейны күреп шаккаттык. Керосинлы лампалар, күмер белән эшли торган үтүкләр, кызыл башлы сөлгеләр... Яшь буынга гореф-гадәтләрне, йолаларны искә төшереп торсын өчен, шундый почмак булдырганнар. Мәдәният йортында курчак театры да эшли. Үзебез дә йоннан бәйләнгән әкият геройларын уйнатып, сөйләштереп карадык. Клуб мөдире Раилә Кадыймова ире Фидаил белән сәнгатькә гашыйк кешеләр. Бөтен бәйрәмнәрне оештыруда алар башлап йөри. Укытучы Миләүшә Вәлиева, авыл фельдшеры Әлфия Хөснетдинова – аларның уң куллары. Шигырен дә язалар, нәрсә кушсаң, шуны эшлиләр. Гади генә вакыйганы да берәр бәйрәмгә әйләндерергә дисәң, Ары халкына куш.
Тиз арада самавырын да кайната алар, учакта, чиләк каплап, бәрәңгесен дә пешерә, бәлешен дә сала. Табигатькә чыгып бергәләшеп чәй эчеп утырган чаклары да еш була, гореф-гадәтләрне саклап калу, балаларны кечкенәдән хезмәткә өйрәтеп үстерү максатыннан, төрле чаралар оештыралар. Быел җәй «Көтү каршы алу» йоласын үткәргәннәр. Балалар бизәкләп таяклар, чыбыркылар ясаган. Иң матур таяк ясаучыга, кушаматы яңгырашлы сыер хуҗасына, оста итеп чыбыркы шартлатучыга бүләкләр дә тапшырганнар. Ел саен күл буена уха пешерергә җыелалар. Җыйнаулашып велосипедта йөрергә, чаңгы шуарга китәләр. Балаларның табигатькә чыгып китап уку, рәсем ясау гадәте бар.
Бердәмлек көнен төрле милләт халкының мәдәниятен өйрәнүгә багышлаганнар. Сабан туе да көненә ике тапкыр уза аларда. Кичке бәйрәмгә Мәскәүдән, Түбән Камадан, Мари Иленнән барлыгы меңнән артык кеше килә икән.
Кыш көне Ары әкияткә әйләнә. Кешеләрнең ишегалларында кардан төрле сыннар барлыкка килә. Былтыр Яңа елны күл өстендә каршы алганнар. Кунакларны шашлык, коймак белән сыйлаганнар, чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнаганнар, хәтта Кыш бабай да джип машинасында килгән. Быел да бәйрәмне үзенчәлекле итәргә исәпләре.
Мәскәүдә концертлар куеп йөргән, хәтта Сталин каршында чыгыш ясаган авылдашлары үзешчән сәнгать остасы Гарәфи Әхмәтҗанов турында газетабызның узган саннарында язган идек. Авылда аны «җырчы Гарәфи» дип йөртәләр. Җыр-моңга сәләт, авылны ярату Ары халкында буыннан-буынга күчеп киләдер, мөгаен. Авыл кешеләренең бердәмлеген, тырышлыгын күреп үскән яшь буын да гореф-гадәтләрне дәвам иттерер, иншалла. Бердәмлектә көч дип юкка әйтмиләр. Кечкенә авыллар да халык бердәм булганга гөрләтеп яши.
Комментарийлар