16+

Башта - күршесен, аннан үзен үтергән

Чаллыда фаҗигале хәл. Берәү башта – күршесен, аннан үзен үзе үтергән.

Чаллыда фаҗигале хәл. Берәү башта – күршесен, аннан үзен үзе үтергән.

“Челнинские известия” язганча, Тукай районының “Малиновка-1” башкачылык ширкәтендә 4 сентябрьдә канкойгыч вакыйга була. Чаллы шәһәрендә яшәүче берәү үз-үзенә кул салыр алдыннан туганына шалтырата да, бакча буенча күршесен үтерүе турында хәбәр итә.

Баксаң, күршеләр арасында күптәннән конфликтлы ситуацияләр булып торган. Бер-берсен күрә алмаган алар, еш кына ызгышып көн күргәннәр. Гәрчә икесе дә инде 70кә җитеп килүче бабайлар булган алар. Беренчел тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, төнлә белән ир-ат күршесенең күкрәгенә пычак кадый. Алган җәрәхәтләреннән тегесе шунда ук җан бирә. Шуннан инде үтерүче үзенә үзе кул сала. “Үтерү” маддәсе буенча эш ачылган.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading