16+

"Безнең ишегалды" программасы кысаларында биш еллык эшне өч елда башкарырга кирәк булачак

Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру барышында ишегалды территорияләрен тәртипкә китерү эшләрен өч елда (элек ул биш елга сузыла иде) башкарырга кирәк.

ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин Чаллыда узган зона киңәшмәсендә шулай дип белдерде. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына сылтама белән "Татар-информ" хәбәр итә.

Өч ел эчендә республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә бөтен ишегалларын да норматив хәлгә китерү күздә тотыла. «Бу 10 меңгә якын ишегалды дигән сүз. Соңгы биш елда без юл фонды кысаларында мондый программаны гамәлгә ашырдык һәм республикадагы 3,5 меңнән артык ишегалдын тәртипкә китердек. Саннарны чагыштырсак, өч ел эчендә безгә элек биш елга сузылган эшләрне башкарырга кирәклеге аңлашыла», - ди министр.

Программа буенча ишегалды территорияләре норматив хәлгә китереләчәк. Аерым алганда, асфальт җәю, тротуарлар, балалар мәйданчыклары ясау, яктырту һ.б. эшләр планлаштырылган.

«Безнең ишегалды» программасы 2020-2022 елларда ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ, Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыклары тарафыннан гамәлгә ашырылачак. Аның инициаторы — Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.
 
Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X