16+

«Чемпионатка килгән кунаклар су бастырды»

Беркөнне йокларга гына яткан идем, тып-тып иткән тавышка сискәнеп уянып киттем. Зал ягына керсәм, идәндә су. Түшәмнән тамчы тама.

Беркөнне йокларга гына яткан идем, тып-тып иткән тавышка сискәнеп уянып киттем. Зал ягына керсәм, идәндә су. Түшәмнән тамчы тама.

Өске каттан су бастырганнар. Тизрәк йөгереп менеп киттем. Ике яшь кыз белән ике егет яши икән. Күргән кешеләрем түгел, вакытлыча фатир алып торалар, күрәсең. Бик итагатьле генә гафу үтенделәр. «Гаеп бездә түгел, фатирны биргәндә, хуҗа кер юу машинасы ватык икәне турында кисәтмәгән иде. Кер юа башлагач, бөтен су линолеум астына киткән. Үзебез дә сизмәдек, хәзер менә җыябыз, ун чиләк су түктек инде», – диләр. Яшьләр белән сөйләшеп, хәтта дуслашып киттек.

Чемпионатка Санкт-Петербург шәһәреннән килгән җанатарлар булып чыкты алар. Шәһәрне яратканнар, тик менә торак өчен бәяләрнең кыйммәт булуыннан гына зарланалар. Шушы фатилары өчен дә бер атнага 35 мең сум түләгәннәр.

Үзләре дә зыян күргән, киемнәре юешләнгән, чемоданнары чыланган. Хуҗага сүз әйтергә куркалар, куып чыгарса, кая барырбыз, диләр. Кызгандым инде үзләрен, без татарлар кунакчыл халык бит, яңа гына ремонтлаган бүлмәмнең түшәменнән яңгыр кебек су акканы да онытылды. «Яшәр урыныгыз булмаса, миңа килерсез», – дидем.

Мәүлидә ГАРИФУЛЛИНА, Казан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X