16+

Борисково бистәсе янындагы тыгымнар бетәргә күп калмады

Казанның Зур боҗра юлының Борисково бистәсендәге өлешен быелның дүртенче кварталына төзеп бетерү ниятләнелә.

Борисково бистәсе янындагы тыгымнар бетәргә күп калмады

Казанның Зур боҗра юлының Борисково бистәсендәге өлешен быелның дүртенче кварталына төзеп бетерү ниятләнелә.

Шәһәр мэры Илсур Метшин “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Зур боҗра юлының шәһәр транспорт системасын үстерүдә төп бурычларның берсе булганлыгын искәртте.

- Без әле 1969 елгы Генераль планда ук язылган эшләрне башкарабыз. Ферма шоссесы һәм Техническая урамы тирәсендәге юлларда хәл катлаулы. Пик сәгатьләрендә анда 7-9 баллы бөкеләр хасил була. Ләкин хәлләр яхшырырга ерак калмады. Без “Кояшлы шәһәр”дән, Җиңү проспектыннан турыдан-туры Авангард урамына һәм шәһәр үзәгенә барып чыгачакбыз. Әйләнеп узу юлы барлык инфраструктура - яңгыр сулары агу челтәре, яктырткыч утлар һәм җәяүлеләр юл кичүләре белән тәэмин ителәчәк, - диде мэр Илсур Метшин.

Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев үзенең чыгышында билгеләп үткәнчә, төзелеш “Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары” илкүләм проекты нигезендә алып барыла. Булатов урамыннан – Борисково урамына кадәрге өлештә юл төзелеше узган ел старт алган. Бу өлештә 800 метр асфальт юл һәм 110 метр озынлыгындагы күпер була. Беррәттән Борисково урамыннан Техника урамына кадәрге икенче этапка әзерлек үткәрелә. Әлеге юл Тихорецк урамына ялгана. Булатов урамыннан – Авангард урамына кадәр трамвай юлы сузыла, ул инде гамәлдәге трамвай юлына тоташачак.

Шәһәр Башкарма комитетының торак сәясәте идарәсе җитәкчесе Ренат Шәмсетдинов сөйләгәнчә, Зур боҗра юл төзелешен гамәлгә ашыру өчен 148 йорт-корылманы күчерергә туры килә. Булатов урамыннан – Борисково урамына кадәрге беренче этаптагы юл төзелешендә 75 йорт, ә Борисково урамыннан – Техника урамына кадәрге икенче этапта 73 йорт төзелеш колачына эләккән. Бакчачылык ширкатендәге 300 квадрат метрлы җир кишәрлекле 24 квадрат метр торак мәйданлы өйгә 1 миллион 591 сум компенсация бирелгән. Торак сыйфатында төзелгән 700 квадрат метрлы җир кишәрлекле 160 квадрат метр торак мәйданлы йортка 12 миллион 647 мең сум түләнелгән. 

Мэр Илсур Метшин сөйләшүгә йомгак ясап әйткәнчә, юл төзелешенә эләккән өйләр хуҗаларының күбесе шәһәр Башкарма комитеты тәкъдим иткән бәяләргә ризалаша.

Фото: www.kzn.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading