16+

Безгә дә килеп җитте. Паникага бирелмәгез!

Коронавирус – Казанда. Япониядә яр буенда ике атна карантинда торган лайнердагы сигез Россия кешесен безнең хастаханәгә кайтардылар.

Безгә дә килеп җитте. Паникага бирелмәгез!

Коронавирус – Казанда. Япониядә яр буенда ике атна карантинда торган лайнердагы сигез Россия кешесен безнең хастаханәгә кайтардылар.

Бу мәгълүмат социаль челтәрләрдә яшен тизлегедәй таралды. Имеш, республика клиник хастаханәсе дә ябылган, халык аптырашта. Берәүләр ник ул кешеләрне Татарстанга кайтарганнар, дип ризасызлык белдерә, икенчеләре исә коронавирус эләктермим, дип борчыла. 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, ул кешеләрне безгә кайтармый мөмкин түгел иде. Чөнки беренчедән, аларның күбесе татарстанлылар, икенчедән, Казандагы йогышлы авырулар хастаханәсе барлык заманча таләпләргә җавап бирә. 

– Барлык нормаларга туры килгән хастаханәбез укытылган персонал белән тәэмин ителгән. Нәрсә кирәк, барысы да бар. Шуңа да киңәшләштек тә, лайнерда булган үзебезнең гражданнарны, бу – җиде кеше һәм бер баланы Казанга кайтартырга булдык,– ди Рөстәм Миңнеханов. 

Табиблар әйтүенчә, куркырлык сәбәп юк. Лайнерда барлыгы 3700 кеше булган, аларның 542сендә коронавирус табылган. Безгә кайтартылган пассажирлар да шул авырулар белән аралашкан. Өчесендә коронавирус ачыкланган. Ләкин, авыру җиңел формада уза.

Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе баш табибы Марат Гатауллин әйтүенчә, бу пациентлар махсус боксларга урнаштырылган, 14 көн буе алар бары медицина персоналы белән аралашып яшәячәк. Аларның һәрберсенә табиблар, шәфкать туташлары хезмәт күрсәтә. Көн саен лаборатор тикшерүләр уздырыла. Персонал махсус киемнәр, медикаментлар белән тәэмин ителгән. Авыруларның исә хәлләре канәгатьләнерлек, тән температуралары күтәрелмәгән. 

Республика клиник хастаханәсендәге карантинга килгәндә, Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте бу хәбәрне ялган, диде.

Хастаханә ябылмаган. Гадәти режимда эшли. Көненә уртача 300гә якын пациентны кабул итә. Дөрес, ОРВИ белән авыручылар саны арту сәбәпле хастанәдә карантин игълан ителгән.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading