16+

Бушка ял итү мөмкинме?

Россиядә балаларны сәламәтләндерү лагерьларына һәм шифаханәләргә бушлай җибәрергә була.

Бушка ял итү мөмкинме?

Россиядә балаларны сәламәтләндерү лагерьларына һәм шифаханәләргә бушлай җибәрергә була.

Барысы да бара алмаса да, аерым канун хөкүмәттән юллама бәясен компенсацияләүгә исәп тотарга мөмкинлек бирә.

Ташламага кем хокуклы?
Лагерьга ташламалы юллама яисә компенсацияне закон буенча берничә категория бала алырга мөмкин. Исемлек шактый киң. Монда ятимнәр дә, инвалид балалар да, аз керемле гаиләләрдәге, хәрби хезмәткәрләрнең балалары да керә. Күп төбәкләрдә бу исемлек киңәйтелгән.

Әйтелгәнчә, юллама бөтенләй бушлай булырга да мөмкин. Яки өлешчә түләү нигезендә (ташламалар 10%тан 40%ка кадәр була ала). Бушлай юллама алу өчен, чиратка басарга кирәк. Кирәкле документлар күпфункцияле үзәккә яки турыдан-туры яшәү урыны буенча социаль яклау органнарына китерелергә тиеш. Шулай ук гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында да рәсмиләштерергә мөмкин.

МФЦда гаризалар кабул итү Яңа ел каникулларыннан соң елның беренче эш көненнән башлана, дәүләт хезмәтләре порталында – 1 апрельдән. 15 апрельгә кадәр балалар сәламәтләндерү лагерена юллама алу өчен документлар тапшырырга була, 25 апрельдән 15 майга кадәр – шифаханәгә юлламага. 10 июньгә кадәр көндезге шәһәр лагерьларында ял итүгә гаризалар кабул ителә.

Нинди документларны әзерләргә кирәк?
Гариза белән бергә документлар пакетын тапшырырга кирәк:
- ата-аналарның паспорты һәм балаларның туу турында таныклыгы;
- мөрәҗәгать итүченең СНИЛСы;
- баланың пропискасы турында белешмәләр.

Кайвакыт ата-аналарның эш урыныннан яки мәшгульлек үзәгеннән (эшсезләр өчен) керем турында белешмә, хезмәт кенәгәләренең күчермәләре таләп ителә ала.

Компенсация өчен нәрсә таләп ителә?
Кайвакыт кайбер сәбәпләр аркасында юлламасыз калырга мөмкин. Документларны вакытында тапшырырга өлгермәсәң, мәсәлән. Андый вакытта ташламалы категорияле балаларның әти-әниләренә үз акчасына бала өчен юллама сатып алырга, ә аннары компенсациягә гариза бирергә рөхсәт ителә. Өстәвенә, монда ата-аналар балаларның ял итү урынын һәм вакытын үзләре сайларга ирекле. Компенсацияне рәсмиләштерү өчен шул ук документларны җыю сорала.

Өстәвенә, лагерьдан яки шифаханәдән түләү турында талон (аны смена яки дәвалау тәмамланганнан соң бирәләр) кирәк булачак. Компенсациягә гаризаны ял тәмамланганнан соң 60 көннән дә соңга калмыйча бирергә кирәк. Аны елга бер тапкыр гына алырга мөмкин. Суммасы һәр төбәк өчен төрле булырга мөмкин.

Лайфхак
Квоталар бетте дисәләр дә, гаризаны бирегез. Кайвакыт кешеләр юлламалардан баш тарта яки ташламалы ял итү хокукын югалта (мәсәлән, документларның тулы булмаган пакеты аркасында), һәм бушаган путевка сезгә эләгергә мөмкин.

Ял өчен сертификат
Россиянең күп төбәкләрендә балалар ялына сертификатлар системасы эшли. Сертификат балалар ялы бәясен өлешчә яки тулысынча компенсацияләргә мөмкинлек бирә. Теләсә кайсы төбәктә сертификат алу өчен шул ук документлар пакеты кирәк булачак. Сертификат артыннан социаль яклауга яки МФЦга мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Лагерьны төбәк тарафыннан тәкъдим ителгән исемлектән сайларга туры киләчәк. Әгәр сертификатны вакытында кулланмасаң, ул юкка чыгачак.

Әгәр балагыз сәламәтләндерү лагерендә дәвалану алган булса, бу чыгымнарны дәвалану өчен салым исәбенә кертергә мөмкин. Максималь рәвештә 120 000 сумның 13%ын кире кайтарырга мөмкин, ягъни 15 600 сум.
Балалар ялын да чыгымсыз гына уздырырга мөмкин димәк...

Лилия Яфизова
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading