16+

Бала язмышын җимермик

Гаиләдә эчкече булу – иң аяныч факторларның берсе. Ул гаиләне генә таркатып калмый, ә баланың күңел тынычлыгын, психологиясен дә нык какшата. Гаиләнең һәр әгьзасы эчкече белән яшәү аркасында психологик яктан стресс кичерергә мәҗбүр.

Бала язмышын җимермик

Гаиләдә эчкече булу – иң аяныч факторларның берсе. Ул гаиләне генә таркатып калмый, ә баланың күңел тынычлыгын, психологиясен дә нык какшата. Гаиләнең һәр әгьзасы эчкече белән яшәү аркасында психологик яктан стресс кичерергә мәҗбүр.

Шулай ук физик халәткә дә зыян килә. Бигрәк тә бу рольдә хатын-кыз, ана кеше булса, хәл икеләтә авырлаша. Хәмер кулланучы гаиләләрдә үскән балалар игьтибарга, җылы сүзгә, үзләрен аңлауга мохтаҗ булалар. 

Берничә пунктны аерып үтәсе килә:
1. Бала  психик үсеше ягыннан, яшьтәшләре белән чагыштырганда, артта кала. 
2. Аралашу дефициты барлыкка килә. Чөнки ананың эше күп, исерек ир көйлисе бар, аның да психологик халәте нормада түгел. Ул балага кычкыра, ачулана башлый, барлык ачуын баладан ала. Шул сәбәпле бала үз эченә бикләнә, ата-ана өчен ояла, алардан курка башлый, үзенә нәкь шундый гаиләләрдән “дуслар” таба. 
3. “Адаптация чоры” дигән төшенчә бар. Баланың кемгә дә булса, яисә нәрсәгә дә булса ияләнүенең нигезе гаиләдә салына. Мондый гаиләләрдә тәрбия алган бала өчен яңа коллективта үз урынын табу, аралашу бик авыр, күп очракта алар адаптация чорын уза алмыйлар. Һәм инде психо-эмоциональ яктан зур проблемалар кичерәләр. 
4. Нейротик бозылулар йорттагы тотрыксыз, киеренке хәл аркасында барлыкка килә. Бала үзен артык хис итә. Әти-әнисенең кайсы вакытта нинди кәефтә буласын белми. Болар барысы да невроз үсешенә ярдәм итә. Йокысызлыкка, пассивлыкка, тирә-юньдә булган вакыйгаларга, кешеләргә карата ваемсызлыкка китерә.

Шуны да әйтергә кирәк, мондый гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга түбәндәге үзенчәлекләр хас:
1. Күңелдә булган борчу хисләрен башкалар белән уртаклашырга теләмәү. 
2. Түбән үзбәя. 
3. Системасызлык. 
4. Уйлау сәләтенең тоткарлануы.
5. Тиз кызучанлык. 

Болар барысы да шәхеснең деформацияләнүенә китерә: 
- бала тормышта үз-үзен таба алмый;
- хәмер сукмагына кереп китә; 
- тормышта һәрчак корбан позициясен ала;
- башкаларга карата көнчелек хисе өстенлек ала; 
- агрессив була, хәтта физик җәберләүләргә дә омтылыш барлыкка килә.

Үсеп үз гаиләсен коргач, еш кына ата-ана язмышын кабатлый, ул тормыш шундый булырга тиеш дигән уй белән яши, бу гаилә моделен кабул итә. Мондый очракларда мин психологка барырга киңәш итәр идем. Гаиләдә ата-ана үрнәк булып яшәргә, килеп туган проблемаларны бергә хәл итеп, балаларының тормышы, киләчәге турында уйлап яшәсәләр иде. 

Педагог-психолог Гөлүсә Низаметдинова

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X