16+

«Бер кат кием белән урамда калганнар»

Казанның Авиатөзелеш районындагы Годовиков урамындагы 55нче йортта яшәүче Хәлиуллиннарның ике катлы йорты янып көлгә әйләнгән.

«Бер кат кием белән урамда калганнар»

Казанның Авиатөзелеш районындагы Годовиков урамындагы 55нче йортта яшәүче Хәлиуллиннарның ике катлы йорты янып көлгә әйләнгән.

Әле ярый үзебез исән-сау дип сөенә алар.

 – Өйдә әнием һәм энем генә булган. Әтием эштә иде. Иртәнге алтылар тирәсендә бу. Ул вакытта әнием эшкә китәргә җыенып йөргән. Энем йоклаган булган. Өсләрендә ни бар, шул киемнәр белән чыгып кала алганнар. Янгын сүндерүчеләр ут чыгуы турындагы хәбәр биргәннән соң 40 минут үтеп килгәннәр. Бу хакта әнием әйтте, – дип сөйли Аделина. – Өебезне яңартып, янкормалар ясап куйган идек. Бик читен. Әти-әнием елый да елый әле һаман. Күрәчәгебез булгандыр инде. Язмыштан узып буламы соң?

Хәлиуллиннар үз нигезләрендә яңадан йорт төзергә җыеналар. Әлегә алар күршеләрендә яшәп торалар.

– Утның каян килеп чыкканын белмибез. Әлегә тикшерәләр. Бөтен якыннарыбыз, туганнарыбыз булыша. Аларга рәхмәттән башка сүзебез юк, — ди Аделина.  ярдәм итәргә теләүчеләр Саклык банкына беркетелгән 8 987 294-78-79 телефон номеры аша (Аделина Илдусовна исемендә) акча күчерә ала. Шулай ук 48 размерлы хатын-кыз киемнәре, 50 размерлы ир-ат киеме, 6 яшьлек малай өчен кием-салым кирәк.

***

Янгыннан зыян күрү очраклары хакында көн саен ишетергә туры килә. Аннан саклану өчен гап гади киңәшләрне истә тотарга кирәк.

– Бик тә өлкән яшькә җиткәннәрне һәм сабыйларны өйдә-фатирда ялгызларын гына калдырмагыз.

– Кечкенә балаларга мич яки газ кабызырга рөхсәт итмәгез, үзегез янәшә торганда да сабыйларның шырпы белән уйнавына юл куймагыз.

– Бер розеткага берничә электр приборы тоташтырмагыз.

– Ачык электр җылыткычында кием киптермәгез.

– Сүндерелгән электр җиһазларын (телевизор, радио, өстәл-дивар лампалары) электр челтәреннән тартып алыгыз. Алар, үзләреннән-үзләре кызып, яна башларга мөмкин.

Суыткычлар исә электр челтәреннән өзлексез файдалануга махсус көйләнелгән.

– Бүлмәне газ плитәсе кабызып җылытмагыз, газ приборларын үзлектән төзәтмәгез.

Ашыгыч хезмәтләр телефоны – 112.


Язмага реакция белдерегез

0

0

8

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading