16+

Артистның еларга хакы юк

Читтән караганда, артист тормышы күпләр өчен җинел тормыш кебек тоела. Артист тормышына биектән карарга яратучылар да бар. Ләкин шуны әйтергә кирәк, артист тормышының эчке ягына күз салсаң, ул – иң авыр һөнәрләрнең берсе!

Артистның еларга хакы юк

Читтән караганда, артист тормышы күпләр өчен җинел тормыш кебек тоела. Артист тормышына биектән карарга яратучылар да бар. Ләкин шуны әйтергә кирәк, артист тормышының эчке ягына күз салсаң, ул – иң авыр һөнәрләрнең берсе!

Педагог-психолог Гөлүсә Низаметдинова белән артист тормышы, икең дә бер өлкәдә булуның уңай һәм тискәре яклары турында сөйләштек. 

1. Артист һәрчак халык күз алдында. Һәм бәяне дә аңа халык үзе бирә. Аның тормышы үрнәк булырга тиеш. Аның еларга хакы юк, чөнки ул – артист! Күпләр аның гаиләсен, туганнарын, балаларын күзәтә. Әмма без аның да шундый ук кеше булуын онытып җибәрәбез. 

2. Күп кенә артистлар юлдаш итеп үз профессиясе кешесен сайлый. Бу дөрес тә. Икең бер юлда булганда, тормыш итү җиңелрәк, чөнки төрле чаклар була: гастрольләр, машина ватылып юлда калу, арып-талып кайту һәм башкалар. Һәм нәкь шушы чакларда тормыш иптәшең сине бик яхшы аңлаячак. 

Әлбәттә, моның тискәре яклары да булырга мөмкин. Көнчелек турында әйтүем. Бер-береңә ышанмау аяныч нәтиҗәләргә китерә. Бу очракта психологларга мөрәҗәгать итәргә киңәш итәм. 

Тормышта язылмаган кануннар бар. Шуларның берсе – үз өлкәңдә, бу очракта эстрадада, эшләүче кеше белән яшәү, аңлашу җиңелрәк дигән канун. Әгәр инде алай туры килми икән, бу матур дөньяда, бер-береңне аңлап, ярдәмләшеп яшәргә кала! - ди Гөлүсә Малик кызы Низаметдинова.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading