Гомерем буена яраткан җаныем ике ел элек бакыйлыкка күчте. Нибары 54 яшендә. Авыр миңа. Ходайның биргәненә шөкер, әтиләренә су тамчысыдай охшаган ике улым бар.
Без аның белән балалар бакчасыннан бергә булдык. Бергә үстек, бергә олыгайдык, кыскасы, гомеребез бергә үтте безнең. Миннән ике яшькә генә зуррак иде бәгырькәем. Балалар бакчасында ук ул мине үз канаты астына алды, дисәм дә, ялгыш булмастыр. Гел бергә уйный идек, әле әниемнең хәтирәләре дә истә. Берзаман шулай кулга-кул тотышып, бакчадан чыгып киткәнбез дә, авыл уртасындагы күл буенда уйный башлаганбыз. Тәрбиячеләр дә, әти-әниләр дә кайгырышып беткән шул чакта. Соңрак ирем “Мин сиңа шунда ук өйләнергә теләгән идем бит”, дип шаярта да иде әле.
Ул мәктәпкә киткәч, бакчада миңа күңелсез булгандыр шәт. Хәер, бәлки булмагандыр да, чөнки җаныем еш кына бакча янына килеп, безнең уйнауларны карап торган. Ә инде мәктәпкә кергәч, ул янә мине саклап-яклап йөри башлады. Дөрес, безнең арадагы мөнәсәбәтләр алай мәхәббәт дәрәҗәсенә күтәрелмәде. Ул да, мин дә – алдынгы пионерлар, үрнәк укучылар. Ә ул чакларда андый укучыларга җаваплылк та төшә бит: син барлык өлкәләрдә дә үрнәк булырга тиешсең! Ниндидер мәхәббәт турында уйлау мөмкинме соң?! Ләкин мин аңа гашыйк идем.
Мәктәпне тәмамлап, колхозга эшкә керде ул. Бер елдан армиягә китте. Ниһаять, армиягә киткән вакытта ул да мәхәббәтен сиздерде. Шул чакта миннән дә бәхетле кеше булдымы икән? Үзем, армиягә китүенә борчылып, елыйм, үзем мәхәббәт шатлык хисләре кичерәм... Әлбәттә, ике ел бик тиз узып китте. Көтеп алдым мин аны. Аннан ул мине өч ел көтте әле, чөнки институтка укырга кердем. Соңгы курста исә өйләнештек тә, авылда гөрләтеп яши башладык.
Әйткәнемчә, җаныем вафат булды. Көтмәгәндә. Авырмады да, зарланмады да, югыйсә. Кинәт кенә йөрәге тотты. Берни эшли алмавыма гаҗиз булдым шунда. Авыр. Сагынам да, юксынам да, яратам да җаныемны...
Галия Вәлиева, Әлки
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Бик авыр,уземнен баштан утте,эле 1 ел гына элек! Сабырлыклар бирсен, Ходаем!
0
0
0
0
Хэлегезне бик анлыйм,Аллахы тэгалэ куркэм сабырлык бирсен сезгэ.. 10 ел жаныем киткэнгэ(55 яшь иде),анын белэн ятып йоклыйм,анын белэн уянам,бер минутта истэн чыкмый.Олыгайган кондэ ялгыз калу бик читен,нык хормэт иттем,сакладым,янымда ирем бар,шокер бит,туздем бит барына да дия идем...Аллахы тэгалэ ни язган,шул була икэн ул,синен шокер итуенэ дэ карамый. Язмыш инде,ризалашыйк, ничек кенэ читен булса да.Хэркайсыбызга да саулык-сэламэтлек бирсен,урыннары ожмахта булсын.
0
0