Шәһри Казан

Армиягә барсаң була, артык симез булмасаң

Бала чагында хәрби булырга хыялланмаган малай юктыр ул. Хәзергеләрне әйтә алмыйм, әмма «Фрунзе безнең командарм, дошманнарның җиңдек барын данлы елларда» дип җырлап, Гражданнар, Бөек Ватан сугышы каһарманнарыннан үрнәк алып, аларга кызыгып үскән буын булганга, без шундый идек. Үсеп җитеп төз буй-сынлы, киң җилкәле хәрби булабыз да илне-җирне яклаучылар рәтенә басабыз, имеш.

Әмма бар да алай бик җиңел дә җайлы түгел икән шул, физик яктан көчле, психологиясе тотрыклы булуы бер хәл, хәрбиләргә әле артык симез дә булырга ярамый. Дөресрәге, алар бөтенләй симез булырга тиеш түгел. Гомер буе «ать-два»га басучы андый булырга тиеш тә түгел кебек, шәхсән үземнең андыйларны күргәнем булмады. Әмма мин күрмәгән белән түгел, бу проблема Россиянең Оборона министрлыгын күптән борчый (бу хакта 2012 елдан бирле сөйләп киләләр) һәм ул хәлиткеч адымга барырга мәҗбүр: авырлыгы нормадан күп булганнарны отставкага җибәрергә. Моңарчы бу проблеманы чишүнең башка ысуллары да кулланылып карады: физик әзерлек буенча нормативларны «бишле»гә бирүчеләргә окладның – 30 проценты, «спорт мастеры» исемен алучыларга хәтта 100 процент өстәп түләнде. Спорт белән шөгыльләнүче хәрбиләргә, вазифаларына карап, ай саен 5 меңнән алып 30 меңгә чаклы өстәмә түләп барылган. Хәрбиләрнең хезмәт хакы аз булмаганын беләбез, шуңа өстәп, төрле ташламалар бар, әле тагын сәламәт яшәү рәвеше алып барган, спорт белән шөгыльләнгән өчен генә шулхәтле түләгәндә, Тукайга ияреп әйтсәк, «гаскәр кеби» булырга теләүчеләр рәт-рәт булыр иде. Әмма мондый кызыксындыруларның гына файдасы тимәгән, шунлыктан министрлык хәрбиләрнең рәтен сирәкләргә ниятли.

Хәрбиләрнең нормадан тыш авыр булуның тискәре яклары бик күп – алар өчен махсус киемнәр һәм экипировка тегелми. Шул ук вакытта техниканы эксплуатацияләгәндә дә төрле мәшәкатьләр килеп туарга мөмкин, хәрби техника белән идарә итү ул таксида җилдерү генә түгел. Узган гасырның 90нчы елларында Төньяк флотта бер мәзәк хәл булган: хәрби кизүдән кайткан мичман су асты көймәсенең люгына сыеша алмаган. Нәтиҗәдә аны, торпеда люгы аша, кран белән күтәреп алганнар.

Әлеге «чистарту»га симерүнең өченче һәм дүртенче дәрәҗәсенә җиткәннәр эләгә, хезмәт барышында барлыкка килгән авырулар нәтиҗәсендә авырлыгы артып китүчеләр дәваланырга тиеш һәм алар хәрби кизү белән бәйле булмаган, җаваплылыгы азрак вазифаларга күчереләчәк. Сәламәтлек саклау министрлыгы белдергәнчә, бушлай ашаучылар гына түгел, башкалар да симерүдән иза чигә: бүген илдә ир-атларның 55 проценты симерсә, хатын-кызлар арасында бу күрсәткеч 60 процентка якын.

Реклама

Бу проблема бездә генә түгел икән. АКШта хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле ир-егетләрнең 30 проценты артык симез булу сәбәпле, хәрбиләр сафын тулыландырмый. Тикшеренүчеләр әлеге күңелсез күренеш мәктәп эскәмиясеннән башлана, дигән фикердә, дөрес тукланмау киләчәктә сәламәтлеккә начар тәэсир итә. Бөекбританиядә хәрби хезмәткә чакырылучыларның өчтән ике өлеше симезлектән иза чигә. Британ армиясе хәтта тән авырлыгы индексы планкасын күтәрергә мәҗбүр булган. Россия армиясе белән чагыштырганда, аларда таләпләр күпкә йомшаграк. Германиядә симерүнең төп сәбәпчесе – сыраны күпләп эчү икән, немец хәрбиләре симерү күрсәткеченең иң югары баскычларында тора, әлеге күрсәткеч буенча, алар гади халыкны да узып киткән. Польша хәрбиләренең исә 60 проценты – симезләр рәтендә. Хөкүмәт әлеге проблеманы бетерү өчен дәүләт бюджетыннан 8,5 миллион евро бүлеп тә караган, әмма ул барыбер иң симезләр армиясе булып кала бирә.

Соңгы арада Россия Көнбатыш чикләренә якынлаша, НАТО илләренә куркыныч тудыра дип, тегендә-монда шау-шу куптаручылар бар (бу уңайдан беренче чиратта НАТО үзе борчыла). Шикләнерлек урын юк түгел икән, хәрби белгечләр Россия армиясен Европа союзыныкыннан көчлерәк дип таныган. Шуның өстенә әле тагын симезләр дә үз урыннарын бушатсалар, Европаның кап корсаклы солдатлары безгә куркыныч булмый да булмый инде. Дөрес, белгән кешеләр, танкта иң мөһиме броня белән пушка түгел, ә шыр җибәрмәү, диләр, әмма мышный-мышный танк эченә кереп-чыгып йөрүләре дә, ай-һай, җиңел түгелдер ул.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: