16+

Челлә!

Кубаньда яшәүче бер кеше тәҗрибә үткәргән: кызган машина капоты өстенә ташлар куйган да утсыз гына табада йомырка кыздырган. Ул якларда Африка чүленнән килгән һава агымы аркасында челлә күзәтелә, температура 40 градуска җитә икән. Хәер, бездә дә Кубаньнан ким түгел. 2 июль көнне Казанда эсселек рекорд дәрәҗәсенә җиткән: 34 градус булган! Шундый ук эссе һава торышы 1991 елны күзәтелгән булган.

Челлә!

Кубаньда яшәүче бер кеше тәҗрибә үткәргән: кызган машина капоты өстенә ташлар куйган да утсыз гына табада йомырка кыздырган. Ул якларда Африка чүленнән килгән һава агымы аркасында челлә күзәтелә, температура 40 градуска җитә икән. Хәер, бездә дә Кубаньнан ким түгел. 2 июль көнне Казанда эсселек рекорд дәрәҗәсенә җиткән: 34 градус булган! Шундый ук эссе һава торышы 1991 елны күзәтелгән булган.

Авыл җирендә печән өсте булгач, коры көннәргә халык сөенә генә. Шулай да, чәчәккә бөреләнгән бәрәңгеләргә, түтәлләргә су кирәк, дип борчыла. Мал-туар да көтүлекләрдә газап чигә, чебен-черки, кигәвеннәре генә җитмәгән иде, эсселек бөтенләй хәлне ала. Шәһәрдә кояш кызуына асфальттан бәреп торган кайнарлык та килеп өстәлә. Түзәр чама юк. Хәтта чемпионатка җылы яклардан килгән җанатарлар да аптырашта. Офисларда эшләүчеләрнең дә үз хәлләре хәл. Кондиционер, җилләткечләре булмаганнарга аеруча авырга туры килә. Моны күздә тотып, Россиянең Хезмәт министрлыгы эссе көннәрдә эш сәгатен кыскартырга тәкъдим итте. Бүлмәдә температура 28,5 градуска җиткәндә, эш көнен – бер сәгатькә, 29 градустан артканда, ике сәгатькә иртәрәк тәмамларга була, диде. 

Эсселек аркасында шикәр диабеты, йөрәк-кан тамырлары авырулары булган кешеләргә авыр. Кызу сугып, кояшта пешеп хастаханәгә килүчеләр арткан. Казанның ашыгыч ярдәм хезмәте станциясенә узган атнаның ике көнендә эсседән зыян күргән 150гә якын кеше мөрәҗәгать иткән. 

Шәһәр фатирларында тынчу. Соңгы катта яшәүчеләрнең кайберләре, түбәдән бәргән кайнарлыкка түзә алмыйча, юеш җәймә ябынып йоклыйбыз, диләр. Күпләр тәрәзә ача. Гадәттә, нәкъ менә җәйге чорда ачык тәрәзәдән балалар егылып төшү очраклары арта. Быел да Зәйдә өч яшьлек бер бала икенче каттагы ачык тәрәзәдән егылган. Әнисе янәшәдә булса да, улын тотып кала алмаган. Шөкер, бала артык зыян күрмәгән. Суга батучылар да шактый. Әле коену сезоны башланып кына килсә дә, Татарстанда инде 22 кеше батып үлгән. Бу, былтыргы белән чагыштырганда, 16 кешегә күбрәк. 

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җитәкчесе Феликс Гоголь әйтүенчә, мондый эссе һава торышы әле атна азагына кадәр сакланачак. 

– Икенче атнага һава торышын алдан әйтә алмыйбыз, 5-6 июльдә исә 30 градуска кадәр эсселек көтелә. Урыны белән яңгырлар, давыл булуы да мөмкин, – ди.
4-11 июльдә җирнең магнит кыры тыныч. 

Эсседә нишләргә? 
Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгыннан 5 киңәш 
1. Күбрәк су эчегез.
2. Физик эшләрдән тыелып торыгыз.
3. Сәгать 12дән 18.00гә кадәр кояш астында йөрмәскә тырышыгыз.
4. Киҗе-мамык тукымадан тегелгән җиңелчә кием, кояштан саклану өчен, башыгызга киегез. 
5. Майлы, авыр эшкәртелә торган ризык ашамагыз, баллы тәм-томнарны чикләгез, спиртлы эчемлекләр кулланмагыз. Күбрәк яшелчә, җиләк-җимеш ашагыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading