16+

Балык Бистәсе кызлары челтәр үрә

Челтәрдән үрелгән якалар, төрле бизәкләр, брошкалар... Барысы да шундый зәвыклы, матур, күз явын алырлык. Кызганыч, бүген аларны бәйләүчеләр генә юк диярлек. Ә менә Балык Бистәсендә бу һөнәрне кабат торгызырга булганнар.

Балык Бистәсе кызлары челтәр үрә

Челтәрдән үрелгән якалар, төрле бизәкләр, брошкалар... Барысы да шундый зәвыклы, матур, күз явын алырлык. Кызганыч, бүген аларны бәйләүчеләр генә юк диярлек. Ә менә Балык Бистәсендә бу һөнәрне кабат торгызырга булганнар.

Ун ел инде Балык Бистәсендә челтәр үрү түгәрәге эшләп килә. Рәмзия Фәттахова җитәкчелегендәге «Яңарыш» төркеме кызлары Татарстанга челтәрләре белән танылырга да өлгергән. Еш кына Алабугада уза торган Спас ярминкәсендә катнашалар, аларның челтәрләрен сораучылар күп. Күптән түгел районда узган балык бәйрәмендә дә кызлар бу эшләнмәләрдән мода күрсәткән. 

Балык Бистәсе элек-электән балык тоту, ювелир эшләнмәләр ясау һәм челтәр үрү белән танылган булган. Рәмзия апа сөйләвенчә, челтәр үрү белән Балык Бистәсендә XVII гасырда шөгыльләнә башлаганнар. Алпавыт кызы Екатерина Донаурова бик матур рәсемнәр ясый торган булган, ул челтәр үрү белән кызыксынып китә, авылдагы кызларны да бу һөнәргә өйрәтә. Челтәр үрү буенча Балык Бистәсендә мәктәп тә ачыла. Соңрак артель сафка баса. Балык Бистәсе челтәрләре Мәскәүгә, Петербургка, хәтта Америкага кадәр тарала. Кызганыч, тора-бара бу шөгыль югала, челтәр үрүчеләр калмый. Бүген Рәмзия Фәттахова районның күрке булган челтәр үрүне кабат торгызырга тели. 

– Казан мәдәният һәм сәнгать университетында укыган чакта безне төрле кул эшләренә өйрәттеләр. Шунда челтәр үрүне дә үзләштердек. Районда мәдәният йорты каршында челтәр үрү түгәрәге ачарга булдым. Җиде кеше шөгыльләнә. Атнасына ике тапкыр түгәрәккә балалар йөри. Максатыбыз – югалып барган һөнәрне киләчәк буынга тапшыру. Хәзер төрле күргәзмәләрдә, милли бәйрәмнәрдә эшләребезне тәкъдим итәбез, – ди Рәмзия Фәттахова. 

Челтәр үрү җиңел түгел. Кызлар җиде-сигез таяк ярдәмендә ике ысулны кулланып үрә. Бары сыйфатлы җитен җепләр генә файдаланалар. Алар эшләгәндә, таякчыклар бәрелгән тавышлар гына ишетелә. Күлмәккә бер яканы үрү өчен айга якын вакыт кирәк икән. Челтәрләп үрелгән әлеге эшләнмәләр бик зәвыклы булып санала. 

Рәмзия апада 70 ел элек үрелгән челтәр үрнәкләре дә саклана. Челтәр эшләнмәләр белән кызлар калфакларны да бизиләр. Балык Бистәсенең символы булган балык рәсемен дә тастымал итеп үргәннәр. Тиздән Балык Бистәсе районы кабат челтәр үрүчеләре белән дан тотар әле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading