16+

Баллы кәнфит урынына – китап

«Салават күпере» редакциясе 6 ай эчендә 10 китап әзерләгән. Аның сигезе инде басылган, тагын икесе шушы бер ай эчендә укучылар өстәленә килеп җитәчәк. Гомуми тиражлары 18 меңгә якын.

Баллы кәнфит урынына – китап

«Салават күпере» редакциясе 6 ай эчендә 10 китап әзерләгән. Аның сигезе инде басылган, тагын икесе шушы бер ай эчендә укучылар өстәленә килеп җитәчәк. Гомуми тиражлары 18 меңгә якын.

Алар – әти-әниләр дә, укытучылар да, тәрбиячеләр дә төрле яклап куллана алырлык методик әсбап.

«Салават күпере» редакциясе бик зур башкара. Алар журналлар да чыгара, китаплар да бастыра, интернетта да балалар өчен затлы татарча контент та әзерли. Балалар китап укымый, дигән сүз белән бөтенләй килешмим. Бу ата-аналарның нинди үрнәк күрсәтүе белән бәйле, мөгаен. «Хәзерге замана балалары интернетта утырса да, дөньяны тану китап ярдәмендә башкарыла. Балаларны кызыктырырлык әйберләр татар телендә булса, телгә мәхәббәте дә булачак. Безнең максат – күп итеп төрле, файдалы, дөньяны тану, хәреф өйрәнү өчен китаплар чыгару. Бу эшне тагын да зурайту турында уйлыйбыз», – диде «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков. Китаплар интерактив, аларны телефон белән бергә кулланып, балаларны тагын да кызыктырырга була. QR-кодлы татарча китапларны да «Салават күпере» редакциясенең беренче булып эшли башлавын искәртте җитәкче.

Әлеге китаплар республиканың һәр балалар бакчасында булырга тиеш. «Салават күпере» журналы баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина аларны тарату мөмкинлеген сорап, Мәгариф һәм фән министрлыгына мөрәҗәгать иткән. Ләкин мәгариф һәм фән министры урынбасары балалар бакчасында хәрефләр өйрәнелмәвен һәм программага кертелмәгән әйберне балалар бакчасына тәкъдим итә алмавын әйткән. Әни кеше буларак, шәхсән мин дә Зилә Зиннур кызының бу тәкъдимен хуплыйм.

Казан шәһәренең «Татар телендә тәрбия-белем бирүче 415нче балалар бакчасы»ның өлкән тәрбиячесе Гөлназ Сафиуллина да «Салават күпере» редакциясе чыгарган «Күңелле әлифба» басмасы һәр балалар бакчасында булырга тиеш дип саный. Аның сүзләренчә, ул – дәүләт стандартларына туры килә торган менә дигән китап. «Программа буенча балалар бакчасында хәреф өйрәнү каралмаган. Әлеге китап белән без аваз өйрәндек. Бала авазны күрмичә, ишетмичә, язу күнекмәләрен булдырмыйча исендә калдыра алмый», – диде ул Гөлназ Сафиуллина. 

«Салават күпере» журналының әдәби мөхәррире, китаплар авторы Гөлнара Хәйдәрова сүзләренчә, редакциядәге һәр хезмәткәр әкият яза. Алар бөтен эшне күмәкләшеп эшли. Яңа чыккан әкият китаплары – рус телле балалар өчен дә зур бүләк, чөнки алар ике телдә язылган. 

Гомумән, «Салават күпере» редакциясе чыгарган һәр журнал, китап – зур бүләк. Баллы күчтәнәчләр урынына шундый файдалы әйберләр бирергә гадәтләнсен иде әти-әниләр. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading