16+

"Бер генә йотым икмәкне авыз тутырып чәйнәп йотасы килгән бала чагым..."

“22 июнь – туган көнем. Тик ул көнне беркайчан да бәйрәм кебек кабул итмәдем. Ул сугыш башланган көн”, – ди Баулы шәһәрендә яшәүче, сугыш чоры баласы Сиринә Хәлиуллина.

"Бер генә йотым икмәкне авыз тутырып чәйнәп йотасы килгән бала чагым..."

“22 июнь – туган көнем. Тик ул көнне беркайчан да бәйрәм кебек кабул итмәдем. Ул сугыш башланган көн”, – ди Баулы шәһәрендә яшәүче, сугыш чоры баласы Сиринә Хәлиуллина.

“Туйганчы ипи ашыйсы иде...”
Һәр кеше дөньяга туганчы, аның язмышы, күрәчәге алдан язып куела. Кешеләр һәрберсе төрле булган кебек үк, язмышлар да берсен-берсен кабатламый, кеше гомерен кеше яши алмый. Борынгылар әйтмешли, маңгайга ни язылса, шуны күрәсе.
– Мин 1942 елның 22 июне көнне Шәмәй авылында алты балалы гаиләдә бишенче бала булып туганмын, – дип сөйли башлады үзенең гади булмаган тормыш юлын күпне күргән, күпне кичергән Сиринә апа. 

Ул кечкенәдән үк бик шук, укырга сәләтле була. Башлангыч белемне дүрт класска кадәр Шәмәй авылында ала, бишенчене Исергәп авылы мәктәбендә укый, алтынчы классны – Томбарлы авылында, ә җиденчене Баулыга йөреп укыган. Ун елга якын “Берлек” колхозында Шәмәй, Томбарлы, Репьевка фермаларында эшләгән. Сиринә апа кайда гына эшләсә дә укырга кирәк дигән теләк белән яши.

Күп балалы гаиләләр сугыш чорларында бик авырлык белән җан асрый. Унар-уникешәр бала булганнарында ул елларда ачлыктан бер-ике генә бала исән калу очраклары да еш була.
– Ай, ул икмәкнең тәмлелекләре! Ипекәйнең исләре! Аны бернинди ризык белән дә чагыштырып булмый шул, – ди Сиринә апа. – Бәләкәй чакта минем бер генә тапкыр да туйганчы ипи ашаганым булмады. Әни аш кебек ризык пешерә иде. Аңа чөгендер, балтырган, кычыткан ише үсемлекләр салалар иде. Ә менә ипи юк! Бүгенгедәй хәтеремдә өзелеп ашыйсы килүләрем. Бер генә йотым икмәкне авыз тутырып чәйнәп йотасы килгән бала чагым. Ипи исен иснәр өчен, бер генә валчык ипи табылмасмы икән дип, савыт-саба шкафының ипи саклый торган бүлемен гел ачып-ябып караганнарым. Ипи саклый торган ул бүлектә ипи бик сирәк була шул. Булган очракта да әз-әз генә бүлеп бирәләр иде без – балаларга. Анысы да ипи тәмен онытмасыннар өчен, бөтенләй ачтан үлмәс өчен булгандыр инде. Шул тартманы чистарткан булып, ипи валчыгы эзләгән көннәрем еш була иде. Берәр валчык килеп чыкса, тел өстенә салып шуны суыра идем. Их, кечкенә генә ул валчыкның тәмлелекләре... Бүген Аллаһка шөкер итеп яшим, тик нәрсә генә ашасам да, ипидән тәмлесе юк инде!

Борчак боткасы һәм чебиләнгән йомырка
– Сугыш тәмамланып, аның михнәтләре беткәч тә, ашлык уңмаган елларда халык ачка бик интекте инде. 1948-1949 еллар тирәсе дип хәтерлим, 1939 елда туган Фәнүзә апам белән һәр көнне бригада йортына ботка ашарга йөри идек. Инәкиләр ындырда ашлык эшкәртәләр, авыл өстендәге ятим, караучысыз калган балаларга да диптер инде, көн саен төшке вакыт җиткәндә бер казан белән борчак боткасы пешерәләр иде. Төшке ашка шул ботканы ашар өчен, кашыкларны тотып йөгерә идек. Халык ачка үлмәсен өчен колхоз фермасында да аерым казанда шулай һәр көн ботка пешереп балаларны ашаталар иде. Бик күп балалар шуның белән генә исән калгандыр дип исәплим.

Иң авыр ел 1949 ел булды. Әткәй бик каты чирли башлады. Өйдә ашарга юк, шул елны инәки Фәнүзә апаны Исергәпкә 1925 елда туган Нурҗәүһәр апаларыбызга төшереп җибәрә. Фәнүзә апа барганда, Нурҗәүһәр апа ипи сала торган була. Фәнүзә апа үзе тәмләп, ипекәйләп чәй эчә, ашый, кунак була. Икенче көнне бер чиләктән артык бодай күтәреп кайтып китә. Мин бит инде аның кайтканын көтәм. Фәнүзә апа кайтып керә дә апасының ипи салганын, мичтән дүрт ипи чыгарганын әйтә. Бер онытмыйм, Фәнүзә апам сөйли, ә мин кычкырып елап җибәрдем. Такмаклап-такмаклап елыйм, нигә апам миңа да ипи җибәрмәгән соң, дип... Күрәсең, Нурҗәүһәр апа бодай кирәгрәк булыр дип уйлагандыр инде.

Әтиебез япон сугышыда аягын өздереп кайткан иде. Шул авыруы дөньядан алып китте аны. Ул тирә-якта танылган, бик сәләтле, абруйлы укытучы кеше иде. Шул аягына гангрена китеп, өч тапкыр операция дә кичерде, барыбер терелә алмады. Өч тапкыр аягын кистеләр. Ачлык, юклык та үзенекен иткәндер инде. Болай да авырлык белән яшәгән җирдән 1949 елның август аенда әткәй вафат булды.
– Әтиемә бәйле истәлекләр бик күп. Тагын берсе искә төште әле, – дип дәвам итте ветеран. – Әткәй бик кызганыч, авыру, ач ята бит. Без Фәнүзә апам белән бакчада чүп утаганда, өч тавык йомыркасы таптык. Әй, шатландык инде! Тизрәк йомыркаларны өйгә кертеп бирдек. Аларны кадерләп кенә алып, көлгә күмдек. Инде пешкәндер дип алып, әрчеп әтигә бирәм дисәм, эченнән чеби яралгысы чыкты. Нәүмиз булып, тиз-тиз генә тагын икесен әрчеп карыйбыз, алары да шулай... Бик кызганыч булды инде, елыйсылар килде.

Бәләкәй энем Сәгыйткә өч яшь тә тулмаган, 1946 елгы бала, ул да мескенкәем ашарга сорап, ашарга эзләштереп йөри. Бервакытны Сәгыйть каядыр югалды. Эзлибез, бер кайда да юк. Хәмдениса әбекәйнең: “Сәгыйтьҗааан, улыыым, син кайдааа?” – дип, сузып-сузып кычкырганы истә тора. Фәнүзә апам белән без дә эзләшәбез. Суга төшкәндәй, юк кына бит! Таба алмыйбыз. Әбекәй, аптырагач, мич капкачын ачып караса, анда безнең апаебез көл актарып утыра, ашарга эзлиме, уйныймы – аңламассың...

Кыш ягарлык утын
– Урманнар тулы утын булса да, авылыбыз урманнар эчендә утырса да, бер ботак алган өчен дә җавап тоткан вакытлар бар иде. Авыл кешесенә кышкылык запас утын әзерләү һәрвакыт иң авыр эшләрдән булды. Салкын кышларда зур авыл мичен чүп-чар ягып кына җылытып булмый, чын утын кирәк. Урманнан исә бер ботак та ала алмыйсың – атка атланган усал урманчылар һәрдаим сакта торалар, аларның үзләре белән мылтыклары да бар. Җитмәсә, никтер аларның барысы да урыс, чуаш, мукшы һәм удмурт кешеләре булалар иде. Гәрчән, Юрас, Прохоров... һәм тагын әллә нинди исем-фамилияләре белән йөрткәннәрен хәтерлим. 
Шулай 1951дәме, 1952 елның көзе дип тә хәтердә калган, Фәнүзә апам белән, бәләкәй “уфалла” арбасы тартып, үзебез белән балтаны да алып урманга таба киттек. Үзебезчә, урман алдындагы кисендеккә юнәлдек. Бу инде сабый күңеле белән, күптән киселгән агачларның төпләрен “урлап” алып кайту нияте белән. Хәзер уйлыйм да, исем-акылым китә, ник ул иске агач төпләрен генә дә кисәргә рөхсәт ителмәде икән? Без бит инде үзебез кебек ятим авылдаш кызлардан ишетеп беләбез, күбесе кышкылык утынны шулай юнәтәләр. Бигрәк тә әтисез гаиләләргә кыен булды инде. Берничә зур төпне көч-хәл белән тамырларын кисеп җирдән аердык, арбага көч-хәл белән салдык. Куллар тырмалып, беләкләр сыдырылып канап бетте. Сөенә-сөенә, кайту юлына чыктык. Безнең өй авылга кергәч тә, урман яклап икенче генә. Үзебез уйлыйбыз, озакка җитәр әле бу төпләр, алар бит бик әкрен яналар дип... Шулчак авыл башында гына урманчының аты күренде. Атын чаптырып безнең якка таба килә инде. Куркудан балтаны да алырга онытып, бәрәңге бакчасы ягына йөгердек. Бәрәңге рәтләре арасында посып кына утырдык.

Әниебез эштән кайткач, елый-елый сөйлибез бу хәлне. Ул арба белән балтаны булса да табып алу кайту уе белән урман юлына менеп китте. Урманчы, без каерган агач төпләрен төрле якка ыргыткалап, бердәнбер бәләкәй арбаны балта белән тураклап, балтаны үзе белән алып киткән була... Менә сиңа, утын! Шул агач төпләре салынган арба тартып барган ике кечкенә сабыйны нәрсә эшләткән булыр иде икән теге явыз урманчы абый? Югыйсә, күрә бит, ачлык, салкын... Никтер болай да авыр тормышны, шулай итеп махсус рәвештә дә авыррак ясаганнар кебек. Ул елларда катып үлүчеләр дә шактый булды бит. 

Тамак ипигә туя башлады
– Җиденче класста укуны бетергәч, күрше кызы белән, колхозның Бәләкәй Томбарлыда урнашкан дуңгыз фермасына эшкә төштек. Иртә таңнан китәбез эшкә, төшке ашка 1930 елда туган Рауза түткәйләргә кереп ашап чыгабыз, фермада кичке эшләр беткәч, кире Шәмәйгә туган авылга җәяүләп кайтып китәбез. Салкын кышта бик тә авыр булды ул юллар: юеш кием, юеш күн итекләр белән кайтып китәбез бит, алмашка эшкә киярдәй киез итек тә юк... Ике авыл арасын узганчы, киемнәр боз булып ката, юеш оекбаш, күн итек аякка ябышып туңа иде... Инәкәй кайнар су агызып аякка боз булып ябышкан итекне куптарып алган чаклары еш булды ул чакларда... Ничекләр түзгәнбездер, белмим. Аннары берәр елдан ферманы Репьевкага күчерделәр, без шунда йөреп эшли башладык. Барыбер безнең өчен ерак иде.

1957-1958 елларда безгә ашлыкны кирәк кадәр бирә башладылар. Менә шунда гына туйганчы ипи ашый башладык. Дүрт ел Репьевкага йөреп эшләгәннән соң, Шәмәйдә тавык фермасы ачылгач, эшкә шунда күчтем. Ул чакта тавык йомыркасына тиендек. Тик теге ачлык вакыттагы пешкән йомыркадан чыккан чебеш яралгылары гына күз алдыннан китмәде.

Аннары мине колхозның комсомол оешмасы секретаре итеп сайлап куйдылар. Актив комсомолка булдым. Эшкә барырга да, кичәләр оештырырга да, концертлар куярга да, спорт ярышларында катнашырга да өлгерә идек. Эшлисе килеп яшәдек, дәртләнеп укыйсы килде, чөнки бу вакытта тамагыбыз икмәккә туя иде инде. Тормышка чыккач, ике бала бар иде, тормыш иптәшем Вагыйз, миңа укырга кирәклеген гел әйтеп килде. Аның ярдәме белән дә мин Бөгелмәнең хисапчылар әзерли торган техникумында укып чыктым диплом алып чыктым. Озак еллар Баулының “Сельхозтехника” оешмасында хисапчы булып эшләп, пенсиягә чыктым.
Тормыш иптәшем дә Шәмәй егете иде. Бик матур яшәдек. Ул мине кадерләп кенә яшәтте. 2007 елда каты авырудан вафат булды. Үлемен бик авыр кичердем. Ярый әле янымда кызларым Ландыш белән Лилия, улым Ленар булдылар. Балаларым да бик әйбәт. Ике кызым да – укытучы, алар бабалары юлын дәвам итүчеләр, ә улым нефть өлкәсендә – икътисадчы. Уңышларына куанып, атна саен тәмле ризыкларымны пешереп балаларымны, оныкларымны каршылап кунак итәм. Без күргән михнәтләрне бер генә сабый да кичермәсен иде дип теләп, догалар кылам. Исән-сау, тук, дөнья рәхәтләрен тоеп, уйнап йөргән оныкларымны алларыма утыртып сөям. 

Менә шулай, тиздән тагын 22 июнь көне җитә. Ул көн балалар өчен минем туган көнем, ә үзем өчен – ул тарихта кара хәрефләр белән язылган сугыш башланган көн.

Индира Сәйфуллина.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Жылай жылай укыдым Инакием белан туткайлар шул иза чигуларен сойларлар иде мархумнар шуларны тоже жылай жылай тынлар идек ипиданда кадерле хорматле бер нида юккккк.

    Мөһим

    loading