16+

Бәрәкәтнең сере нәрсәдә?

Халид бине Вәлид тап­шырган хәдистә әйтелә: бервакыт Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) янына бер гарәп килеп: «Ий, Аллаһының Илчесе, мин синнән бу дөньяда бәрәкәт җитсен өчен ниләр эшләргә кирәклеген сорарга килдем», – дип әйтте.

Бәрәкәтнең сере нәрсәдә?

Халид бине Вәлид тап­шырган хәдистә әйтелә: бервакыт Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) янына бер гарәп килеп: «Ий, Аллаһының Илчесе, мин синнән бу дөньяда бәрәкәт җитсен өчен ниләр эшләргә кирәклеген сорарга килдем», – дип әйтте.

Пәйгамбәребез галәйһиссәлам шунда: «Син сора, мин җавап бирермен», – дип әйтте.
– Иң гыйлемле кеше булырга телим.
– Аллаһы Тәгаләдән курык, шулвакыт иң гыйлемле кеше булырсың.
– Иң бай кеше булырга телим.
– Аллаһы сиңа биргәннәрдән канәгать бул, шулвакыт иң бай кеше булырсың.
– Иң гадел кеше булырга телим.
– Башкаларга да үзеңә теләгәннәрне телә, шулвакыт иң гаделе булачаксың.
– Иң игелекле кеше булыр­га телим.
– Син кешеләргә файда китерүче бул, шулвакыт иң игелекле булырсың.
– Аллаһы каршында үзенчәлекле булырга телим.
– Син Аллаһыны күбрәк зекер ит, шулвакыт Аллаһы каршында да үзенчәлекле булырсың.
– Камил иманлы булырга телим.
– Холкың өстендә эшлә, аны яхшырт. Шулвакыт иң камил иманлы булырсың.
– Тәкъва булырга телим.
– Син Аны күргәндәй гыйбадәт кыл; син Аны күрмәсәң дә, Ул сине күрә.
– Аллаһыга буйсынучы булырга телим.
– (Аллаһы) кушканнарын үтә, буйсынучы булырсың.
– Аллаһы Тәгаләнең Кыя­мәт көнендә мине югары дәрәҗәләргә күтәрүен телим.
– Кешеләргә карата каты күңелле булма, Аллаһы сине югары дәрәҗәләргә күтәрер.
– Аллаһы Тәгаләнең Кыя­мәт көнендә миңа карата мәрхәмәтле булуын телим.
– Үзеңә һәм калганнарга карата да рәхимле бул.
– Гөнаһларымның азаюын телим.
– Тәүбәләреңне арттыр һәм гөнаһларың да кимер.
– Намуслы кеше булырга телим.
– Кешеләргә үз эшләрең турында зарланма.
– Бөтен кешедән дә көчле булырга телим.
– Аллаһы Тәгаләгә тәвәккәл кыл, иң көчлесе булырсың.
– Аллаһы Тәгалә ризыгымны арттыруын телим.
– Һәрвакыт тәһарәтле йөр.
– Аллаһы Тәгаләнең Кыямәт көнендә миңа ачуланмаячагына ышанасым килә.
– Аллаһы Тәгалә бер мәхлугына да ачуланмый.
– Аллаһы Тәгаләнең догаларыма җавап бирүен телим.
– Тыелган гамәлләрдән ерак бул, шулвакыт Аллаһы да догаларыңа җавап бирер.
– Аллаһы Тәгаләнең Кыя­мәт көнендә минем җитешсезлекләремне яшерүен телим.
– Кардәшләреңнең хаталарын яшер.
– Гөнаһлардан һәм хаталардан нәрсә саклый ала?
– Күз яшьләре, буйсынучанлык һәм авырулар.

(«Дин вә мәгыйшәт»).

Фото: obislame.info

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading