Була бит ул көзнең дә матур көннәре – җәйгә алыштыргысыз!..
Кояш бик үк баш очында тормаса да – елмая, табигать яшеллектән әллә ни туйдырып бетермәсә дә, сарылыктан куандыра – муллык төсе. Кырда иген урылган, күплектән җыеп алынмаган алмалар җиргә коелган... Нишлисең: бәхетләре кайнатма булып, безне шатландыра, куандыра алмаслар инде. Хәер, җиткән кадәресенә дә шөкер!.. Менә өч-дүрт ел элек кайнатылып, банкаланып бакча базында әрәм килеш ятучылары да байтак.
Редакция тәрәзәсеннән ямьле көз күренешләренә сокланып, шул турыда сөйләшәбез.
– Ай-һай, малай, быел сентябрь шәп килә! – дип әйтеп куйды Идеал дус, унынчы каттагы бүлмә тәрәзәсенең форточкасын ачып. – Бер чыгып утырасы иде табигать кочагына!
Тәнкыйть Барҗылыны мондый хозурлану бик үк канатландырмый. Ул урманда яши – карап туйгандыр. Тыныч кына:
– Соң, әйдәгез, минем бакчага!.. Шәһәрдә тынчып ятканчы... – диде.
Ярар, тәнкыйтьче буларак безнең тарафка, дөресрәге, безнең иҗади хезмәтебезгә, тагын да дөресрәге, аның җитешсезлекләренә ерактан төрттереп әйтүедер дип кабул итик.
Шагыйрь Әфган За-Кир әңгәмәгә кушылды:
– Мин риза, кибеткә барып кайтыйммы?
– Тукта әле, – дип тыйды аны Идеал дус. – Әле бу сөйләшү хәзер үк барабыз дигән фикер түгел бит. Кайчан, ничек?!. Әйдә, көнен билгелик!
Мин сүзне ерактан башладым:
– Егетләр, минем бакчада, инде капкачлары күгәрә башлаган, төрле җимешләрдән ясалган кайнатмалар ята. Нишләтергә була шуларны? Чыгарып ташларгамы, әллә?..
Җөмләмнең очына Идеал дус ялганды:
– Ялгышма, күгәрекнең зыяны юк, аның тышкы ягы гына күгәргән бит, ә эчке ягы эсвижий.
Ул, иреннәренә бармагын куеп, үбеп алды.
– Ымма! Ничек син шуны ничә еллар безгә әйтмичә яшереп яттың? Җыеп монда алып кил син аларны. Әнә шкаф өстендә судан бушаган нихәтле банкалар тора, шуларга тутырабыз да ул вареньеларыңны – әчетәбез. Өлгергәч, офыктан үрелеп караган кояш нурларында беләсеңме ул ничек күренә – алсу шәфәкъ төсле! Шуннан соң, Барҗылыга китәбез.
Идеалның тасвирнамәсен шаккатып тыңлап тордык. Кара, ниләр белә бит!
Дусларымның мондый карарга килүен озакка сузмадым. Ял көннәрендә бакчадагы барлык мәсәреп беткән банкаларны юып, икешәр кат полиэтилен пакетларга тутырып, дүшәмбедә редакциягә атладым.
Көннәр шундый – без мактаганча. Пакетларымның ныклыгын тикшереп, йөгемне селкеп тордым да «Икс Медиа»бызның холлына юнәлдем. Көзнең матур торуына карапмы, ишекләрне ачып куйганнар, әйтерсең лә мине көтеп торганнар – банкаларны шалтыратып, ягъни кулдан ычкындырып, идәнгә төшерәсе юк. Күптән түгел генә җәелгән холл плитәсе буйлап, «вертушка» аркылы үтәсе бар. Пропуск күрсәтергә кирәк, куллар буш түгел. Җитмәсә, вахтерларның да бүген мине белүчеләре эшләми икән. Шулай да, «вертушка»ның яшел утын кабыздылар – бу бит инде үтәргә ярый дигән сүз. Рәхмәт төшкере. Шул вакыт кулымдагы ике пакетым да өзелмәсенме! Банкаларым идәнгә төшеп, көчле шартлау тавышы яңгырады. Вахтерлар икесе дә кулларын югары күтәрделәр. «Террор!» Соңыннан нәрсә булганын аңлап, ах-вах килә башладылар.
– Ай-яй-яй! Хәзер холлга ясалган ремонтны кабул итәргә комиссия килергә тиеш иде, – дип, җыештыручыны эзләргә керештеләр.
Ә мин нишләргә дә белмим. Ике пакетым да ертылып төште бит, ник бер исән банка калсын. Варенье төрле якка кызыл канга охшап, җәелә дә җәелә.
Мәйтәм:
– Пыялаларын кая ташлыйм икән?..
– Синең эш түгел ул, хәзер җыештыручы килә, – диләр.
– Ул күренгәнче, берәр нәрсә эшлим инде, – дим.
Эшкә килүчеләр: «Нәрсә булган монда, нәрсә булган?» – дип, аяк очларына басып, кырыйлап эчкә үтәләр.
Ниһаять, җыештыручы апа күренде. Бик каты коралланып төшкән: чиләкләре берничә, бер кочак чүпрәкләре. Шундук эшкә тотынды. Җәһәт кенә башлаган иде дә, җыештыра торгач, вареньесы бөтен холлга таралды. Мин һаман үземнекен туглыйм:
– Булышыйм инде? Булышыйм!
– Синең эш түгел бу! – ди монысы да.
Көз бит – холлга шөпшәләр кереп тулды. Кешеләр кача. Комиссия дә күренеп алды да ычкынды. Мин дә шылдым, үзе куа бит:
– Комачаулама! – ди.
Редакциягә кердем.
– Банкаларың кайда? – диләр.
Мәйтәм:
– Аста, «вертушка»га кысылып шартладылар.
Шулчак редакциягә журналист дустыбыз Нориман килеп керде.
– Нәрсә булган анда аста? Уборщица, сүгенә-сүгенә, канга охшаган нәрсә җыештыра, үзе: «Булышмады да, хайван!» – дип, кемнедер ачулана, – ди.
Мәйтәм:
– Минем вареньелы банкаларым шартлады.
– Әрәм иткән... – диде Идеал дустым, чын күңеленнән уфтанып.
Кайнатмаларым жәл түгел иде, Идеалны бигрәк кызгандым соңыннан.
Алмаз Хәмзин
Зөлфәт Хөйруллин рәсеме
Комментарийлар