16+

Беләзекле концерт: тагучысы – күп, сораучысы юк

Казанда сайлау участоклары ябыла, ә халык өчен сайлау шаукымы әле кичке сәгать 10га кадәр дәвам итәчәк: “Казан Арена” стадионы янында сайлау уңаеннан оештырылган концерт шул вакытта бәйрәм салюты белән төгәлләнә.

Беләзекле концерт: тагучысы – күп, сораучысы юк

Казанда сайлау участоклары ябыла, ә халык өчен сайлау шаукымы әле кичке сәгать 10га кадәр дәвам итәчәк: “Казан Арена” стадионы янында сайлау уңаеннан оештырылган концерт шул вакытта бәйрәм салюты белән төгәлләнә.

...Стадион янындагы тукталышта шәһәрнең 5нче номерлы трамваендагы халыкның күпчелеге төшеп калды. Арада кулларына кәгазь беләзек такканнары да шактый, сөйләшүләре дә сайлау, стадион янындагы концерт темасына барып тоташа.

Безнең халыкка “бушлай” дип тәкъдим итсәң, шуны кулга төшерер өчен соңгы акчасын да чыгарып бирергә әзер, диләрме әле? 8 сентябрь – Бердәм тавыш бирү көнендә башкала халкы өчен “Казан Арена” стадионы янында бушлай бәйрәм концерт оештырылачак, моның өчен сайлау участогына килеп тавыш бирергә һәм “Я проголосовал! / Мин тавыш бирдем!” кәгазь беләзегенә ия булырга гына кирәк дигән хәбәр дә яшен тизлегендә таралып өлгерде. Тавышын да бирдек, волонтерлар һәр тавыш биргән кешегә таратып йөргән беләзекләрне дә кулга тактык.

Алдаганнар гына булып чыкты – стадионда кулдагы беләзекне сорап караучы да булмады. Хәер, сәхнәгә якына төшкән халыкның инде беләзектә эше юк иде инде. Сәхнә йолдызларын сәламләп куллар өскә күтәрелгәндә күренеп китмәсә, беләзек дигәннәрен үзем дә тәмам онытасы булганмын икән.

Ничек кенә булмасын, гаять бай эчтәлекле концерт оештырылган иде. Татарстан һәм Россия күләмендә танылу алган җырчылар чыгышыннан тыш аерым мәйданчыкларда экстремаль спорт төрләре буенча ярышлар һәм күрсәтмә номерлар да оештырганнар. Стритбол, киберспорт зоналары, балалар мәйданчыгы, батутлар да эшли, сыгылып торган тәм-том өстәлләре дә үз кешеләрен табып өлгергән.

Көндезге сәгать 2дә үк яшь коллективлар чыгышыннан башланган концертның төп кызыгы берничә сәгатьтән генә башланды кебек.  Сәбәпчесе – Илсөя Бәдретдинова. Халыкның сәхнә янәшәсенә күпләп елыша башлавы да шул вакытка туры килде кебек. Илсөя гадәттәгечә булдырды – үзе дә шактый җыр башкарды, коллективына да мөмкинлек бирде, хәтта күлмәген алыштырып чыгарга да өлгерде. Аннан соң сәхнә тоткан татар җырчысы Данир Сабиров бер куплетлы җырдан торган пародиясе, тамагы кибү сәбәпле шешәсеннән генә күтәреп су эчүе һәм берничә җыр башкаруы белән истә калды.

Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразовага “ияреп чыккан” Илдар Хәкимовны да (алып баручылар Гөлназ Сәфәрова белән Руслан Мәҗитов никтер Гүзәлне генә игълан итте) күрдек, парлы җырларын алкышладык, бер-берсенә “җаным” дип тәмле тел белән эндәшүләренә сокландык...

Татар җырчыларын соңрак сәхнәдә “Волга-Волга” вокал-инструменталь ансамбле һәм башка рус җырчылары алмаштырды. Концертның төп кунагы – “Любэ” төркеме булачак, дисәләр дә анысын карарга ук хәл калмады – бии-бии арылган, фото-видеога төшереп телефонның хәтере тулган иде инде. Ләкин караган кадәре күңелгә сары май булып урнашты.

Данир Сабировның “Любэ” төркеменә пародия ясап, татарча җырлавына канәгать булып, салютны гаилә әгъзалары белән балконга гына чыгып карарга килешенеп, кабат 5нче номерлы трамвайга сикердек. Менә анысында алдамыйлар – беләзекне дә карыйлар, бушка алып та кайталар. Әлеге беләзек шәһәр транспортында бушлай йөрү мөмкинлеге бирә, ләбаса.

Беләзегегезне төн уртасына кадәр ташламый торыгыз – Казанда Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар көнендә кайбер җир өсте шәһәр пассажир транспорты һәм метрополитен эш көнендәге кебек 23.30 сәгатькә кадәр хезмәт күрсәтә.

Анна Арахамия фотолары
 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading