16+

Армиягә киткәндә яңгыр яуса, димәк, яхшыга...

Казанның Җиңү паркында якташларыбызны чакырылыштагы хәрби хезмәткә озату чарасында яңгыр сибәләп торды.

Армиягә киткәндә яңгыр яуса, димәк, яхшыга...

Казанның Җиңү паркында якташларыбызны чакырылыштагы хәрби хезмәткә озату чарасында яңгыр сибәләп торды.

- Кешене ерак сәфәргә озатканда яңгыр яуса, яхшыга юрыйлар,- дип сәламләде егетләрне Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының бүлек җитәкчесе Дмитрий Гурылев. - Татарстанлылар һәрвакыт намуслы һәм тәртипле хезмәт итә. Сез дә армия хезмәтеннән исән-сау, чыныгып кайтыгыз. Бер елдан очрашканчыга кадәр.

“Татарстан Республикасының сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары (инвалидлары) комитеты” җәмәгать оешмасы рәисе Әхәт Юлашев саубуллашуның Җиңү паркында, Мәңгелек ут янында булуына зур әһәмият бирде.

- Хәрби хезмәт ансат нәрсә ул, дип, ялганлыйсым килми. Сагынуга, беренче кыенлыкларга бирешмәгез. Туганнарыгыз, сөйгән ярларыгыз белән телефон аша хәбәрләшеп торыгыз, - дип киңәш бирде отставкадагы генерал-майор Әхәт Юлашев.
Көнбатыш хәрби округындагы частьләргә кузгалачак 30 ир-егетне озатырга яшь армиячеләр дә килгән иде. Алар булачак солдатларга чәчәкләр тапшырдылар. “Яшь армиячеләр” хәрәкәтенең төбәк штабы җитәкчесе отставкадагы генерал- майор Александр Бородин сөйләгәнчә, республикада яшь армиячеләрнең 1100 отряды 18 мең малайларны һәм кызларны берләштерә. Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина яшь армиячеләрне “Ватаныбызның киләчәк сакчылары” дип бәяләде.

Дарина Гыйззәтуллина хәрби частьләргә кузгалачак якташларыбызга җырлар башкарды. Җырны яшь армиячеләр күтәреп алды.

Автор фотолары

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading