16+

Айдар Галимов ни өчен әнисенең йөзен кызарткан?

Миякә районының Олы Кәркәле авылында гомер итүе Бибинур һәм Миңлегани Галимовлар җырчы улларының төрле чагын хәтерли...

Миякә районының Олы Кәркәле авылында гомер итүе Бибинур һәм Миңлегани Галимовлар җырчы улларының төрле чагын хәтерли...

Бүген ул - ике республикның да халык артисты, Дәүләт җыелышы-Корылтайның элекке чакырылыш депутаты, чит төбәкләрдә "Башкортстан татары" маркасын югары тотучы шәхес. Ә бала вакытта тиктормас авыл малае булган, күршеләрнең абзарында янгын чыгуга да сәбәпче булган.

“Балачакта, никтер, һәрвакыт утка һәм шырпыга тартыла идем. Күрше малае белән аларның абзарына менеп, ут кабыздык. Миңа 6 яшь, күрше малае бер яшькә олырак. Ничек исән калганбыздыр. Зур янгын чыкты. Безне район үзәгенә допроска алып бардылар.

Иң кыены - әнинең “Улым, шулкадәр йөземә кызыллык китердең бит!” дип әйтүе булды. Күңелгә үтеп керерлек итеп әйтте. Гомер буе әнидән шул сүзне янә ишетмәс өчен тырышып яшәдем. Шулкадәр йөрәккә уелып калды. Уеннан уймак чыгару шулдыр инде”, — дип сөйләгән Айдар Галимов "ТМТВ" телеканалындагы "Сер булып калсын" тапшыруында.

Фото: vk.com/aidar.galimov

Шул вакытта Бибинур апаның улы өчен гарьләнүе көчле булган, күрәсең...Беренче һәм соңгы тапкыр да шунда булгандыр, мөгаен, дип яза "Кызыл таң"

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading