16+

Ашыгулар һәлакәткә илтә: көзге юлда тизлек арттырып уйнама!

Туган якка яки яшәү урынына тизрәк барып җитү теләге – һәркемгә хас тойгы. Ләкин ашыгуларның ахыры фаҗигале дә тәмамланырга мөмкин.

Туган якка яки яшәү урынына тизрәк барып җитү теләге – һәркемгә хас тойгы. Ләкин ашыгуларның ахыры фаҗигале дә тәмамланырга мөмкин.

Татарстанда быелның тугыз аенда 3301 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 272 кешенең гомере өзелгән, 4052 кеше төрле авырлыктагы имгәнүләргә дучар булган.

– Республика тырышлыгында, шулай ук «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» федераль максатчан проекты ярдәмендә юл төзелешләре үткәрелә, иминлекне камилләштерү чаралары күрелә. Нәтиҗәдә, аварияләр һәм юлларда үлүчеләр саны кимүгә бара. М-7 «Волга» федераль автотрассасының Казан – Чаллы өлешендә икешәр полосалы ике юлны файдалануга тапшыру бу автотрассада хәрәкәт иминлеген бермә-бер яхшыртты, – диде Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Ленар Габдрахманов быелның тугыз аендагы эшчәнлекләренә йомгак ясау җыелышында.

Киләсе, ягъни 2019 елның җәеннән М-7 автотрассасының Казан – Чаллы арасында хәрәкәт тизлеген сәгатенә 110 километр чикләрендә рөхсәт итеп кую уйланыла.

– Кызганыч ки, транспорт чараларын идарә итүчеләр рөхсәт ителгән чиккә тагын сәгатенә 20 километр тизлекне куша башлый. Автотрассага яки урам юлларына тизлек чикләүләре иминлек хисаплауларына нигезләнелеп куелган. Юл күрсәткечендәге тизлек чикләвеннән югарырак тизлектә бара башлыйсың икән, син үзеңне дә һәм башкаларны да куркыныч астына куясың. Аварияләрнең күбесе тизлекне сакламаудан килеп чыга. Узып китү ясаганда, каршы як полосага бик җентекләп карарга кирәк, – дип кисәтте Ленар Габдрахманов.

Ноябрь аена кердек. Юл өслегендә әлегә кар булмаса да, төннәрен салкын инде, аерым участокларда бозлавыклар күзәтелә. Кайбер кешеләр үз автомобильләренә кышкы тәгәрмәчләрне куюны һаман сузып йөреп нык ялгыша.

Үзем дә гаиләм белән 26 октябрьдә туган якка автомобильдә җәйге тәгәрмәчләрдә кайттым. Кар яумас әле, янәсе. Ләкин 28 октябрьдә кар яуды, М-7 автотрассасы – урыны белән җепшек карга, ә урыны белән бозга капланды. Ике полосалы юл булганлыктан, йөк машинасын узып китәргә ниятләдем. Асфальт өслегендәге тәгәрмәчләр эзеннән чыгуым булды, җәйге «аяк киемле» машинабыз, руль идарәсенә буйсынмыйча, туп-туры юл читенә бара башлады. Кот чыкты, йә юл читенә мәтәләбез, йә йөк машинасы астына бөтереп тыга хәзер дигән уй йөгереп узды баштан. Машина эче тулы кеше бит әле җитмәсә. Ходайның рәхмәте, тизлекне ычкындырып, тапталган эзгә кире чигендем. Автомобильдә, нинди генә тәгәрмәчләр куелган булуына карамастан, юлның бозлавыклы урынына килеп кергәч, каушап, кинәт туктаткычка-тормозга басарга ярамый. Машина, бөтерелеп китеп, барып бәреләчәк. Кышкы юлда йөрү тәҗрибәсе булмаган автоһәвәскәрләргә башта карлы-бозлы аулак бер мәйданчыкта акрын гына күнекмәләр ясау кирәк.

– Автомобильгә төрле-төрле модельләрдәге тәгәрмәчләр куярга ярамый. Әгерҗедә 28 октябрьдә зур авария булды, биш кеше үлде, шуның өчесе – балалар. Җиңел автомобильгә ике җәйге һәм ике шипалы тәгәрмәчләр куелган булган, – дип, юл хәрәкәтендә бик тә саклык күрсәтергә чакырды республиканың баш автоинспекторы Ленар Габдрахманов.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading