Шәһри Казан

Балтырганга түгел, безгә көн бетәргә мөмкин?!

Узган елны, Сосновский балтырганы таралган мәйданнар картасын булдырганнар, киләсе елдан аларга каршы көрәшү өчен акча да бүленеп биреләчәк, дигән хәбәрне ишеткәч, халыкның җанына тигән әрсез, шуңа өстәп үзе агулы да булган бу үләнгә көн бетә икән дип сөенгән идек.

Иртәрәк шатланганбыз булып чыкты, тендер буенча җиңеп, аны бетерүгә алынган компания бу эштән баш тарткан. Башланган эш – беткән эш дигән гыйбарә һәр очракка да туры килми икән шул.

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдүс Габдрахманов журналистларга хәбәр иткәнчә, Татарстанда балтырганга каршы көрәш башланган. Дөресрәге, башланган булган һәм шуның белән тәмамланган да. Тик шулай да министр урынбасары тынычландырырга ашыкты, ничек булса да, беренче адым ясалган, 536 гектар мәйданның 100 гектар җире беренче кат эшкәртелгән. Узган җомгада компания алга таба эшләүдән баш тарткан. Быел чүп үләне белән көрәшкә 10 млн сум акча бүлеп бирелгән булган. Конкурста җиңгән компания аны 4,5 млн сумга төшергән. Нәтиҗәдә үзләре тәкъдим иткән суммага сыешмыйсыларын аңлаганнар. Киләсе елда кабат тендор игълан ителеп, эш дәвам итәчәк, дип ышандырды Илдүс Габдрахманов.
Исегезгә төшерәбез: ел башында Татарстан Дәүләт Советы депутатлары балтырганга каршы көрәшү өчен дәүләт программасын эшләү мәсьәләсен кузгатты. Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведевка шундый мөрәҗәгать кабул итте. Мөрәҗәгатьнең асылы Сосновский балтырганын куркыныч үсемлекләр төркеменә кертеп, дәүләт программасы эшләү һәм аны финанслаудан гыйбарәт.

«Россия авыл хуҗалыгы үзәге» мәгълүматлары буенча, 2012 елда Татарстан территориясендә балтырган 109 гектарга якын мәйданга таралган булган. 2017 елда – 109 гектар, ә узган 2018 елда 536 гектар җирдә ачыкланган. Ил буенча алганда, 2017 елда әлеге чүп үләне 51 мең гектар, 2018 елда 80 мең гектар мәйдан биләгән. Балтырган республиканың 24 районында табылган. Ул иң күбе Арча, Биектау, Питрәч, Балтач, Лаеш районнарында теркәлгән.  Казанда да юк түгел. Башкала бистәләрендә, аерым алганда Коры елга, Тынычлык бистәсендә, шулай ук Миллениум күпере янында балтырган үсә дигән мәгълүмат бар.

Балтырган тиз тарала һәм аның белән көрәшү тәҗрибәсе әлегә юк. Аны, нигездә, йә кул белән чабарга, яки гербицидлар белән яндырырга туры килә. Белгәнегезчә, агулы балтырган тигезсез җирләрдә, су буйларында, бакчачылык ширкәтләрендә үсә. Ике очракта да балтырганга каршы көрәшү ысуллары катлаулы. Кул белән эшләгәндә, бу бик озакка сузыла, гербицидларны исә су буйларында, бакчачылык ширкәтләрендә куллану дөрес түгел. Моңа өстәп балтырганны яз һәм көз көне эшкәртергә кирәк. Май ахыры-июнь башында – химик һәм механик эшкәртүне сорый, җәй уртасында гербицидлар ярдәмендә яки кулдан чабыла.

Реклама

Сосновский балтырганы сәламәтлек өчен куркыныч үлән. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, соңгы ике елда 480 кеше балтырганга тәнен пешергән. Чүп үләненең согы агулы, ул тән тиресенә тиеп, кояш нурлары астында пешерә, күзгә тисә, бөтенләй сукыр калу куркынычы бар. Исе дә көчле, аллергия китереп чыгарырга мөмкин. Пешкән тәнне кояш нурларыннан сакларга кирәк. Ялгызыгыз гына көрәшергә алынган икән, кулыгызга перчатка киегез, тәнегезне каплый торган кием киегез.

2017 елда Коми республикасында булган бер хәл шау-шу куптарган иде. Балалар йортында тәрбияләнү яшүсмерләргә бина территориясендәге балтырганны чабарга кушканнар, саклану чаралары турында исә кисәтмәгәннәр. Нәтиҗәдә балаларның тәннәре пешкән.

Тарихка килсәк, "Чүп үләннәре патшасы", "җир агуы", хәтта "Сталин үче" дип аталган Сосновский балтырганын Үзәк Россиягә узган гасырның 50 нче елларында Грузиядән керткәннәр һәм терлек азыгы сыйфатында үстерелә башлаган. Әмма тиздән аның сөткә әче тәм бирүе һәм начар оеу ачыкланган, моңа өстәп кеше сәламәтлеге өчен дә куркыныч тудыра. Белгечләр әйтүенчә, балтырган – хәйләкәр үсемлек, орлыклары җиргә бер төшеп, биш ел рәттән шытып чыга ала. 45 градус суыкта да ул өшеми, 40 градус эсседә дә үзен яхшы хис итә.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: