Шәһри Казан

Динар Зиннәтуллин: «Бер лимон 600 граммга ябыктыра»

Үзе көрәшче, үзе клуб мөдире, җырлый да ул, спорт белән дә шөгыльләнә. Бөтенләй бер-берсеннән ерак торган өлкәләрне үз иткән Биектау районының Сасмак авылы егете Динар Зиннәтуллин белән якыннанрак таныштык.

«Горурланырга кирәк» 

Динар – Мүлмә авылы клубы мөдире. Бу вазифада әле бер генә ел эшләсә дә, күп эшләр башкарырга өлгергән 27 яшьлек егет. Хәзер авылдан җырчыларның өзелгәне юк. Нинди артистны чакырырга икәнен Динар үзе генә хәл итми, халык фикеренә колак сала. Хәер, үзләре дә артистлардан ким түгел. Арча педагогия көллиятендә укыган чакта җырларга да, биергә дә өйрәнгән Динар. Авыл үзешчәннәре белән чаралар әзерләгәндә, күрше авыллардан да талантлы яшьләрне тартырга тырыша. Өч сәгатькә сузылган гадәти булмаган быелгы Яңа ел тамашасын Мүлмә халкы әле дә сагынып искә ала. 200 кешелек клубка 300дән артык кеше җыелган булган ул чакта. Җырчы, алып баручы Әбри Хәбриев тә шушы авылдан. Динар, еш кына, аларның «Рәвешләр» төркемен концертларга кунак итеп дәшә икән. 
– Үз авылыңнан чыккан кешеләрне күтәрергә, алар белән горурланырга кирәк, – ди егет. 
Клуб мөдире булганчы шактый һөнәрләрне сынап караган әңгәмәдәшем. Физкультура укытучысы, тренер, мәктәп директоры... Әтнә, Яшел Үзән районнарында эшләп тәҗрибә туплаган. Ләкин кая гына барса да, ниләр белән генә кызыксынса да, балачактан күңеленә хуш килгән, яраткан спорт төре – көрәшне калдырмаган. Бүген Динар Зиннәтуллин – татарча көрәш буенча 1нче категорияле хөкемдар. Татарстанның көрәш федерациясе башкарма директоры, грек-рим көрәше буенча СССРның спорт мастеры Равил Хәйруллин, Россия җыелма көрәш командасының баш тренеры Фәрит Шәйхетдинов белән ул еш кына Россия күләмендә узган ярышларга йөри. 
– Биектау районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Лилия Борһановага, хезмәттәшләремә, әти-әниемә зур рәхмәт инде. Мине аңлыйлар, кирәк чакта ярдәм кулы сузалар, – ди егет. 

Реклама

«Тауга Тун киеп йөгереп менгән чаклар да булды» 

Зиннәтуллиннар гаиләдә өч малай. Динар – игезәк сыңары. Туганы Ленар белән алар биш яшьтән бирле көрәш белән шөгыльләнәләр. Башта Сабантуйларда көч сынашалар, аннары башлангыч сыйныфны тәмамлап, күрше Мүлмә авылына йөреп укый башлагач, бу спорт төрен тренер белән үзләштерә башлыйлар. Динар, көрәш серләренә төшенергә мөмкинлекләр биргәне өчен, Мүлмә мәктәбе директоры Рамил Сәлаховка, шулай ук беренче тренеры Нияз Хафизовка рәхмәтле. Арча педагогия көллиятенә укырга кергәч, остазы Фәнис Зарипов та күп алымнарга өйрәтә аны. Динар төрле ярышларда беренчелекне бирми, үз авырлыгында Биектауда аны җиңүчеләр юк диярлек. Алай гына да түгел, башка районнарда да батыр көрәшче буларак таныла ул. Әйтик, былтыр Яшел Үзән районының Урысбага авылы Сабан туенда батыр калган. 2010 елда имгәнгәч, табиблар көрәшне чикләргә киңәш итәләр. Ул өч операция кичерә, 14 тапкыр кул-аягын сындыра. 
– Аягымда зур гына саморез, кулым да җәрәхәт алган, ләкин көрәшмичә торып булмый. Көрәш үзеңне физик тәртиптә тотарга булыша, тәмәке тартмыйсың, сәламәт яшәү рәвеше алып барасың. Өстәвенә бу – кешеләр белән аралашу, җиңү рәхәте. Шуңа да көрәшләрдә күбрәк хөкемдар булып йөрсәм дә, Сабантуйларда милли уенда катнашмый калмыйм, – ди Динар. 
Берсендә Томскида узган федераль Сабан туена хөкемдар буларак баргач та, җаны түзмәгән, чыгып көрәшкән. Һәм 65 килограмм авырлыкта көрәшчеләр арасында чемпион калган. 

Әңгәмәдәшем белән көрәшкә әзерлек серләрен сөйләшәбез. Даими күнегүләрдән тыш, авырлыкны да нормада тотарга кирәк. Артык гәүдә авырлыгыннан котылу өчен, көрәшчеләр нәрсә генә эшләми икән. Баксаң, бер атнада биш-алты килограммнан котылырга була, ди. Динар әйтүенчә, мәктәптә укыганда, ярышлар алдыннан ашханәдә ризыкның исен генә иснәп китә торган булганнар. 
– Гадәттә, көрәш алдыннан, авырлыкны киметергә кирәк булганда, күп ашамаска тырышасың, кара ит ярамый, ашның шулпасын гына, суны да йотымлап кына эчәсең. Бер коры лимон ашау 600 граммга ябыктыра. Чәйне шикәр белән эчәргә киңәш ителми. Шулай ук мунчада да ябыгырга була. Кемдер агач линейка белән тән тиресен кыра, йә киенеп тирләп ләүкәдә утырып ябыга, ләкин коенырга, юынырга ярамый. Мунчадан сөртенеп кенә чыгасың. Тауга калын тун кигән килеш йөгереп менгән чаклар да булды, – дип шаккатырды Динар. 
Киләчәктә Динар яшьләрне көрәшкә тартырга тели. 
– Көрәшә белгән кеше һәрчак үз-үзен яклый алачак. Бүген татар көрәше дөнья дәрәҗәсенә чыгып килә. Хөкемдарларга да таләпләр катгый, алар кагыйдәләр нигезендә гадел бәялиләр. Көрәшне карап утыру күңелле, ул хәзер матур бара, – ди Динар Зиннәтуллин. 
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: