16+

Букинист Таһир Тайсин: «Илдә берәр кризис күзәтелсә, халык матур әдәбият укый башлый»

Казанда яшәүче букинист Таһир Тайсинның коллекциясендә 15000 китап бар!

Букинист Таһир Тайсин: «Илдә берәр кризис күзәтелсә, халык матур әдәбият укый башлый»

Казанда яшәүче букинист Таһир Тайсинның коллекциясендә 15000 китап бар!

Аларны ул арендага алынган складында саклый. Китап склады миңа кечкенә генә авыл китапханәсен хәтерләтте. Китаплар барысы да тәртип белән шүрлекләргә тезелеп куелган, һәрберсенең үз билгесе бар. Ә иң мөһиме – керүгә үк, борынга китапханә исе килеп бәрелә.

Таһир абый тумышы белән Пермьнән булса да, бала чагы Фирганә шәһәрендә узган. Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, Петербургка киткән. Анда төзүче-инженер һөнәрен үзләштереп, заводта эшләгән. Илдә үзгәртеп кору башлана, эшсезлек чәчәк ата, хезмәт хаклары тоткарлана. Башкалар кебек үк, Таһир абыйга да, гаиләсен туендыру өчен, өстәмә эш табарга кирәк була. Ял көннәрендә ул китаплар сата башлый. Ике көндә бер айлык хезмәт хакым хәтле китап сата идем, дип искә ала әңгәмәдәшем ул елларны.

Китапка мәхәббәт аларның гаиләләреннән килә икән.
– Апам укырга ярата иде, мин дә аңа ияреп, китаплар укырга керештем. Сүз уңаеннан әйтим, бертуган апам Алия Германиядә яши. Ул берара китап нәшер итү белән шөгыльләнде. Татар китапларын немец теленә дә тәрҗемә итте. Әмма бу эш керем китермәгәч, нәширлек эшен туктатты. Ә мин китаплар саткан акчага компьютер алдым. Интернеттан татарлар турындагы мәгълүматлар белән кызыксына башладым. Татар кешеләре белән таныштым, алар белән аралашу өчен, телемне чарладым. «Русча-татарча сүзлек» өстәл китабыма әйләнгән иде. Шуннан, үз милләтемә якынрак булырга дип, Казанга күченеп кайттык. Хәзер инде мин фәкать иске китаплар сату белән шөгыльләнәм, – ди Таһир абый.


Яңа танышымның китапханәсендәге күпчелек китапларны элеккерәк елларда нәшер ителгән фәнни-техник басмалар, монографияләр, брошюралар, революциягә кадәр чыккан китаплар тәшкил итә.

– Андый китапларны да сатып алучы бармы? – дип шаккатып соравыма ул үзе гаҗәпләнә.
– Нишләп булмасын. Яңарак кына бер табиб медицинага кагылышлы 100 китап сатып алып китте. Воркута шәһәрендә шулай ук табиб булып эшләүче кеше шактый китаплар алды. Бер хәрби радиолокация белән кызыксына икән, ул да үзенә кирәк китапларны миндә тапты. Польшада яшәүче берәүгә пар казаннары турындагы китапларны саттым. Кемдер авиация китапларын эзли, кемгәдер химия буенча чыккан басмалар кирәк. Иң мөһиме – алар әле дә актуальлеген югалтмаган. Бу китаплардан бик күп кызыклы һәм кирәкле мәгълүмат алырга була, диләр сатып алучылар. Чит илләрдә татар тарихы, Казан турындагы китаплар белән кызыксынучылар күп.


 
– Аларны ничек сатасыз?
– alib.ru дигән букинистик китаплар сатыла торган сайт бар. Анда 4 миллион китап сатыла. Нинди дә булса басма эзләүче булса, шул сайтка керә. Анда нинди генә китап сатылмый! Шунысы бар: интернет аша саткач, мин сатып алучылар белән аралаша алмыйм. Тинчурин урамындагы скверга чыккалыйм. Шактый кызыклы китаплар сатып алырга була анда, үзем дә саткалыйм. Кызыклы китаплар бик тиз сатыла. Владимир Дальның беренче булып басылган дүрт томлыгын сатуга куюга ук алдылар. Есенинның беренче шигыре басылган журналны да алучы табылды. Гомумән, XIX гасыр китаплары тиз сатыла. Миндә әле революциягә кадәр чыккан «Сатирикон» журналы төпләмәсе дә бар.

– Иске китапларны сатып, акча эшләп буламы?
– Көненә уртача бер-ике китап сатыла. Җәй айларында бик сатылмый, сентябрьгә кергәч, җанлану сизелә. Шунысына игътибар иттем: илдә берәр кризис күзәтелсә, кешеләр матур әдәбият укый башлый. Миндә алары да бар.

– Ә татар китаплары белән кызыксыналармы соң?
– Андыйлар да бар. Күбесенчә революциягә кадәр чыккан китапларны сорыйлар. Уникаль китапларны исә сатарга теләмиләр, үзләрендә калдырырга тырышалар. Китапны сату өчен мин үзем дә аларны сатып алам бит. Борынгы китаплар аз тираж белән чыккан, күбесе яндырылып та беткән. Күптән түгел «краудфандинг» ысулы (бер кызыклы проектка интернетта акча җыялар) белән Тукайның гарәп графикасында язылган кыска хикәяләрен бастырдым. Китап «Энҗе бөртекләре» дип атала. Акчаны, Казаннан кала, Мәскәү, Салехард, Сургут шәһәрләрендә яшәүчеләр бирде. Барысы 100 кеше җыелды. Борынгы татар китапларын укыр өчен иске татар язуын махсус өйрәндем. Гомумән, татар китаплары белән генә сату итәсем килә. Истә калган китапларым дип Фәүзия Бәйрәмованың «Заман, милләт, кеше» китабын әйтер идем. Шунысы куандыра: татар яшьләре арасында китап укучылар күп.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading