16+

Быелгы «Бәллүр каләм» тапшыру тантанасында «Шәһри Казан»ның ике журналисты бүләкләнде

Татарстанда Матбугат көне алдыннан, “Пирамида” концертлар залында Татарстан журналистика һәм массмедиа өлкәсендә “Бәллүр каләм” XXI конкурсының бүләкләү тантанасы узды. Әлеге матур чарада Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев катнашты.

Быелгы «Бәллүр каләм» тапшыру тантанасында «Шәһри Казан»ның ике журналисты бүләкләнде

Татарстанда Матбугат көне алдыннан, “Пирамида” концертлар залында Татарстан журналистика һәм массмедиа өлкәсендә “Бәллүр каләм” XXI конкурсының бүләкләү тантанасы узды. Әлеге матур чарада Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев катнашты.

Быел бүләкләр ун номинациядә тапшырылды. “Һөнәренә тугрылык өчен” – ике сын, “Туган тел” номинациясендә җиңүчегә бер сын бирелде. “Танылу” премиясе ел дәвамында матбугат чаралары игътибарында булган халык алдындагы шәхескә тапшырылды. Быел аңа Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев лаек дип танылды. Ул 2018 елның иң яхшы ньюсмейкеры буларак билгеләнде.
“Объектив аша караш” номинациясендә җиңгән ике фотографка премия тапшырылды, шулай ук “Татарстанда экология елы” һәм “Конфедерацияләр кубогы-2017” махсус проектлары буенча дүрт лауреат билгеләнде. Болардан тыш, жюри әгъзалары “Шәһәр һәм район матбугат чараларының иң яхшы журналистлары”, “Журналистикада исем” номинацияләре җиңүчеләре дә билгеләнде.
Ә Гран-прины быел 100 еллык юбилеен билгеләп узган “Ватаным Татарстан” газетасы мөхәррире урынбасары Габделбәр Ризванов алды. Аңа “Бәллүр каләм” сыны, 35 мең акча һәм LADA Kalina автомобиле тапшырылды.
Тантаналы чараны исә Татарстан Журналистлар берлеге рәисе, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова ачты.
Соңгы елларда журналистикада шәхесләр азайды, һәр ел саен бүләкләрне бирергә кеше юк дип әйтәбез, ә аннары комиссия материалларны укый, телетапшыруларны карый, һәм без бу бүләкләрнең җитмәвен күрәбез. Соңыннан Айрат Ринатович Зарипов белән бу вазгыятьтән чыгу юлын эзлибез, – диде Римма Ратникова.
“Бәллүр каләм” конкурсына быел Татарстан районнарыннан һәм Россия төбәкләреннән 1,5 меңгә якын эш кабул ителгән. Конкурсның финалына 60 номинат чыккан иде, тик җиңүчеләрнең исемнәре соңгы минутларга кадәр сер булып сакланды.
Әлеге мәртәбәле бәйрәмдә “Шәһри Казан”ның да ике журналисты бүләкләнде. Редакциябезнең тәҗрибәле һәм талантлы журналисты Дилбәр Гарифуллина – Татарстанның мәдәниятен үстерүгә керткән уңышы өчен Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Рәхмәт хаты белән, ә яшь журналистыбыз Алисә Шәрәфиева “Конфедерацияләр кубогы – 2017” махсус проекты буенча бүләкләнделәр. Хезмәттәшләребезне ихластан тәбриклибез һәм җаваплы хезмәтләрендә уңышлар телибез.  

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading