16+

Чирмешән районы Иске Кади авылында һәйкәлгә чәчәкләр салынды

Чирмешән районында Иске Кади авылында укучылар, авыл җитәкчелеге Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларга куелган һәйкәлгә чәчәкләр салды.

Чирмешән районы Иске Кади авылында һәйкәлгә чәчәкләр салынды

Чирмешән районында Иске Кади авылында укучылар, авыл җитәкчелеге Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларга куелган һәйкәлгә чәчәкләр салды.

Тантанадан соң балалар һәм авыл советы рәисе Нәкип Мөктәсимов җитәкчелегендәге делегация сугыш чоры балаларына, тыл хезмәтчәннәренә, Әфганстандагы бәрелешләрдә катнашкан ветераннарга бәйрәм күчтәнәчләре таратырга китте.

Бүләкләрнең бер өлеше авыл җирлеге советы ярдәме белән әзерләнгән. Иске Кадидан сугышка 426 ир-ат китә, аларның 206 сы кире кайтмаган. Әхмәдиевлар, Гомәровлар, Мостафиннар, Киямовлар, Әхмәтҗановлар гаиләләрендә аталы - уллы бишәр ир-ат һәлак булган.

Иске Кадиның 26 батыры орденнар белән бүләкләнә. Шулай ук хатын-кызлардан Әминә Булатова (Кызыл Йолдыз ордены иясе), Фәһимә Чанышева (Икенче дәрәҗәле Ватан сугышы ордены иясе), Әкълимә Билалова (Кызыл Йолдыз ордены иясе) да яу кырына киткән һәм исән - имин авылларына кайткан. Хәзер авылда Бөек Ватан сугышында катнашкан бер генә ветеран - Минсафин Минзакир бабай гына исән. Ул да Нурлатта кызы тәрбиясендә яши.

Лилия ЛОКМАНОВА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading