16+

"Бүген тагын ике бала килмәде. Чирләп өйдә калганнар...". Җылы бирерләрме?

Җылы язның кайдадыр “буталып” йөрүендә биналарга җылы бирүне өзеп өлгергән коммуналь хезмәт күрсәтүчеләрнең гаебе булмаса да, балалар кызганыч – шәһәрдәге мәктәп һәм бакчаларда салкын булудан зарланучылар артты. Безгә дә килеп тора андый мөрәҗәгатьләр.

"Бүген тагын ике бала килмәде. Чирләп өйдә калганнар...". Җылы бирерләрме?

Җылы язның кайдадыр “буталып” йөрүендә биналарга җылы бирүне өзеп өлгергән коммуналь хезмәт күрсәтүчеләрнең гаебе булмаса да, балалар кызганыч – шәһәрдәге мәктәп һәм бакчаларда салкын булудан зарланучылар артты. Безгә дә килеп тора андый мөрәҗәгатьләр.

“Казанда яшәүче кызымның ике баласы да бакчага йөри. Бакчалары бик тә салкын икән. Кызым, бүген балага курткасын кигезеп калдырдым, ди. Нигә шул кечкенә балаларга бераз булса да ярдәм итмиләр, нигә жылы бирмиләр икән? Акчасын вакытында жыеп ала беләләр бит. Балалар кызганыч, ата-аналары эштә, эшләмәсәң, бала гына карап утырсаң, яшәргә дә кирәк. Безнең балалар йөри торган “садик”лар гына түгел, Казанда бик күп бит алар. Барысына да газны кушып, яңадан жылытып булмыймы икән? Безнең оныгыбыз бакчасында җил чәчәге белән авыручы бала булган. Авылга кайтарыгыз дигәч, сез дә авырып китәрсез, диләр. Кайчаннан бирле салкын, балаларны уйлаучы да юк”, – дип хәбәр итә газета укучыбыз. 

Билгеле булганча, башкаланың күп кенә балалар бакчаларында җылылык күптән өзелгән. Көннәрнең яңгырлы һәм салкын торуына бәйле балалар бакчаларында да, мәктәпләрдә дә салкынча. Дөресен генә әйткәндә, фатирда да, эштә дә туңабыз. Балалар арасында салкын тидереп авыручылар арткан. 

Яңа Савин районында да балалар бакчасында җылылык юк. Тәрбиячеләр әйтүенчә, көннәр якын арада җылытачак. Ул вакыт өчен генә җылылыкны кушып торырлар микән?
– Килендәшем дә Совет районындагы балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Аларга җылыны кабат бирделәр инде. Безгә бирерләр дип уйламыйм. Төркемдә көн саен балалар саны кими бара. Бүген тагын ике бала килмәде. Чирләп өйдә калганнар. Балалар күп булганда бүлмәбез тиз җылына иде. Яллардан соң тиз генә җылынмый шул. Киенеп кенә бетәбез, балалар җылындык дип чишенә башлый. Хәзер дә бүлмәбездә 20 градус җылы. Әмма барыбер туңабыз. Урамда җылынып булмый, гел яңгыр ява. Балалар бакчасында гына түгел, фатирларда да суык бит, – дип сөйли тәрбияче Гүзәл.

Һава торышы әле май азагына кадәр ныклап җылынмаячак. Кояшлы көннәр бу айның соңгы көннәрендә генә булачак. Аңарчы ничек түзәргә? Казан шәһәренең социаль өлкә объектларына хезмәт күрсәтү һәм карап тоту департаменты белгечләре әйтүенчә, Казанда 28 апрельдән җылылык сезоны ябылган. Хәзер инде белгечләр җылылык челтәрен яңа сезонга әзерләү эшләре белән мәшгуль. Аерым төр мәктәпләрдә, моңарчы өзелмәгән булса, аларда да бу атнада җылы бирү туктатылачак дип хәбәр иттеләр. Ә балалар бакчаларына кабат җылылыкны кире кайтару мәсьәләсе идарәче компанияләрнең техник мөмкинлекләргә бәйле булачак, диделәр безгә.

Ишеткән булсагыз, бер атна элек Әлмәттә әти-әниләр соравы буенча балалар бакчаларына җылылыкны кире кайтарганнар иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading