16+

Балаларга, оныкларга нишләргә? Аларга без күргәне дә күренми әле…

Исәнлегемә рәхмәт. Югыйсә, гомер юлым икенче төрлерәккә китәр иде – ни булмас кеше белән: читкә тайпылышлар, авыр кичерешләр, уңышлардан баш әйләнешләр, хыялларда төртелешләр, уңышсызлыклар, үкенечләр, тагын-тагын...

Балаларга, оныкларга нишләргә? Аларга без күргәне дә күренми әле…

Исәнлегемә рәхмәт. Югыйсә, гомер юлым икенче төрлерәккә китәр иде – ни булмас кеше белән: читкә тайпылышлар, авыр кичерешләр, уңышлардан баш әйләнешләр, хыялларда төртелешләр, уңышсызлыклар, үкенечләр, тагын-тагын...

Болай уйланып утырырдай яшькә дә җитмәс идем. Ярый әле байтак гомерем Совет елларына туры килде. Үземне хәтерли белгәннән бирле эшләп үстек. Сабый чак түшәмгә асылган силәле бишектә тирбәлеп үткән – анысы истә түгел. Елый башласам, марляга имчәк сыман итеп төрелгән, авызда әвәләп ипи каптырганнар. Инде идәнгә төшеп йөрисе килгән чакларда бишектән еш мәтәлеп төшкәләгәнмен. Әни: “Бу баланың башына зәгыйфлек килгәндер, акылы булмас”, - дип әйткәләгәне әле дә хәтердә. Үскәч, үзем дә аңа: “Шулаерак бит, әни, син уйлаганча – улыңа “җитеп” бетми бит!” – дия торган идем. “Аллага шөкер! Акыллы бала булып үстең!” – дип канәгатьлек белдереп, әппәр итеп куя иде, сөенеп. Инде тәпи йөри башлагач, бераз вакытка, өйдә үземне генә калдырып киткән чаклары да булды – эшкәдер. Ашыйсым килсә, лакан өстенә марля белән суын сыгарга элеп куелган эремчекне барып имә идем – сабыйлыкның сабыерак чагындагы гадәтем коткара – бишектәге вакытын әйтәм.

Энем тугач, эшләр җайланды – безне карарга бик матур гына тәрбияче апа таптылар. “Ник әниегез карамый?” – диярсез. Кая ул вакытта хәзерге кебек өчәр ел бала карап яту әни кешегә – атна-ун көн, марш – эшкә!

Менә урамга чыгып уйнарлык яшькә җиттем. Күп икән анда балалар – көне-төне уйныйбыз. Әлбәттә, өйдәге һәм тыштагы эшләрне эшләп бетерсәң, ягъни ишегалдың себерелгән булса, капка төбең чиста булса, каз бәпкәләреңне көтәргә туры килмәсә, бакчада чүп утарга кирәкмәсә, кичен сарык-сыер-бозау көтүдән кайтса – син уйнарга хаклысың. Әле, вакыты җиткәч, җиләккә барасы була, печән чабасы-җыясы малларга, утын әзерлисе кышка, чикләвеккә – урманга. Балык та тотасы килә бит... Шулай җәебез үтә дә китә, юньләп уйный алмый да калабыз. Ләкин шунысы файда – эш белеп үсәбез. Үскәнбез.

Хәзерге балаларга үзенчә рәхәт – телефонда, көне буе диванда аунап, дөньяда нинди әшәкелек бар, шуны карап яралар. Безгә андый нәрсәләрне карау тәтемәде – без бәхетлеме булганбыз, әллә хәзерге балалармы? Әйтегез!

Мәктәптә укый башладык. Чүпрәк букчабызда ике, күп була – өч китап. Ашарга бер телем ипи. Аны ничек әле башкалар алдында оялмыйча ашап утырасың? Кемдә бар, кемдә юк бит ул... Сәгать бергә яки икегә өйгә кайтып җитәбез. Ә дәрестә укытучы апабыз сөйләгәннәрне авызыбызны ачып, дикъкать белән тыңлап утырабыз. Чөнки алар бик матур сөйлиләр һәм без бик кызыгып тыңлыйбыз. Хәтеребез яхшы, тиз отып калабыз. Ярым-ярты ач йөрсәк тә. Хәзер генә ул мәктәптә туйганчы ашаталар, кайберләренә ошамый да әле, сайланып, ямьсезләнеп, ризык актарып, чирканып утыралар. Безгә булсын иде әле ул вакытта әлеге нигъмәтләр, кадерен белер идек. Шуңа карамастан без туган илебезгә, Ватаныбызга тугырыклы булып үстек. Чөнки барыбыз да бертигез шартларда, игътибарга, мөнәсәбәткә тарыдык һәм илебезнең һәр үсешенә сөенеп яшәдек, укыдык, эшләдек, лаеклы уллары, кызлары булырга тырыштык.

Без имтиханнарны да горурлык хисләре белән бирдек, ул безнең өчен бәйрәм генә иде. Белә идек белемне яхшы үзләштергәнебезне. Чөнки укытучыларыбызның хезмәтен, укучылары өчен җан-тәнен биреп, көч куеп эшләгәннәрен аклыйсыбыз барын аңлый идек. Хәзерге кебек шакмак тутырышлы түгел иде ул имтиханнарда. Аны да әле күпләр дөрес тутыра алмыйлар. “Отличниклар”ның кайберләре югары уку йортларына имтиханнарны тапшыра алмаган бит әле быел... Түрә балаларыдыр инде...

Әйе, институтлар да тәмамладык. Сынатмадык. Үз белемебез үз тырышлыгыбыз белән. Эшлибез. Хәзерге “учёный”, “түрә токымнары” арасында сер бирмибез. Әнә компьютерлары артында утырсыннар! Вирус кергән саен безгә килеп ялваралар: “Ике икең ничә була?” – дип. Әнә безнең балалар илебезне яклыйлар, аларныкы чит илгә чыгып качкан, яки шунда яшиләр. Әтиләре монда милек саклый: йә депутат, йә зур түрә, йә начальник, йә генерал тылда, йә абруйлы дин әһеле,  йә төрмәгә качкан бәндә. Әлегә.

Ә без һаман патриот! Ил көчәйсен, аңа авырлык килмәсен дип, зарплата да күп сорамыйбыз. Гарипләргә, авыру балаларга, исән калыр өчен йортын, торган җирен ташлап китәргә мәҗбүр булган гаҗизләргә гуманитар ярдәм җыябыз. Дөньябызга тынычлык теләп, догалар укыйбыз.

Безгә шулай язгандыр... Без күрәсе килгәнне дә, күрәсе килмәгәнне дә күрдек инде. Менә балаларга, оныкларга нишләргә? Аларга без күргәне дә күренми әле…

Алмаз ХӘМЗИН

Язмага реакция белдерегез

6

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading