16+

Авылның хуҗасы кем?

Авылның хуҗасын кем дип уйлыйсыз? Авыл хуҗалыгы җитәкчесе, җирле үзидарә рәисе, бер күрергә зар-интизар булган инвестор?

Авылның хуҗасы кем?

Авылның хуҗасын кем дип уйлыйсыз? Авыл хуҗалыгы җитәкчесе, җирле үзидарә рәисе, бер күрергә зар-интизар булган инвестор?

Нигәдер авыл хуҗасы дигәндә, нәкъ менә шул кешеләр күз алдына килә. Һәм нигәдер бик күпләрнең күңелендә «әлеге хуҗалар»га карата бик үк уңай булмаган карашлар да яши. Балтач районыннан Гөлсем Миннебаева авылның хуҗасын бөтенләй башка төрле итеп шәрехли. Үзенең фикерләре белән ул Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында да уртаклашкан иде. Ул туган авылга булышу программасы эшләргә тәкъдим итте. Һәркем үзенең туган авылына бурычлы икәнен тоеп, көченнән килгән хәтле ярдәм итсә, ул күзаллаган хуҗалар булса, яшәеш бөтенләй башка булыр төсле. Аның чыгышын Президент Рөстәм Миңнеханов та хуплады. Без дә, Гөлсем ханым белән очрашып, авылга «хуҗа сайладык».

– Хуҗалык җитәкчесенең, үзидарә рәисенең үз мәшәкатьләре, үз җаваплылыгы. Авылның чын хуҗасы анда яшәүче һәр кешенең бөтен борчу-мәшәкатьләрен белеп, аңлап, уңышлары өчен куанып яшәргә тиеш. Мисал өчен, бер кеше авылдан китәргә уйлый икән, ул аның белән сөйләшеп, китүенең сәбәпләрен ачыклап, ярдәм итү юлларын эзләсен, – ди Гөлсем ханым.

– Сез әлеге җаваплы эшне кемгә тапшырыр идегез?
– Авыл имамнарына. Нәкъ менә алар – авылның чын хуҗасы була ала торган кешеләр. Беренчедән, дин юлындагы кеше халыкта ышаныч тудыра. Икенчедән, авыл имамы теге яки бу сәбәпләргә бәйле рәвештә авылның һәр гаиләсенә керә, күрә. Кемдер балага исем куштыра, никах укыта яки Коръән ашы уздыра. Шулай итеп, ул һәр гаиләнең яшәешен тирәнтен, эченә кереп өйрәнә. Имам көчле рухлы, тирән белемле, зур эшләргә сәләтле булырга тиеш. Кешеләрне үз артыннан ияртә ала торган оештыручы да булсын ул, халык арасында сүзе дә үтсен. Динебезне дә өйрәтсен, әхлак тәрбиясе дә бирсен, мәктәп, мәдәният мәсьәләләрен дә аңласын һәм аларны чишәргә ярдәм итсен, авылны бер мәхәлләгә җыйсын. Мәхәлләсе белән акча да эшли алсын. Авылның проблемаларын чишәр өчен, акчалы мәхәллә кирәк.

– Мәхәлләнең акча эшләвен сез ничек күз алдына китерәсез?
– Һәр авылда шуннан чыккан акчалы, булдыклы кешеләр бар. Мәсьәләне дөрес итеп аңлатып, аларны бары тик оештырырга гына кирәк. Урындагы эшмәкәрләрнең дә абруйлары да зур, мөмкинлекләре дә күп. Алар белән халык та, җитәкчелек тә исәпләшә. Менә шушы абруй, мөмкинлекләрне аерым урындагы конкрет проблемаларны хәл итүдә кулланырга, эшмәкәрләрне җәмгыять эшләренә күбрәк җәлеп итәргә иде. Эшмәкәрләр урыннарда тормышны яңартучылар, ягъни яңарыш двигателе булып торырга тиешләр. Бар шундый эшләр: аны акчасыз берничек тә башкарып чыгып булмый. Менә үзебезнең Кариле авылы китабын бастырдык. Акчалы эшмәкәр башлап йөрмәсә, моны берничек тә гади авыл кешесе башкарып чыга алмый. Архивтан алынган һәр документ өчен түләргә кирәк. Беренче булып газ безнең авылга керде, өйләргә чишмә суы суздык, авыл урамнарына таш юллар түшәлде. Бу эшләрнең барысын да авылдашлар ярдәме белән башкардык. Әлбәттә, бүген бик күп дәүләт программалары эшли. Шулай да дәүләт биргәнне генә көтеп утырасы түгел. Әгәр шушы программаларны авылдашлар да бер булып күтәреп алсалар, бу авылларның яшәешен бермә-бер яхшыртырга, яшәртергә этәргеч булачак. Хәзер авылларда мәчетләрнең роле бик зур.

– Гөлсем ханым, бер карасаң, сезнең Кариле авылы үзенә күрә бер мәхәллә булып яши кебек. Халыкны оештыру, берләштерү нәрсәдән башланды икән?
– Халыкны җыя торган чаралар кирәк. Моннан шактый еллар элек мәчеткә Гашурә бәйрәме уңаеннан җыелган идек. Кем нәрсә алып килә ала – шуны алып килде. Очраштык, сөйләштек, чәйләр эчтек. Мәчеткә ремонт ясап алсак, әйбәт булыр иде дип сөйләштек. Шуннан хатын-кызлар җыелып, үз көчебездән килгәнчә ремонт ясадык,чистарттык, юдык. Аннан соң Рамазан аенда мәчеттә берничә гаилә ифтар уздырды. Бу шундый матур гадәткә әйләнеп китте ки, бүген инде Рамазан ае буе мәчет бер көн буш тормый. Алдан көнен билгеләп, яздырып куялар. 15ләп күрше җыелып табын коралар, 100дән артык кеше килә. Иң беренче чиратта өлкәннәр, ураза тотучылар, өстәл әзерләгән кешенең туганнары һәм авылның балалары чакырыла. Әлеге мәҗлесләр искитмәле матур үтә, алар авыл халкын берләштерә. Рамазан аенда безнең Кариле авылы гөрләп тора. Бер булып, авылның зиратын да чистарттык. Ике елда 19 мәртәбә өмә үткәрдек. Авыл зиратында буямаган чардуган калмады. Мәрхүмнең авылда туганнары калмаган булса, читтән эзләп кайтарттык. Күп еллар авылга аяк басмаган кешенең туган якларына кайтып, хисләрен яңартып китүе дә әйбәт бит. Бүгенге көндә мәчетләрнең абруе бик зур һәм ул көннән-көн үсә. Мәчет белән бер булып, халыкны оештырырга була. Элеккеге заманнан тирә-күрше авылларда манараларны кисеп бетергән чорларда мәчетләрен саклап калган авылларны беләбез. Алар акыл белән эш иткәннәр. Кеше җаннан, акылдан, тәннән тора. Акыл янына белем дә кирәк.

– Гөлсем ханым, сез, еш кына, безнең авыл егетләре, безнең авылдашлар дигән сүзләрне кулланасыз. Сезнең өчен авылдаш сүзе бик мөһим, ахры.
– Авылдаш ул – горур сүз. Авылда туган һәркем аны данларга тиеш. Сине шушы авыл үстергән. Бүгенге көндә җитәкчеләр, эшмәкәрләр чит илләрдә фатирлар алалар, шәһәр читенә коттеджлар салалар, туган авылларына да бер йорт салып куйсыннар. Сирәк булса да, кайтып йөрерләр, балалары да кайтыр. Нәсел җепләре шулай саклана. Кайтып-китеп йөргәч, авыл яшәешенең проблемалары да күренер. Кирәк булганда, ярдәмен дә күрсәтсеннәр. Усмановлар, Юнысовларны алыйк. Россиядә, беренчеләрдән булып, мөселман балалары өчен приютлар ачканнар, йогышлы авырулар көчәйгән чорда махсус бина алып, анда мөселман балаларын дәвалаганнар. Табибларын тапканнар, барлык чыгымнарны үзләре күтәргәннәр. Менә шушы матур традицияләрне кайтарасы иде.

Зөлфия Хәлиуллина

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading