16+

"Бернәрсәсез калдык - бар булган әйберебез янып бетте"

Бәланең кайчан ишек кагуын беребез дә белми дә, сизми дә, күпчелек очракта без моны "күрәчәк" дибез. 16 май көнне Тәтеш районы Урюм авылында янгын чыгып күп балалы гаиләне бернәрсәсез калдыра. 

"Бернәрсәсез калдык - бар булган әйберебез янып бетте"

Бәланең кайчан ишек кагуын беребез дә белми дә, сизми дә, күпчелек очракта без моны "күрәчәк" дибез. 16 май көнне Тәтеш районы Урюм авылында янгын чыгып күп балалы гаиләне бернәрсәсез калдыра. 

Альбина Христофорованың йорты, каралты-куралары мизгел эчендә янып, көл өеменә әйләнә. 
— Бәхетсезлек электр чыбыкларының төзексезлеге аркасында килеп чыккан дип фаразлана. Әлегә тикшерү бара, - диделәр безгә республика гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә. 
Альбина төне буе янгын урынында күз дә какмыйча, пыскып торган урыннар янәдән янып китмәс өчен кизү торган.

— Ничә еллар буе төзегән, күпме көч түккән өебез, гомер буе җыйган мал-мөлкәтебез бер мизгел эчендә янып бетте. Өстебездә ни бар, шуның белән урамда калдык. Документларны да ала алмадык. Үзем янгын чыккан вакытта, балалар белән (ред.искәрмәсе: олы улы армиядә хезмәт итә, уртанчысына 18 яшь, кече кызына 11 яшь) бакчадагы түтәлләргә су сибеп йөри идек.  Йортның түбәсе яна башлады, шул санаулы минутлар эчендә бөтен җирне камап алды. Ут бик көчле иде. мөстәкыйль рәвештә үзебез генә сүндерә алмадык. Ичмасам, йорт-җир дә иминиятләштерелмәгән. Тынычлана алмыйм, янып беткән өйгә карыйм да, елыйм. Ничек яңа йорт төзисе булыр, - ди Альбина Христофорова (Хәсәнова). 
Альбина берничә ел элек ирен югалткан, өч баланы бер үзе тәрбияли. 

Дуслар, изге эш эшләп үзебезгә әҗер-савапларын алыйк әле. Мондый кайгы җиле беребезнең дә ишеген какмасын, бәла-казалардан Ходай үзе сакласын. Тамчыдан күл җыела, диләр бит. Әлеге гаиләгә ярдәм итәргә теләгән кешеләр өчен Сбербанк картасының номеры:  2202 2003 9041 0478.  Альбинаның телефон номеры:  79063249201. 
Алар шулай ук савыт-саба, азык-төлек, көнкүреш техникасы, кием-салым, урын-җир әйберләренә һ.б. мохтаҗ. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эй ходаем газиз аллам.авыр сынау.ходаем бир.сабырлыык.ул эйберлэрне ничеклэр илтергэ соон.ерак.ара бит.

    Мөһим

    loading