16+

Авылны уңганнар яшәтә

Пенсиядә булсалар да, кул кушырып утыра торганнардан түгел Усмановлар, таң аттымы, тыпыр-тыпыр йөгерәләр. Эшсөяр гаиләдә үскән өч малай да кечкенәдән тик тормый. Бүген инде читтә яшәсәләр дә, әти-әниләренең төп терәкләре һәм киңәшчеләре дә алар.

Авылны уңганнар яшәтә

Пенсиядә булсалар да, кул кушырып утыра торганнардан түгел Усмановлар, таң аттымы, тыпыр-тыпыр йөгерәләр. Эшсөяр гаиләдә үскән өч малай да кечкенәдән тик тормый. Бүген инде читтә яшәсәләр дә, әти-әниләренең төп терәкләре һәм киңәшчеләре дә алар.

Соңгы елларда халык шәһәрдән авылга агыла башлады. Иске нигезләрне яңартып, йортлар салалар, мал-туар асрыйлар, яшелчә, җиләк-җимешен үстерәләр.

Азнакай районының Сарлы авылында яшәүче Усмановларның да Түбән Камадан кайтуларына унбер еллап. Авыл белән ара элек тә өзелмәгән анысы, әти-әнигә һәрчак ярдәм итешеп торганнар.

– Яшь барган саен туган нигез үзенә тагын да ныграк тарта икән, лаеклы ялга чыккач кайтырга дип Сарлыда йорт салып кердек, – ди Таһира апа.

Таһира Усманова – Сарлы кызы. 10 сыйныфтан соң ул Түбән Камада һөнәри белем ала һәм Шакир исемле егет белән гаилә корып, шунда төпләнеп калалар.

Биредә ул озак еллар дәвамында кош-корт фабрикасында тукландыру буенча зоотехник булып эшли. 

Авылга кайткач та гаилә күпләп мөгезле эре терлек асрый башлый, бер елны баш саны 12гә кадәр җитә. 

Биш ел элек Усмановлар күпләп кош-корт асрауга күчәләр. Без аларга килгәндә өмәнең нәкъ кызган вакытына туры килдек. Таһира апа белән Шакир ага мәш килеп үрдәк, индоутка тазарталар иде.

– Алдан чалып, катырган юк, ярминкәгә барыр алдыннан гына әзерлибез, – ди хуҗабикә.

Быел авыл уңганнары йөз баш каз, шуның кадәр үрдәк үстергәннәр. Индоуткалары да бар. Бройлерны әйтеп тә торасы юк, анысын ел әйләнәсе үстерәләр икән.

– Индоутка белән мулард үрдәкләр озаграк, каз белән бер үсә. Ә гади үрдәккә 60-90 көн дә җитә. Туклануга килгәндә, күпчелек арпа белән бодай пешерәбез. Җәй айларында кычытканнан өзгән булмады, – ди Шакир ага.

Бәбкә үстерү — бик зур игътибар таләп итүче үтә нәзберек эш. Аларны сәгать саен ашатырга, эчертергә, кыскасы, бәби сыман карарга кирәк. Әмма Усмановлар бер дә зарланмый, үзләре башкарган эшләреннән тәм һәм ямь табып яшәүчеләр алар.

– Авылда гомер итеп, мондый эш белән дә шөгыльләнмәсәң, кара-каршы утырып телевизорга гына текәлеп утырыргамы? Алай итсәң, дөньяң бармый шул, – диләр алар.

Каурый-мамык чималы да югалмый. Таһира апа уртача зурлыктагы бер мендәргә ун каз мамыгы кирәк булуын әйтеп аптыратты.

– Иң әйбәтләрен, йомшакларын гына сайлап алам. Яхшылап юып, юка гына итеп җәям дә, дүрт көн дәвамында киптерәм, – ди ул.

Әнә шулай, пенсиядә булсалар да, кул кушырып утыра торганнардан түгел Усмановлар, таң аттымы, тыпыр-тыпыр йөгерәләр. Эшсөяр гаиләдә үскән өч малай да кечкенәдән тик тормый. Бүген инде читтә яшәсәләр дә, әти-әниләренең төп терәкләре һәм киңәшчеләре дә алар.

Таңсылу САНИЕВА,
Азнакай.

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X