16+

Бала тәрбияләргәме, эшкә йөрергәме?

Балага ике яшь тулып узгач, әти-әниләр «Дәүләт порталы»ндагы бакчага чират тору битен ешрак караштыра башлый. Һәрхәлдә, бездә шулайрак. Бала туып, туу турында таныклыкны кулга алуга чиратка бассаң да, 3 яшь тулып узганда да бакчага эләкмәүчеләр шактый. Ясле турында әйтеп тә торасы юк. Андыйларга ярый әле ярдәмгә шәхси балалар бакчалары, балалар үзәкләре килә. Кемдер исә няня яллый.

Бала тәрбияләргәме, эшкә йөрергәме?

Балага ике яшь тулып узгач, әти-әниләр «Дәүләт порталы»ндагы бакчага чират тору битен ешрак караштыра башлый. Һәрхәлдә, бездә шулайрак. Бала туып, туу турында таныклыкны кулга алуга чиратка бассаң да, 3 яшь тулып узганда да бакчага эләкмәүчеләр шактый. Ясле турында әйтеп тә торасы юк. Андыйларга ярый әле ярдәмгә шәхси балалар бакчалары, балалар үзәкләре килә. Кемдер исә няня яллый.

Теләсәң – татарча, теләсәң – кытайча!
Шәхси балалар бакчалары белән мин җәй башында кызыксына баш­ладым. Бала әле бәләкәй кебек тоелса да, өйдә аңа минем белән генә күңелсез. Аралашу җитми. Шәхси йортта яшәгәнлектән, күрше-тирәдәге балалар җәй көне авылларга таралыша. Көнгә берничә сәгатькә генә булса да, балалар янына йөртү максаты белән, рай­оныбыздагы бакчаларны барлый башладым. Ә алар төрле...

Шәхси бакчаларның күбесенә 1,5 яшьтән алалар. Әмма 1 яшьтән бирергә мөмкин булган бакчаларны да табарга мөмкин.
Мин караган барлык бакчаларда да диярлек чит телләргә өйрәнергә була. Күбесендә рус һәм татар телләреннән тыш, инглиз, кытай, хәтта испан телләрен өйрәнү мөмкинлеге каралган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: кайбер бакчаларда инглиз телен АКШтан килгән педагог­лар, ә кытай телен шул илдә белем алып кайтучылар өйрәтә. Бу испан теленә дә кагыла. Чит телләргә әле теле ачылып бетмәгән 1,5 яшьлек нә­ниләрне дә өйрәтергә алыналар икән. 

Балачакка вакыт каламы?
Һәр бакчага барып яисә шал­тыратып, барысы белән дә якыннан таныша алмадым. Әмма күбесенең сайтлары яисә социаль челтәрләрдә шәхси сәхифәләре бар. Балаларга нәрсә тәкъдим итүләре, аларның көне ничек узуны күзаллау өчен анда бөтен мәгълүмат та бирелгән. 

Менә сезгә бер бакча мисалы. Бирегә баланы бакчага сигездән дә соңга калмый китерергә кирәк. Чөнки биредә алар көнне физик күнегүләрдән башлый. 
Аннан беренче иртәнге аш. Аштан соң музыка яисә бию белән шөгыльләнү. Шулай ук көннең беренче яртысында сөйләм телен үстерү, логопед белән шөгыльләнү яисә балалар психологы белән аралашу каралган. 

Билгеле инде, болар­ның барысы да уен фор­масында уза. Гадәттә, мон­дый программалар өч яшь­кә кадәр каралган. Өч яшь­тән олырак балаларга математикага төшенү, рәсем ясау, аппликацияләр ясау, фитнес та өстәлә. 
Бала үскән саен, бакчада прог­рамма да төрлеләнә бара. Дүрт яшьтән соң бу бакчага йөрүчеләрне – инглиз теленә, биш-алты яшьтә язарга, укырга өйрәтә башлыйлар, мәктәпкә әзерлиләр. 

Баланың физик яктан нык булуын теләүчеләр өчен дә тәкъдимнәр шактый булып чыкты. Өстә санап кителгән шөгыльләрдән тыш, спорт залы, йога һәм бассейнлы бакчалар да бар. 

Ашау көнгә биш тапкыр. Менюда яшелчә, җиләк-җимеш, ит ризыклары бар. 

Акчаң гына җитсен!
Шәхси балалар бакчасына йөрү, дәүләтнекенә караганда, шактый кыйммәтрәк, билгеле. Әгәр дә баланы ярты көнгә калдырсаң, бу – гадәттә, иртәнге җидедән көндезге уникегә кадәр, бәяләр 6,5 мең сумнан баш­лана. Кайберләрендә – 7, кайсыдыр бакчаларда ярты көн тору 12 мең сумга кадәр җитә. 

Бала көн дәвамында бакчада булсын дисәгез, кимендә 10 мең сум чыгарып саласы булачак. Бу – мин тапкан иң арзан бакча. Ул Авиатөзелеш районында урнашкан. Бакчаның территориясе зур түгел. Күп катлы йортның беренче катында. Балалар уйный торган зур бүлмә, шунда ук алар көндезге йокыларын да туйдыра. (Караватлар бүлмәнең стенасы буенча урнаштырылган.) Ашханә аерым, ризыкларны үзләре пешерә. Төркемдә 15кә якын бала. Аларны ике тәрбияче карый. Атнага бер тапкыр хореограф белән шөгыльләнәләр. Көндез урамга һава суларга чыкмыйлар, чөнки бакчаның шәхси территориясе юк. Әти-әниләр дә шуңа урамга чыгып йөртүгә каршы, дип аңлатты миңа үзе дә тәрбияче булган бакча хуҗасы. 

Мин барганда инде сә­гать кичке 6 тулып килә, ба­ла­ларны алып бетергәннәр диярлек. Ике генә сабый калган. Шуларның берсенә –1 яшь тә 3 ай. 
«Безгә килгәндә, әле мү­кәләп кенә йөри иде, ике атна дигәндә, башкалардан күреп, йөреп китте. Өченче ай инде бакчага йөртәләр үзен», – ди тәрбияче ханым. Бел­мим, никтер, елмаеп кына тора торган бу сабыйны мин чын күңелемнән кызгандым. Дөнья куып, акча эшлибез дип, балаларыбызның үс­кәнен дә күрми калабыз лабаса. Аларның бала чагы бер генә, ә эшкә гомер буе йөрисе...

Бераз читкә киттем, гафу. Әйт­кәнемчә, монысы мин тапкан иң бюджетлы вариант иде. Финанс хәле яхшы булганнар өчен Казанда бик тә текә балалар үзәге бар. Мин анда әле балам туганчы, эш буенча булган идем. Шунда ук, эх, барлык бакчалар да шундый булсын иде дип, бар нәрсәгә сокланып, авыз ачып йөрдем. 
Әлеге үзәкнең башкалада бер­ничә филиалы бар. Балалар өчен өч төрле төркем тәкъдим ителә: полилингваль төр­кем, кембридж төркеме һәм бала белән әни бер­гәләп шөгыльләнә ала тор­ган өстәмә белем бирү төр­кемнәре. 

Беренче төркемгә йөрүче ба­лалар 4 яшькә кадәр инглиз теле буенча шөгыльләнә, ана теле инглиз теле булучыдан дәресләр ала, татар һәм кытай телләренә өйрәнә, музыка, физкультура, йога белән шөгыльләнә, сөйләм телен, әйләнә-тирәне танып белү сәләтен үстерә ала. Бакчада психолог һәм балалар табибы да штатка алынган. 

4 яшьтән соң өстә санап кителгән программага математика, язарга өйрәнү, рәсем сәнгате, актерлык осталыгы, хореография, логопед белән шөгыльләнү өстәлә. 5 яшьтән баланы мәктәпкә әзерли башлыйлар. 

Бу төркемдә уку әти-әнигә аз да түгел, күп тә түгел – 27 мең сумга төшәчәк. Шуны әйтеп китәргә ки­рәк, территориясе әлеге балалар үзәгеннән шактый кечкенә булган, әмма берничә чит тел өйрәтә торган бакчаларда да түләү 26 мең сум тәшкил итә. 

Балагыз инглизчә генә сөйлә­шүен телисез икән, ул чагында Кембридж программасы нигезендә белем бирә торган төркемгә языла аласыз. Анда айлык түләү 40 мең сум тәшкил итә. Тәрбия, дәресләр инглиз телендә генә, рус телле ассистент белән уза. 

Бакчаның актлар залы, спорт залы, сенсорлы моториканы үс­терү кабинеты, ком терапиясе кабинеты, музыка классы, сәнгать клубы бар. Һәр төркем өчен аерым йокы бүлмәсе, юыну бүлмәсе булдырылган. Шул­ай ук балалар һавада да йөри. Моның өчен то­тып алынган бакча территориясе җиһазландырылган.

Ишетегез безне, җитәкчеләр!
Шәхси балалар бакчасына 1 яшьлек баласын яшь ана яхшы тормыштан илт­мәгәндер. Ана буларак ул да баласын сагына, ярата, аның өчен борчыла һәм миңа калса, баласының беренче адымнарын да күрә алмавына, әлеге дә баягы акча кирәклектән эшкә чыгуы аркасында үзен сүгәдер. Тик нишләтәсең?! Тормыш шулай корылган. Ярый да, әгәр эшләгән акчаң бакчага түләргә, ипотекаңның бурычын ябарга һәм азмы-күпме ашарга җитсә. Тик 20-25 меңгә эшләп, шуның 13 меңен бакчага түләсәң, юлга, балага кием-салымга китүен санасаң, яшәргә әллә ни калмый да. 

Совет заманын тирләп-пешеп сүгәбез. Тегесе начар булган, монысы җитмәгән. Тик миллионлаган халкы, шул исәптән балалары булган СССРда яслеләр эшләп торган! 
 

Лилия МИНСАФИНА.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X