16+

Биш бала анасы Роза Мостафина: «Өебездән куалар»

Редакциябезгә Казаннан биш бала анасы Роза Мостафина мөрәҗәгать итте.

Биш бала анасы Роза Мостафина: «Өебездән куалар»

Редакциябезгә Казаннан биш бала анасы Роза Мостафина мөрәҗәгать итте.

«Чарасызлыктан ярдәм сорап сезгә шалтыратам. Берүнең дә минем хәлемә керәсе килми, безне хоккей алкасы кебек типкәләп йөртәләр. Социаль ипотека белән алынган фатирыбыздан куарга телиләр», – дип зарын сөйләде ул безгә. Мостафиннар белән килеп туган катлаулы мәсьәләне хәл итәр өчен тәҗрибәле юристлар кирәк, вакыйганың бар нечкәлекләрен Роза апа үзе дә аңлатып бетерә алмады. Без исә, мөмкин булганча, укучыбызга ярдәм итәргә тырыштык.

2006 елда Мостафиннар бюджет өлкәсендә эшләүче буларак социаль ипотека программасы буенча өч бүлмәле фатир алган. Шул ук вакытта Роза апа, биш балалы ана буларак, район хакимияте аша фатир алуга чиратка баскан. Хакимияттә аңа, күп балалы аналарга торак шартларын яхшырту өчен сертификат биреләчәк, шуңа да фатир өчен түләргә кирәк булмаячак, дип аңлатканнар. Социаль ипотека буенча ай саен тиешле сумманы түли алмый башлагач, Роза апа торакны социаль найм килешүенә үзгәртүне сораган. Торакны билгеле бер вакытка социаль найм килешүенә күчертергә ризалашканнар. Кыскасы, Роза апалар өч ел дәвамында фатирга бер дә түләмичә яшәгән. Аннары өч елдан соң аларга бурычлары барлыгын хәбәр иткәннәр. Укучыбыз әйтүенчә, өч елга 1500000 сумнан артык бурыч җыелган. Аны биш көндә түләп бетермәсәгез, фатирдан куабыз дип тә кисәткәннәр. «Безнең белән кызыбыз да яши, аның кечкенә балалары бар», – ди Роза апа. Бу мәсьәлә буенча суд утырышы да узган. Роза апа үзе пенсиядә булгач, кызының хезмәт хакыннан 50 процент акчаны тотып барырга дип карар кылганнар.

Роза апа исә, куып чыгармаслармы, күп балалы буларак сертификат кайчан алырмын, дип кызыксына.
Бу мәсьәлә буенча Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды директоры киңәшчесе Мидхәт Шәрифуллин белән киңәшләштек.
– Социаль ипотека программасы белән алынган фатирны социаль найм килешүенә күчергәч, торак өчен түләргә туры килмәячәк дип уйлау – ялгышлык. Фатирда яшәүче коммуналь хезмәтләргә түләп бара, шулай ук торакның квадрат метры өчен айлык кеременә бәйле рәвештә ташламалы бәядән түләргә тиеш. Социаль найм килешүе нигезендә алынган фатирдан кешене куып чыгармаячаклар, ул анда соңгы көненә кадәр яшәргә хаклы, ләкин фатир аныкы булмый. Туганнарына, балаларына да мирас булып калмаячак, ул Дәүләт торак фонды карамагына күчә. Мостафиннар очрагында фатирны вакытлыча найм килешүенә күчергәндә, таләпләр башкачарак. Бу очракта алар фатирның график буенча түләргә тиешле суммасын да акча булган саен кертергә тиеш. Найм билгеле бер вакытка гына бирелә. Мөгаен, бер тиен дә түләнеп бармагач, пенилар артып, зур суммада бурыч җыелгандыр. Кечкенә сабыйлар белән аларны фатирдан беркем дә чыгарып җибәрмәячәк, әлбәттә, әмма бу – фатир өчен түләргә кирәк булмаячак дигән сүз түгел. Түләүләр гаилә җаваплылыгында кала, – ди Мидхәт Шәрифуллин.

Мостафиннар очрагы бик катлаулы, һәр документны җентекләп өйрәнергә, тикшерергә кирәк. Шуңа да Мидхәт Шәрифуллин, мәсьәләнең очына чыгу өчен, аларга Дәүләт торак фонды җитәкчесе Тәлгат Абдуллин исеменә хат юлларга яки Торак фонды белгечләренә консультациягә язылырга киңәш итте.

Ә күп балалы буларак сертификат алуга килгәндә, Авиатөзелеш районы хакимияте белгечләре аңлатуынча, әгәр дә гаиләдәге балалар саны кимесә яки алар үз гаиләләре белән яши башласа, бу очракта гаилә күп балалы статусын югалта. Аларга сертификат бирелми. Роза апа да, кызлары кияүгә чыккан булу сәбәпле, сертификатка өмет итә алмый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading