16+

«Бер авылдан ике шагыйрь күбрәк түгелме соң ул?»

Лена Шагыйрьҗан: Казан – Әтнә – Күлле Киме, Каенсар, Көекләре... Без инде – шул маршрутның Җәяүле бөекләре.

«Бер авылдан ике шагыйрь күбрәк түгелме соң ул?»

Лена Шагыйрьҗан: Казан – Әтнә – Күлле Киме, Каенсар, Көекләре... Без инде – шул маршрутның Җәяүле бөекләре.

 «Кайвакыт дус-ишләр, шаярыпмы, әллә чыннан да аптырапмы: «Бер авылдан ике шагыйрь күбрәк түгелме соң ул?» – дип тә куялар. Минемчә, күп түгелдер. Гәрчә бик сирәк очрак булса да», – дип яза авылдашым, Татарстанның халык шагыйре, Тукай премиясе лауреаты Лена Шагыйрьҗан. Актаныш районы, Пучы авылында туса да, «гәрчә анда тумасам да, мин Сибгат аганың (Cибгат Хәким) якташы, авылдашы», – дип яза ул. Сибгат Хәким яшь коллегасы Лена Шагыйрьҗанның иҗатын тирән бәяли. Шагыйрәнең күңелендә аның «Җылы сүзе» истә калган. Ленаның «Дәвамы бар» дигән шигырь кырына шагыйрь: «Тукайча шәп!» – дип язып куйган... Авылдашының иҗатын гел күзәтә, ир шагыйрьләрдән дә өстенлеген күрсәтә ул: «Лена Шакирҗанова шигырьләре ошады миңа, ачыла бара бу шагыйрь, ныгый, тирәнәя, хисләр, кичерешләр катлаулана, карашлар киңәя, тема зурая. Поэзиягә хатын-кызлар үзенчә, үз сүзләре белән килә. Позицияләре нык, ир шагыйрьләрнең хәле мөшкел! 29.11.79. С.Х.»

Ни өчен шулай? Лена сүзгә игътибарлы. Аның «Сүзләр... Сүзләр» дигән асыл эссесы бар. Шунда ул сүзләр белән сөйләшә, аларга соклана, учларында тотып карый: «Кояш кебек балкып торган нурлы сүзләрне күргәнегез бармы?.. Алар балачак һәм мәхәббәт иленнән... Ә менә кайбер сүзләр караңгыда яши, яктыдан курка... Кайбер сүзләр татлы һәм баллы, бәлзәм кебек сихәтле һәм шифалы – кашыкка салып кына йотарлык. Ә кайберләре сеңер сыман, чәйнәп-чәйнәп тә йотып җибәрер хәл юк». Аның шигъри җыентыкларының исемнәре дә ни тора? Мәсәлән, «Сагынмаклык», «Боҗра вә Хөҗрә». «Сагынмаклык» дигән сүз халыкта киң урын тапмый, әмма күңелнең иң нечкә җепселләрен җилкетә торган сүз. «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»ндә ул «Сагынганда карар өчен булган истәлек әйбере» дип аңлатыла.

Бөек рус шагыйре Александр Пушкин бакыйлыкка күчкәч, рус шигъриятенең дәрәҗәле байрагын Михаил Лермонтов тотып ала. Лена да нәкъ шулай, Сибгат абый кулыннан эстафетаны алып, аны тиешле югарылыкта йөртә. Лена Шагыйрьҗанның «Сагынмаклык» дигән истәлекләр китабында да Сибгат Хәкимгә зур урын бирелгән. Аның бу җыентыкта шагыйрьгә булган игътибары, ихтирамы чиксез.
Ни өчен без Ленаның иҗатын шулай тәфсилләп бирдек соң? Чөнки безне Лена үзе моңа рухландырды, ләззәтле хисләр дөньясында кайнарга сеңлесе Луара аны искә алу кичәсендә мөмкинлек бирде. Ә хәзер кичәнең үзенә кайтыйк.

2018 елның 13 гыйнварында авылдашыбыз Лена Шагыйрьҗан безне үз янына җыйды. Дөресрәге, без аны искә алу кичәсенә җыелдык. Ленаның безнең арадан китүенә бер ел вакыт узса да, бу искә алу кичәсе шагыйрә турындагы истәлек-хатирәләрне кабаттан яңартты.
Кичә бик җылы һәм эчкерсез атмосферада үтте. Сеңлесе Луара катнашучыларның күңелләрен тетрәндерерлек итеп алып барды. Кичәдә татар халкының затлы, зыялы һәм мәртәбәле шәхесләре дә катнашуы очрашуны тагын да бизәде. Алар арасында шагыйрьләрдән Равил Фәйзуллин, Рәдиф Гаташ, Галимҗан Гыйльманов, Рәмис Аймәт, Камал театрының баш режиссёры Фәрит Бикчәнтәев, артистлар Алсу Гайнуллина, Зөлфирә Зарипова, Илдус Әхмәтҗанов, Люция Хәмит, Илтөзәр Мөхәммәтгали, Фәнис Җиһанша, радио-телевидение хезмәткәрләреннән Әлфинур Хисами, Нурания Җамали, якташыбыз Гөлназ Шәйхи, туганнары, авылдашлары бар иде. Бөек Ватан сугышы ветераны, шагыйрәнең укытучысы Нәкыя апа Сафарованың катнашуын аерым билгеләп үтәргә кирәк.

Мәктәптә укыганда, Ленаның да, Луараның да мандолина түгәрәгенә йөрүләрен искә төшереп үтте ул. Мандолина моңнары, халык көйләре бәлки бу ике кызны зур сәнгатькә китергәндер.
Күңел Ленаның юклыгына һаман да ышанмый. Ышанасы килми! Авылыбызның гүзәл кызының шигъри дөньясы, күңел көрлеге белән безне мәңге әсирлектә тотар.

С.Сабирова, Татарстанның атказанган укытучысы,
Р.Каюмова, укытучы-пенсионер.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading