Шәһри Казан

Айсылу Габдинова: «Кайнанам улын Казанга авыр җибәрде»

Айсылу Габдинованы халыкка «Алабута» җыры танытты. Әмма ул халык җырларын башкарырга да, эстрадада да чыгыш ясарга сәләтле. Өстәвенә Айсылу – бик уңган хуҗабикә дә. Социаль челтәрдәге сәхифәсендә нинди генә рецептлар белән бүлешми!

Илфак Шиһапов һәм Айсылу

Айсылу Габдинова сәхнәдә беренче ел гына түгел. Әмма аны халык Илфак Шиһапов белән эшли башлаганнан соң гына таныды ди­сәм, ялгыш булмас. Яшь кызның тәҗрибәле продюсер белән эшли башлавы, әлбәттә, халык арасында имеш-мимешләр, гайбәтләр дә тудырмый калмады. Айсылу бу уңайдан үзе нәрсә уйлый икән?

– Илфак абый – гаиләмнең якын дусты, әтием белән бик тыгыз аралаша иде. Хәтта синең белән эшләмәсәм, рәхәтләнеп әтиең белән хезмәттәшлек итәр идем, андый кешеләр башка юк, дия иде. Ә минем өчен ул – укытучы, киңәшче булды. Өстәвенә, әтиемнән дә олырак кеше. Әлбәттә, кешеләрдә ­стереотип­лар бардыр. Продюсер да булгач, мөнәсәбәтләр булырга тиеш, дип уйлыйлар бит. Әле ярый ир-ат белән хатын-кыз арасындагы мөнәсәбәтләр хакында сүз барса. Егетләр белән ир-атлар эшләсә, алар арасында да мөнәсәбәтләр бар дигән сүзләр китереп чыгаралар. Илфак абый гаиләбезнең чын дус­ты булды һәм хәзер дә аның кызы Зәринә минем иң якын дустым. Икебез дә Илфак абыйны бик юксынабыз.
Илфак Шиһапов белән башка төрле мөнәсәбәтләрнең булуы мөмкин түгел, дип саный җырчы.

– Без беренче тапкыр Илфак абый белән «Яңа Гасыр» каналында бер тапшыруда очраштык. Икебез дә анда кунаклар идек. Янәшә утырганлыктан, икебезгә бер микрофонны бүлештек. Шунда сөйләшеп киттек. Ул әтине дә белә булып чык­ты. Кайчандыр бергә эшләгән дә булганнар. Без танышканда, Илфак абый Илназ Гарипов белән эшли иде. Әмма чыгыш ясау өчен хатын-кыз тавышы эзләгәне ачыкланды. Шуннан аралашып киттек. Тиз генә контракт буенча эшли башламадык, башта студияләргә барып, җырлар яздырып карадык. Эшли алабызмы дип, шикләнә идем башта үзем дә. Халыкта продюсерлар җырчыларны үзләренә кирәк вакытта гына файдаланалар, акча эшлиләр дә, аннан «чыгарып ата» дигән фикер бар бит. Мин дә башта бик уйладым, аннары соң инде аның белән эшли башлавым ялгыш булмавын аңладым. Илфак абый продюсер да түгел ул, иҗат белән кайный торган кеше иде. Башкалардан минем «продюсер продуктны сата да акча эшли», дигән фикер ишеткәнем бар иде. Илфак абыйны исә беренче чиратта иҗат кызыксындырды. Ул авылларда ­шәхси концертларымны куя башлады. Концертка 15 кеше килсә дә, без борылып кайтып китми идек. Бу ­синең өчен дәрес, синең өчен кирәк, дип, шуның белән янып яши идек, – ди Айсылу продюсер белән эшчәнлеге хакында.

Билгеле инде, һәр эштә дә кешелеклелек сыйфатлары тәэсир итми калмый. Укучы белән укытучымы, табиб белән авырумы, кибетче белән сатучымы — нинди генә профессиядә дә кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләре өстен чыга.
 
– Илфак абый кебек яхшы, чис­та күңелле кешеләргә шоу-бизнес­та урын юк. Нечкә күңелле, чиста күңелле булуы үзен харап иткәндер дә, дип уйлыйм. Ул шул кадәр кешеләргә ышана, сабый бала кебек ачык күңелле иде һәм ул кешеләрнең алдашуын, хыянәтне бик нык авыр кичерде. Бик кешелекле булды һәм минем андый кешеләрне очратканым да юк. Аның белән сәгатьләр буе сөйләшеп утырып була иде. Миңа – 20, аңа 40 яшь булса да, аерманы сизми идем. Чөнки ул сабый бала кебек нык ихлас булды.

Айсылу үзе дә элегрәк кешеләргә ышанучан булган. Әмма тормыш тәҗрибәсе безне үзгәртә бит.
– Мин бик ышанучан, әмма ул ышану югала бара. Яныңда бер-ике якын кешең булырга мөмкин, ләкин күбрәк үзеңә генә ышануны күбрәк хуплыйм. Минем белән бик якын аралашкан, минем хакта бик күп нәрсә белгән кешеләр читкә барып, минем хакта начар әйберләр сөйләп йөрүчеләр дә булды. Андыйларны элегрәк гафу итеп, аралашуны дәвам итә идем. Хәзер үзгәрдем. Гафу итәм, әмма тормышымнан алып атам, – ди Айсылу.

Иҗат һәм Айсылу

Әгәр продюсер эшли торган икән, әлбәттә, аның белән иҗат итү күпкә җиңелрәк, дигән фикердә Айсылу.
– Бүгенге заманда сәләт кенә роль уйнамый, акчасыз бер нәрсә дә эшләп булмый. Радиога, телевидениегә чыгу ул акча белән бәйле. Җырны сатып алырга, эшкәртергә кирәк. Барысы да коммерциягә килеп төртелде. Яшь җырчылар өчен бик авыр вакытлар хәзер, без бик авыр чорга эләктек. Синең тавышың нинди генә матур булмасын, нәрсә генә эшләсәң дә, ярдәм итүчең, акчаң булмаса, әллә ни алга китеп булмый, – ди Айсылу Габдинова.
Җырчы кыз үзе татар эстрадасына кереп киткәнче, аның белән бик кызыксынмаган. Төгәлрәге, бөтенләй дә эстрада җырларын тыңламаган, классик әсәрләрне үз иткәнгә, опера һәм балет театрына йөрүне өстенрәк күргән.

Реклама

– Хәзерге вакытта минем өчен татар эстрадасында яратып тыңлый торган, аның концертына йөри торган кеше юк. Талантлылар юк түгел, әмма хәзерге йолдызлар арасында үземә кумир таба алмыйм. Танылган җырчылардан шундый фикер ишеткәнем бар: «Дөрес җырлау, яхшы җырлау беркемгә дә кирәкми. Кеше белән гади булырга кирәк. Шунда алар сине аңлаячак». Әлбәттә, гади булу кирәк. Әмма тамашачыны без сәнгать, мәдәният белән тәрбияләргә тиеш. Төп максат бит шул. Безнең эстрада белән яшьләрне тәрбияләп булмый, – дип фикер белдерә Айсылу.
Моның сәбәбен ул җырларның сыйфатсыз булуында күрә. Нәкъ шундый җырлар хит булып китә. Хит исә — бер-ике җайлы гына сүздән торган такмак җырлар, ди җырчы. Моны бетерү өчен ул сәнгать советлары булдырырга һәм сәләтле яшьләргә акчасыз да телевидение, радиога чыгуны тәэмин итәргә кирәк дип саный.

– Тамашачы өчен сайлау мөмкинлеге дә булырга тиеш. Тик классика белән эстрада концертын сайлаганда, кеше икенчесенә барачак. Чөнки аңа җиңеллек, ял итәргә кирәк. Бик сирәк тамашачы, үзе билет алып, классик музыка концертына барачак. Акча артыннан куу, билгеле инде, сәнгатьне бетерәчәк. Гади бизнесны карасак та, кешегә кирәкле, ихтыяҗ булган әйберне саталар. Хәзер халыкта җиңел музыкага ихтыяҗ бар. Әлегә сәнгать яхшы якка күтәрелә дип әйтеп булмый. Яхшы җырлаучы, сәләтле яшьләр бар. Әмма акчасы булмаса, алар беркемгә дә кирәкми. Үзем классик җыр­чыга укыдым. Шуңадыр­мы миңа, син нык дөрес җырлыйсың, дип әйтәләр, язалар. Җиңелрәк, халыкчанрак җырларга кирәк, дип «киңәш» бирүчеләр дә бар.
Элек авторлар җырларны үзләре тәкъдим итсә, хәзер популяр булу өчен текстларны да, көйләрне дә сатып алырга кирәк. Айсылу сүзләренчә, ул сатып алган иң кыйммәтле җыр 15-20 мең сумга төшкән. Бу – җыр яздыру, аранжировкалардан тыш, әлбәттә.

Гаилә һәм Айсылу

Быел Айсылу кияүгә чыкты. Белгечлеге буенча, ире – энергетик. Чиләбе егете. Әмма язмыш булгач, 1000 чакрым ара да яшьләр мәхәббәтенә киртә була алмый. Динислам иҗат кешесе булмаса да, татар җанлы булуы аны Чиләбе өлкәсе Татар конгрессына китергән һәм бәйрәмнәрдә, төрле чараларда чыгыш ясаган, җырлаган да. Татар концертлары оештыру белән дә шөгыльләнгән.
– Без Чиләбегә өч тапкыр концерт куярга бардык. Беренче тапкыр баргач, булачак ирем белән таныштым. Икенче барганда, без языша, аралаша башладык. Өченче тапкыр баргач, ул мине очрашуга чакырды. Без аралаштык һәм китәр вакыт җиткәч, безгә бик моңсу булып калды. Шунда бергә булыр­га теләвебезне аңладык. Аралаша башладык. Ул минем янга Казанга, 1000 чакрым араны узып, эшләрен ташлап килә иде. Бер көнгә булса да килде. Үзен ул бик яхшы яктан күрсәтте. Озакка сузмыйча, миңа тәкъдим ясады. Чын ир-егет сыйфатлары бар аңарда. Хәзер бит егетләр кызлар кебек. Аларга игътибар күрсәтергә кирәк. Кызлар да егетләргә бүләкләр сайлап йөри. Динислам исә әтиләр кебегрәк тәрбияле, – ди Айсылу.
Гаилә коргач, яшьләр берара Чиләбедә яшәп ала, чөнки Динисламга Татарстан башкаласында эш табылмый. Айсылуга ике атна анда, ике атна Казанда булырга туры килә. Динисламга үзенең туган шәһәрен, туганнарын ташлап, Казанга күченү дә җиңел бирелми, әлбәттә. Тик булачак балаларын татар мохитендә тәрбияләү теләге яшь гаиләне Казанда төпләнергә дигән карарга этәрә.

– Каенанам миңа үз кызына караган кебек карый. Яшь аермабыз 20 яшь тирәсе генә булгач, дус кызлар кебек аралашабыз. Хәзер дә еш аралашып торабыз. Чиләбедә андый кызлар юк, диде. Улын Казанга авыр җибәрде, әмма сезгә анда яхшырак булачак дип, хәер-фатихасын бирде. Улын бик ярата, гәрчә иремнең әле тагын энесе булса да.

Яшь гаилә әти-әниләреннән аерым яши. Бер аш бүлмәсендә ике хуҗабикә була алмый дип саный җыр­чы. Өстәвенә, Айсылу инде 22 яшьтән үк әти-әнисеннән аерым тора.
Ирен Айсылу әтисенә охшата. Тышкы кыяфәтләре дә, тавышлары да хәтта охшаш икән.
– Әти-әниләр белән танышканда, мин бик дулкынланган идем. Ул әти-әнисе белән поездда килде. Бик җылы очрашу булды. Мин үскән гаиләдә безнең әти баш кеше. Үземнең гаиләдә исә бар нәрсәне дә уртага салып сөйләшәбез.

Ә гаиләне ишәйтү турында нәрсә уйлый икән яшь парлар? Анысы хакында да сораштым.
– Бер урында утырырга яратмыйм, гел – хәрәкәттә. Бер көн өйдә ятсам, миңа авыр була башлый. Әлбәттә, бала кирәк инде. Алла боерса, бер генә дә түгел. Әмма озак­лап өйдә утыру дигән әйбер мине бераз шикләндерә. Аллаһы Тәгалә ничек куша, ничек бирә инде. Махсус менә шул вакытта бала алып кайтабыз дип, әлегә планлаштырмыйбыз, – ди Айсылу.
Айсылуның иҗатында да, гаи­ләсендә дә бар да яхшы булуын теләп калам!

Лилия ЛОКМАНОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: