Шәһри Казан

Артем Лукоянов татар көрәшчесен чистага салды!

Расих Габдрахманов әлеге ярышларга үзенең дустын, "Ак Барс" хоккей клубы уенчысы Артем Лукояновны да алып кайткан. Көрәшне күзәтеп тордылар, тордылар да, түзмәделәр: Габдрахманов белән Лукоянов келәмгә чыгып бил алышып карарга булдылар.

Татар көрәшендә мондый хәлнең булганы юк иде әле. "Ак Барс" уенчысы татарча көрәш буенча спорт остасын чистага салды!

Бүген Теләчедә балалар арасында көрәш турниры уза. Бәйге танылган көрәшче, Татарстанның спорт остасы Расих Габдрахманов призларына быел икенче тапкыр оештырыла. Теләченең үзеннән һәм Сабадан килгән көрәшчеләр саны 150гә җиткән. Араларында әле мәктәпкә кермәгән яшь батырлар да бар.

Расих Габдрахманов әлеге ярышларга үзенең дустын, "Ак Барс" хоккей клубы уенчысы Артем Лукояновны да алып кайткан. Көрәшне күзәтеп тордылар, тордылар да, түзмәделәр: Габдрахманов белән Лукоянов келәмгә чыгып бил алышып карарга булдылар. Ни хикмәт, Лукоянов хоккейда гына түгел, көрәштә дә оста икән бит!

Реклама

Видеоларны карыйбыз. Лукоянов Габдрахмановны чистага сала!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: