16+

Батыр эзләреннән йөргән чакта Алиш һаман сакта

15 сентябрь халкыбызның талантлы һәм батыр улы Абдулла Алишның туган көне.  Быел тууына 114 ел булуга багышланган тантананы башкалабызның Пионерлар урамында урнашкан 20нче гимназиядә башлап җибәрделәр. Бу аңлашыла да. Әлеге уку йорты менә инде берничә ел  Алиш исемен лаеклы йөртергә тырыша. Биредә "Алиш варислары" дигән  музей да бар.

Батыр эзләреннән йөргән чакта Алиш һаман сакта

15 сентябрь халкыбызның талантлы һәм батыр улы Абдулла Алишның туган көне.  Быел тууына 114 ел булуга багышланган тантананы башкалабызның Пионерлар урамында урнашкан 20нче гимназиядә башлап җибәрделәр. Бу аңлашыла да. Әлеге уку йорты менә инде берничә ел  Алиш исемен лаеклы йөртергә тырыша. Биредә "Алиш варислары" дигән  музей да бар.

Ул Татарстан язучылар берлегенең Алиш премиясе лауреатларына, танылган балалар язучыларына багышланган. Аларның китаплары һәм шәхси әйберләре куелган  бу музей сыйныф бүлмәсе дә булып хезмәт иткәнгә , монда татар теле һәм әдәбияты дәресләре тагын да тәэсирлерәк уза. Еш кына очрашуларга әдипләр үзләре дә киләләр.

Хәзер бу гимназиядә укучы малай-кызларны һәм өлкәннәрне һәр иртәдә Алиш каршы ала һәм фатиха биреп озатып  та кала башлады. Ике ел элек гимназия ишегалдына  Алишның бюстын урнаштырдылар. Директоры, балалар шагыйрәсе Рәхимә Арсланованың күптәнге хыялы иде бу. Һәм бер аныкы гына да түгел. Алишның батырлыгына сокланган һәм талантының көчен белгән бик күпләрнеке.  Чөнки без - исәннәр барыбызның да Алиш рухы алдында түләп бетерелмәгән бурычыбыз бар. Башкалабызда Алиш исемен йөрткән урам да юк, һәйкәл дә куелмаган. Ярый инде, шушы гимназия һәм аның ишегалдындагы бюст бар. Батыр әдипнең туган көненедә туганнарына, каләмдәшләренә, иҗатын яратканнарга килергә, хөрмәтләп чәчәк салырга бер  урын. Быел да пыскаклап сибәләп торучы  көзге яңгыр да гимназия ишегалындагы бәйрәмне истә калырлык итәргә комачаулый алмады.

17 сентябрь көнне башкалабызда башланган искә алу тантанасы Алишның туган ягында Спас районы Көек авылында дәвам итте. Башкаладан килгән бер төркем әдипләрнең: Рафис Корбан, Равил Рахмани һәм мин (Алиш премиясе лауреатлары) саны быел  нишләптер, бик аз - өч бөртек кенә иде. Бу исемгә 2004 ела ук алып, аңа лаеклы булырга тырышам үзем. Шуңа бер генә елны да Көеккә бармый һәм бу хакта матбугатта язмый калганым юк. Әйе, элек шау- гөр килеп, автобус тутырып бара идек Алиш туган якка. Авыл мәктәбендә дә балалар саны күбрәк иде. Быелгы уку елында бу мәктәптә 13 бала белем ала икән. 13 - бәхетле сан, диярсең аннары.

Чөнки балалар тырышлар: укытучылары белән бергәләп туган як музеена экспонатлар да җыйганнар, ветеран укытучыларына багышлап стенд та төзегәннәр. Күрше Буряково мәктәбенең  филиалы гына булса да. Батырларның туган авылларындагы мәктәпләрне  ябып куярга ярамый. Көектә дә туган авылы мәктәбен якларга-сакларга Алиш үзе баскан. Шуңа да авылдашлары бик рәхмәтле аңа. Олысы да, кечесе дә. Шуңа да  бюсты гөлчәчәкләргә күмелгән. Юк, авылдашлар гына түгел, райондашлары да. Бәйрәмгә күрше мәктәпләрнең дә килүе һәм буш кул белән дә түгел (Алиш әсәрләрен сәхнәләштереп), шул рәхмәтнең матур бер мисалы. Район җитәкчеләре дә кырларда урып-җыю баруга карамастан, хәтер бәйрәмендә булырга тырыштылар.

Абыйларын шулай хөрмәт итүгә туганнары кардәш-ырулары да сөенеп туялмый. Әнә әниләре бер туган булган Гөлшат апа Сөнкишева да инде шактый олы яшьтә булуга, юл озынлыгына да карамастан, туган якларына кайтып, бу хөрмәтне тагын бер тапкыр үз күзләре белән күреп шатланды. Дәү әнисе Алиш турында гел сагынып сөйли, ишек шакыган саен: "Абдуллаҗанымдыр?!" - дип өметләнә торган булган дип искә алды ул. Исән булса, Чаллыдан Илдар әфәнде Алишев та килгән булыр иде. Тик узган ел явыз үлем аны арабыздын алып киткән. Өрлектәй өч улы әтиләренең эшен дәвам итеп, Алиш рухына тугры калып, әниләрен дә алып килгәннәр гаиләләре өчен дә мөһим булган әлеге чарага.

Бәйрәм тантаналары Көектән район үзәге Болгарга  күчте. Башта Алишның музеенда, аннары Болгар тарихи тыюлыгында, аның да дөньяда иң зур коръән саклана торган махсус бинасында дәвам итте. Татарстан республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы менә өченче ел инде рәттән Татарстаннан читтәге 28 региондагы татар мәктәпләрендә укучылар арасында Алиш әсәрләрен популярлаштыруны, туган телебезгә мәхәббәт арттыруны максат итеп конкурс уздыра.

Болгарга әлеге бәйгенең җиңүчеләре: Чувашстанның Батыр һәм Комсомол районы вәкилләре һәм Ульяновск өлкәсенең Мәләкс гимназиясеннән дә мөгаллимнәр килгән иде. Монысы аеруча сөендерде. Шунда ук Алишның киләсе елда булачак 115 еллык юбилеена старт та бирелде. Татар яшәгән барлык төбәкләрдә дә киң колачлы итеп уздырырга җыенуларын хәбәр иттеләр аны оештыручылар. Бик әйбәт булыр иде. Алиш аңа бик лаек. Аннары мондый чаралар үлгәннәргә түгел, исәннәргә кирәк. Бүгенгедәй катлаулы матавыклы чорда рухны, кыйбланы югалтмыйча исән калыр өчен кирәк.  

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Язмагызны сокланып та, шатланып, көенеп тә укыдым, Йолдыз ханым, бик тәэсирле язгансыз. Алишларның батырлыгына горурлана белүче яшьләрне үстерергә бурычлыбыз. Авыллар, андагы мәктәпләр, укучылары да бетәргә тиеш түгел. Рәхмәт проблемаларны күтәреп чыгуыгызга. Надия

    Мөһим

    loading